Чыпчыклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чыпчыклар latin yazuında])
(Чыпчык битеннән юнәлтелде)
Чыпчыклар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Passer Матюрен-Жак Бриссон, 1760[1][2][3][…]
Таксономик ранг ыру[1][2][4][…]
Югарырак таксон Passerinae[d][1]
Таксономик төр P. domesticus[d]
 Чыпчыклар Викиҗыентыкта

Чыпчыклар (лат. Passer) — чыпчык кошлар семьялыгының кошлар ыругы. Кыска койрыклы һәм кыска көчле томшыклы вак кошлар.

Төрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элек Советлар Берлеге җирләрендә 7 төрләрне билгеләнгән: йорт (Passer domesticus), Һиндстан (Passer indicus), басу (Passer montanus), кара түшле (Passer hispaniolensis), җирән (Passer rutilans), саксаул (Passer ammodendri) һәм чүл чыпчыклары (Passer simplex). Хәзер исә Һиндстан чыпчыгыны йорт чыпчыгының төрчәсе (Passer d. indicus) буларак исәплиләр.

Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар. 

Кошлар – Җир йөзенгдә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар , җирдә барлыгы 100 млрд. чамасы кош яши. Русиянең иксез – чиксез киңлекләрендә 700 ләп төр кош бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә 200 дән , ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.


  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 1998.
  2. 2,0 2,1 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
  3. World Bird List: IOC World Bird List — 6.4 — IOU, 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.4
  4. IOC World Bird List. Version 7.2 — 2017. — doi:10.14344/IOC.ML.7.2