Чишмә елгасы
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Чишмә | |
|---|---|
| Шушма | |
| Характеристикасы | |
| Озынлыгы | 259 км |
| Елга башы | Лениногорск шәһәреннән 28 км көньяктарак |
| Елга тамагы | Кама елгасы, Куйбышев сусаклагычы |
| Аккан территорияләр | Самара өлкәсе, Татарстан |
Чишмә (лат. тат. Çişmə, рус. Шушма) елгасы, Каманың сул кушылдыгы. Самара өлкәсендә башлана (Лениногорск шәһәреннән 28 км көньяктарак), Түбән Кама районының Иске Шушма авылы янында Куйбышев сусаклагычына коя. Озынлыгы 259 км (Татарстан чикләрендә 227 км), бассейнының мәйданы 6040 км². Төп кушылдыклары: Урман Шушмасы, Куак, Сәкинәс, Кичү, Талкыш. Елга тамагында еллык су агышы катламы уртача 112 мм. Су агашы көйләнгән. Җир асты сулары белән туена. Суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 600—700 мг/л. Урта һәм түбән агымында су баса торган болыннар. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).
|
|
|---|
| Кушылдыклар: Вишера • Мулянка • Чусовая • Агыйдел • Иж • Ык • Туйма • Чишмә • Зәй • Нократ • Мишә Сусаклагычлар: Кама • Воткинск • Түбән Кама • Куйбышев |