Чуашстан
| Русия Федерациясе субъекты | |||||
| Чуашстан Республикасы Чӑваш Республики Республика Чувашия |
|||||
|
|||||
| Гимн: «Чуаш Республикасы гимны» | |||||
| Чабаксар | |||||
| 74-нче | |||||
|
- Барлыгы - Су |
18 343 км² [1] 1,5 % |
||||
|
Халык саны |
|||||
|
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы |
1 251 619 кеше (2010) 68,2 кеше/км² |
||||
|
Тулаем региональ продукт |
|||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә - Кеше башына |
152,5 млрд. сум [2] (2010) 123,0 мең сум |
||||
| Идел буе | |||||
| Идел-Нократ | |||||
| рус теле, чуаш теле | |||||
|
Республика башлыгы |
Михаил Игнатьев | ||||
|
Министрлар Кабинеты рәисе |
Иван Моторин | ||||
|
Дәүләт Советы рәисе |
Юрий Попов | ||||
| 21 | |||||
| MSK (UTC+4) | |||||
Чуашстан Республикасы (Чуашия, чуаш. Чӑва́ш Республики́, рус. Чувашская Республика) — Русия Федерациясе составына кергән республика. Башкаласы — Чабаксар шәһәре.
Халык саны – 1 251 619 кеше (2010). Мәйданы – 18 300 км².
Дәүләт телләре буларак чуваш һәм рус телләре исәпләнә.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
| Як | Рәсәй субъекты |
|---|---|
| Төньяк | Мари Ил |
| Көнбатыш | Түбән Новгород өлкәсе |
| Көньяк-көнбатыш | Мордовия |
| Көньяк | Сембер өлкәсе |
| Көнчыгыш | Татарстан |
Чуашстан Республикасы Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, күбесенчә Иделнең уң ярында, Сыры һәм Зөя елгалар арасында урнаша. Чуашстанның иң биек ноктасы — 286,6 м (Шомырша районының Яблоновка авылы янында).
Файдалы казылмалар [үзгәртү]
Фосфоритлар, яна торган сланец (запаслар — 199,1 млн. т.), торф чыганаклары.
Климат [үзгәртү]
Климат — уртача континенталь, июльнең урта температурасы — +19,3 °С, гыйнварның урта температурасы — -12,7 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме 450—500 мм.
Гидрография [үзгәртү]
Төп елгалар — Идел (Чабаксар сусаклагычы), Сыры, Цивиль, Аниш, Бездна, Киря, Меня, Гөбенә, Бола.
Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы [үзгәртү]
Республиканың төньяк районнарда — кәсле-көлсу туфраклар, көньяк-көнбатышында — кара туфраклар. Республика күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша (Идел аръягындагы өлеше төньяк тайга кече зонасында урнаша). Урманнар территориянең якынча 32% өлешне биләп торалар; нарат, чыршы, каен, имән, юкә күпчелеген тәшкил итәләр.[3]
Хайваннар дөньясы: көрән аю, бүре, төлке, урман мәчесе, сусар, ондатра, тиен, сөркә, янутсыман эт, поши, һ.б.
Тыюлыклар [үзгәртү]
- Сыры буе тыюлыгы
- «Чăваш Вăрмане» («Чуаш урманы») милли паркы
Тарих [үзгәртү]
Чуашия территориясендә неолит, палеолит һәм мезолит памятниклары сакланып калганнар. Безнең эрага кадәр 3-нче меңъеллыкта Урта Иделгә фин-угыр кабиләләр арасында көньяктан килгән Фатьяново һәм Баланово археологик культуралары кабиләләре барлыкка киләләр; безнең эрага кадәр 2-нче меңъеллыкта монда Абашево һәм бура археологик культуралары кабиләләре киләләр. Алар белән монда терлекчелек, китмән игенчелеге барлыкка киләләр.
X гасырда Урта Иделдә Идел буе Болгары барлыкка килә. 1236 елда Идел буе Болгарны Алтын Урда гаскәрләре яулап алалар. Чуашиянең төньяк районнарга күчереп урнашкан болгарлар һәм фин-угыр халыклары аралашу нәтиҗәсендә XV гасырда чуаш халкы барлыкка килә.
1551 елда тау ягында торучы, ә 1552 елда болын ягында торучы чуашлар территорияләр Мәскәү дәүләтенә кушылалар. 1552—1600 елларда Чабаксар (беренче тапкыр 1469 елда телгә алына), Алатыр, Чуел һәм Ядернә ныгытмалары төзеләләр.
Казан ханлыгы яулап алуннан соң чуашларга православ дине көчләп кертелә башлый.
1552 елдан чуаш җирләре Казан сарае Приказы белән идарә иткәннәр. 1708 елда алар Казан губернасы составына кертеләләр.
1891—1894 елларда Мәскәү-Казан тимер юлының Алатыр — Шәехран (Канаш) — Казан тимер юл сызыгы төзелә.
1917 елның революциягә кадәр хәзерге Чуашстан җирләре Казан (Козьмодемьянск, Чабаксар, Ядернә, Чуел өязләре) һәм Сембер (Курмыш, Алатыр, Буа өязләре) губерналары составында булганнар.
1920 елның 24 июнендә Чуаш автономияле өлкәсе барлыкка килә. 1925 елның 25 апрелендә ул Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.
1929—1936 елларда республика Түбән Новгород крае (1932 елдан — Горький крае) составында булган.
1992 елның 13 февральдә «Чуаш ССРның исеме үзгәреш турында» законы кабул итүдән соң, Чуаш ССР үз исемен Чуашия Республикасына алыштыра.[4]
Административ-территориаль бүленеше [үзгәртү]
Чуаш Республикасында 21 административ район , 9 шәһәр, 8 шәһәр тибындагы бистә, 1700гә якын авыл исәпләнә.
Башкала [үзгәртү]
Башкаласы — 500 меңнән артык кеше яшәгән Чабаксар шәһәре.
Муниципаль районнар [үзгәртү]
| № | Район | Чуашча исеме | Үзәге |
|---|---|---|---|
| 1 | Алатыр районы | Улатăр районĕ | Алатыр шәһәре |
| 2 | Алик районы | Элĕк районĕ | Алик авылы |
| 3 | Батыр районы | Патăрьел районĕ | Батыр авылы |
| 4 | Урнар районы | Вăрнар районĕ | Урнар бистәсе |
| 5 | Ибриси районы | Йĕпреç районĕ | Ибриси бистәсе |
| 6 | Канаш районы | Канаш районĕ | Канаш шәһәре |
| 7 | Козловка районы | Куславкка районĕ | Козловка шәһәре |
| 8 | Комсомольски районы | Комсомольски районĕ | Комсомольски авылы |
| 9 | Красноармейски районы | Красноармейски районĕ | Красноармейски авылы |
| 10 | Кызыл Чутай районы | Хĕрлĕ Чутай районĕ | Кызыл Чутай авылы |
| 11 | Мария Посады районы | Сĕнтĕрвăрри районĕ | Мария Посады шәһәре |
| 12 | Моргауш районы | Муркаш районĕ | Моргауш авылы |
| 13 | Порецк районы | Пăрачкав районĕ | Порецки авылы |
| 14 | Ормар районы | Вăрмар районĕ | Ормар бистәсе |
| 15 | Чуел районы | Çĕрпӳ районĕ | Чуел шәһәре |
| 16 | Чабаксар районы | Шупашкар районĕ | Күгеш бистәсе[5] |
| 17 | Шомырша районы | Шăмăршă районĕ | Шомырша авылы |
| 18 | Шөмерлә районы | Çĕмĕрле районĕ | Шөмерлә шәһәре |
| 19 | Ядернә районы | Етĕрне районĕ | Ядернә шәһәре |
| 20 | Ялчык районы | Елчĕк районĕ | Ялчык авылы |
| 21 | Янтык районы | Тăвай районĕ | Янтык авылы |
Халык [үзгәртү]
Моны да карагыз: Чуашия халкы
Милли составы [үзгәртү]
2010 ел буенча Республикада 106 төрле милләт вәкиле яши дип санала.
| Милләт | 1926 ел, мең кеше (*) |
1939 ел, мең кеше (*) |
1959 ел, мең кеше (*) |
1970 , мең кеше (*) |
1979, мең кеше (*) |
1989, мең кеше (*) |
2002, тыс. чел. (*) |
2010 ел мең кеше [6] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| чуашлар | 667,7 (74,7 %) | 777,2 (72,2 %) | 770,4 (73,0 %) | 856,2 (70,0 %) | 887,7 (68,4 %) | 906,9 (67,8 %) | 889,3 (67,7 %) | 814,8 (67,7 %) |
| руслар | 178,9 (20,0 %) | 241,4 (22,4 %) | 263,7 (24,0 %) | 299,2 (24,5 %) | 338,2 (26,0 %) | 357,1 (26,7 %) | 348,5 (26,5 %) | 323,3 (26,9 %) |
| татарлар | 22,6 (2,5 %) | 29,0 (2,7 %) | 31,4 (2,9 %) | 36,2 (3,0 %) | 37,6 (2,9 %) | 35,7 (2,7 %) | 36,4 (2,8 %) | 34,2 (2,8 %) |
| мордвалар | 24,0 (2,7 %) | 22,5 (2,1 %) | 23,9 (2,2 %) | 21,0 (1,7 %) | 20,3 (1,6 %) | 18,7 (1,4 %) | 16,0 (1,2 %) | 13,0 (1,1 %) |
2002 ел нәтиҗәләре буенча Чуаш Республикасы милли составы[7]:
| Милләт | Саны (кеше) | Процентларда |
|---|---|---|
| Чуашлар | 889 268 | 67,69 % |
| Руслар | 348 543 | 26,53 % |
| Татарлар | 36 401 | 2,77 % |
| Мордвалар | 16 383 | 1,25 % |
| Украиннар | 6 422 | 0,49 % |
| Чирмешләр | 3 600 | 0,27 % |
| Белоруслар | 1 881 | 0,14 % |
| Әрмәннәр | 1 261 | 0,14 % |
| Әзериләр | 857 | 0,07 % |
| Чегәннәр | 751 | 0,06 % |
| Алманнар | 520 | 0,05 % |
Торак пунктлар [үзгәртү]
| Урын | Шәһәр | Чуашча исеме | Русча исеме | Халык саны | ||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Чабаксар | Шупашкар | Чебоксары | 453 721 | ||||||
| 2 | Яңа Чабаксар | Çĕнĕ Шупашкар | Новочебоксарск | 124 097 | ||||||
| 3 | Канаш | Канаш | Канаш | 45 607 | ||||||
| 4 | Алатыр | Улатăр | Алатырь | 38 203 | ||||||
| 5 | Шөмерле | Çĕмĕрле | Шумерля | 31 722 | ||||||
| 6 | Чуел | Çĕрпӳ | Чуел | 13 479 | ||||||
| 7 | Күгеш | Кӳкеç | Кугеси | 11 917 | ||||||
| 8 | Козловка | Куславкка | Козловка | 16 121 | ||||||
| 9 | Урнар | Вăрнар | Урнары | 11 080 | ||||||
| 10 | Ядернә | Етĕрне | Ядрин | 10 359 | ||||||
| 11 | Мария Посады | Сĕнтĕрвăрри | Мариинский Посад | 10 086 | ||||||
| 12 | Ибриси | Йĕпреç | Ибреси | 8 415 | ||||||
| 13 | Яңа Лапсар | Çĕнĕ Лапсар | Новые Лапсары | 6 955 | ||||||
| 14 | Порецки | Пăрачкав | Порецкое | 5 825 | ||||||
| 15 | Ормар | Вăрмар | Урмар | 5 679 | ||||||
| 16 | Батыр | Патăрьел | Батырево | 5 431 | ||||||
| 17 | Шыгырдан | Шăнкăртам | Шыгырдан | 5 418 | ||||||
| 18 | Комсомольски | Комсомольски | Комсомольское | 4 905 | ||||||
| 19 | Красноармейски | Красноармейски | Красноармейское | 4 271 | ||||||
| 20 | Шомырша | Шăмăршă | Шемурша | 3 759 | ||||||
| [8] | ||||||||||
Икътисад [үзгәртү]
Чуаш Республикасы Идел-Нократ икътисади районына керә.
