Чомга кошлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Чомга кошлар (лат. Podicipedidae) — суда йөзүче кошлар семьялыгы, чомгасыманнар (лат. Podicipediformes) отрядында бердәнбер семьялык.

Йөзәргә һәм чумарга җайлашкан уртача зурлыктагы кошлар. Каурыйлары тыгыз, койрыгы кыска — җитлекмәгән, аяклары арттарак урнашкан. Бармак аралары ярылы. Поляр өлкәләрдән башка һәр җирдә киң таралганнар. Йөзеп йөри торган оя ясыйлар. Вак балык, судагы умырткасыз хайваннар белән тукланалар. Итләре ашарга яраксыз.

Ыруглар һәм төрләр[үзгәртү]

22 төре билгеле, алардан 3 кырылып беткән. Элекке Советлар Берлегендә 5 төре очрый. Татарстанда 4 төре очрый: зур чомга, кызыл муенлы чомга, соры яңаклы чомга, кара муенлы чомга.

Чомга кошлар (Podicipedidae) семьялыгы хәзерге заман 6 ыругыны һәм 22 төрене эченә ала: