Иске Чәчкаб төп мәктәбе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иске Чәчкаб төп мәктәбе latin yazuında])
(Чәчкаб мәктәбе битеннән юнәлтелде)
Иске Чәчкаб төп мәктәбе
Нигезләнү датасы 1890
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Иске Чәчкаб
Укучылар саны 40
Хезмәткәрләр саны 13 (2021)
Адрес Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылы, Үзәк урам, 57 йорт
Почта индексы 422330
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/kaybitcy/s-chechkaby?show_org_programs=1
Карта
 Иске Чәчкаб төп мәктәбе Викиҗыентыкта

Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе («Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе, рус. Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан») — Татарстан Республикасының Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында урнашкан мәктәп.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда беренче мәктәп 1890 елда ачыла.

1921 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәктәп бинасында), 1953 елда – җидееллык (1956 елда яңа бина төзелә), 1961 елда – сигезьеллык, 1966 елда – башлангыч, 1990 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.[1]

1995 елда авыл тарихында беренче тапкыр мәктәп урта гомуми белем бирү статусын ала, Кайбыч районы администрациясе башлыгының 1995 елның 15 июлендәге 26 номерлы карары нигезендә Чәчкаб урта мәктәбе итеп үзгәртелә.[2] 1997 елда беренче чыгарылыш мәктәпне тәмамлый.

1997 елдан яңа урында «Альфа» сәүдә фирмасы тарафыннан 108 кешелек яңа ике катлы бина салына. Бу бинада мәктәп, балалар бакчасы урнашкан.[3][2]

2011 елдан 9 еллык мәктәпкә калдырыла[4][5]. Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 2011 елның 28 июнендәге 213 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә,[2] Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының 2011 елның 19 декабрендәге 482 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе »муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе дип үзгәртелә.[2]

2010 елдан Иске Чәчкаб мәктәбе каршында «Салават күпере» вокал ансамбле эшләп килә.[1]

2013 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла.[1]

Мәктәптә укыту татар телендә алып барыла. Рус теле Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак өйрәнелә.[2] 2021 елның июненә мәктәп 23 чыгарылыш кичергән, 145 чыгарылыш сыйныф укучысын озаткан.[2]

2021-2022 уку елында мәктәптә 13 бала тәрбияләнә һәм әлеге авылда яшәүче татар гаиләләреннән 40 укучы белем ала. Укытучылар саны — 13.[2]

Күренекле укучылары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]