Чулым татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чулым татарлары
Үз аталышы: чулымнар, татарлар
Гомуми саны: 355 (2010)
Таралышы: Русия
Тел: чулым татар теле
Дин: Христианнар
Якын халык: төрки халыклары

Чулым татарларыСебердә яшәүче аз санлы төрки халык. Томск өлкәсенең Тегульдет авылында һәм Красноярск краеның Пасечное авылында яшиләр.[1]

Чулым телендә сөйләшәләр. Бүген Русиядә бу телдә 270 кеше сөйләшә ала. Чулым татарларының 17,6%ы гына чулымча белә, бу якынча 113 кеше.

Төп диннәре — православие һәм җирле мәҗүсилек.

Атамалары биредәге Чулым елгасыннан килә (Об кушылдыгы). Чулым татарлары биредәге төрки халыкларның һәм кет, селкупларның кушылуыннан килеп чыкканнар. Соңрак руслар, хакаслар составында ассимиляция кичергәннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү]