Чыршы көртлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гөлдерәүче иркәк чыршы көртлеге

Чыршы көртлеге (лат. Falcipennis falcipennis) — тавыксыманнар отрядыннан урман тавыклары ассемьялыгының чыршы көртлекләре ыругының кошы.

Боҗырдан бераз зуррак 40 см чамасы зурлыгындагы кош. Авырлыгы 380–780 г. Төсе кара, аркасында һәм ян-яклап ак таплары бар. Көнчыгыш Себер һәм Ерак Көнчыгышта ылыслы урманнарда очрый.