Чирәмдәге хоккей

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Чирәмдәге хоккей — такымлы спорт уены. Олимпия спорт төрләренең берсе.

Уен кагыйдәләре буенча көндәшеңә корпус белән махсус комачауларга рөхсәт ителми. Кырыс техник таләпләр, беренчедән, уенчыларны җәрәхәт алудан саклауны максат итеп куя. Икенчедән, бу уен барышы хоккейчыларның физик көченә түгел, ә осталыгына бәйле булсын өчен эшләнгән.

Хоккейның башка төрләрендәге сыман, уенчылар кәшәкәләрдән файдалана. Тупка кәшәкәнең яссы ягы белән генә сугарга рөхсәт ителә. Уенның максаты – кәшәкә ярдәмендә тупны көндәш команданың капкасына кертү. Тупны кулга алу яисә аяк белән тибү капкачыга гына рөхсәт ителә. Уенда иң күп гол керткән команда җиңә. Бөтен дөньяда чирәмдәге хоккей уеннары ясалма чирәмле газоннарда уйнала.

Чирәмдәге хоккей бөтен кыйтгаларда да популяр. Әйдәп баручы илләр арасында — Австралия, Алмания, Голландия, Аргентина, Испания, Кытай, Англия.

Ир-ат командалары арасында чирәмдәге хоккей уены Олимпия уеннары программасына 1908 елда кертелә, хатын-кыз командалары арасында — 1980 елда. 1912 һәм 1924 елда узган Олимпиадалар программасына чирәмдәге хоккей буенча ярышлар кертелми.

Сылтамалар[үзгәртү]