Сәнәгать [үзгәртү]
Республиканың сәнәгате күбесенчә Чабаксарда һәм Яңа Чабаксарда урнаша (монда Чуашиядә сәнәгый продукциясенең 72,7% өлеше җитештерелгән).[9] Яңа Чабаксарда Чабаксар ГЭСы урнаша.
Канашта автоагрегатлар заводы һәм вагоннар ремонтлау заводы, Алатырда приборлар төзү заводы, Шөмерледә автофургоннар комбинаты махсус автомбильләр заводы урнашалар.
Дәүләт төзелеше [үзгәртү]
Республиканың төп кануны — 2000 елда кабул иткән Чуашия Республикасы Конституциясе.
Чуашия Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты — Чуашия Республикасы башлыгы (2012 елга кадәр — Чуашия Республикасы Президенты).
Чуашия Президентлары:
- Николай Фёдоров (1994—2010)
- Михаил Игнатьев (2010 елдан)
Чуашия Республикасы Дәүләт Советы — иң югары вәкиллекле, закон чыгару органы, 44 кәнәфидән тора.
Министрлар Кабинеты — югары башкарма органы. Башлыгы — премьер-министр.
Моны да карагыз [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
- Чăваш Республикин влаç органĕсен официаллă порталĕ;
- «Карты Google» çинчи Чăваш Ен картти;
- Кĕске чăваш энциклопедийĕ.
- Чăваш Ен картти;
- Чăваш Енĕн интерактивлă картти тата gps-навигатор картти;
- Перекрестный каталог чувашских сайтов;
- Чăваш Енĕн регион хыпар интернет-порталĕ.
- Торгово-промышленная палата: о Чувашии
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/bgd/free/b10_107/IssWWW.exe/Stg//%3Cextid%3E/%3Cstoragepath%3E::%7Ctab1-01-09.xls
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/vvp/vrp98-10.xls
- ↑ Чувашская Автономная Советская Социалистическая Республика
- ↑ http://www.chulaws.ru/index.php?ds=920029
- ↑ Карта района. Чебоксарский район Чувашской Республики. Archived from the original on 2011-08-23. Retrieved on 2011-02-23.
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Национальный состав населения по регионам России
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ http://www.socpol.ru/atlas/portraits/chuv.shtml#economy
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Чабаксар | Алатыр | Канаш | Козловка | Мария Посады | Яңа Чабаксар | Чуел | Шөмерле | Ядернә
Районнар: Алатыр | Әлек | Батыр | Урнар | Епрәч | Канаш | Козловка | Комсомол | Красноармейски | Кызыл Чутай | Мария Посады | Муркаш | Порецкое | Ормар | Чуел | Чабаксар | Шомырша | Шөмерле | Ядернә | Ялчык | Янтык |
||
|
|
|---|
| Адыгея | Алтай | Башкортстан | Бурятия | Дагстан | Ингушетия | Кабарда-Балкария | Калмыкия | Карачай-Чиркәсия | Карелия | Коми | Мари Ил | Мордовия | Татарстан | Төньяк Осетия | Тыва | Удмуртия | Хакасия | Чечня | Чуашия | Якутия |
|
|
|---|
| Дәүләтләр:
Автономияләр:
|
