Шамил Сериков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Сериков latin yazuında])
Шамил Сериков
Туган телдә исем Шамил Кәрим улы Сериков[1]
Туган 5 март 1956(1956-03-05)
Казакъ ССР, Алма-Ата
Үлгән 22 ноябрь 1989(1989-11-22) (33 яшь)
Алма-Ата
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ (СССР)
Һөнәре классик көрәшче
Җефет Светлана Сәхип кызы
Балалар Тимур, Илдар
Ата-ана
  • Кәрим (әти)
  • Сара (әни)
Бүләк һәм премияләре СССР атказанган спортчысы (1979)
Спорт такымы әгъзасы Динамо[d]

Шамил Сериков – данлыклы совет көрәшчесе. Грек-рим көрәше буенча спорт остасы (1975), халыкара спорт остасы (1978), атказанган спорт остасы (1979). СССР (1979, Запорожье), Дөнья – 1978, (Мехико), 1979 (АКШ, Сан-Диего), Европа (1979, Бүкрәш), Олимпия (Мәскәү, 1980) чемпионы. 57 кг кадәр үлчәүдә чыгыш ясаган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамил Сериков 1956 елның 5 мартында Алма-Атада туган. Әстерхан якларында, Гурьев далаларында яшәгәндә танышып, тормыш корып җибәргән казах егете Кәрим белән татар кызы Сара бәхет эзләп Алма-Атага килеп урнашалар. Шундагы тимер юл вокзалы районында урнашып яши башлыйлар. Әтиләре Кәрим ага гомере буена тимер юлда эшли.

Шамил көрәш белән 1970 елны, тренер Алдабергенов секциясендә шөгыльләнә башлый, энеләрен дә үзе белән ияртә, соңрак «Динамо» тренеры Жарковка күчә.

Дүрт-биш ел дигәндә Сериков үзен яшьтәшләре арасында иң өметле көрәшче итеп күрсәтеп, СССР укучылары спартакиадасына әзерләнүче командага керде. Һәм Алма-Атада узган бу ярышта җиңеп чыкты.

Ул чакта бу үлчәү авырлыгында Ульяновскидан 1976 елгы олимпия чемпионы Виталий Константинов хакимлек итте. 1977 елдагы ил беренчелегендә Сериков Константиновка оттыра һәм үзе өчен нәтиҗәләр ясый.

1978 елда Иван Поддубный истәлегенә оештырылган халыкара бәйгедә ул финалда Константинов белән очраша. Алыш буена тигез исәп белән барганда, Сериков соңгы минутта көндәшен бөтереп сала, алым ике балл итеп бәяләнә һәм ул Олимпия чемпионын 6-4 исәбе белән җиңә. Бу хәл СССР беренчелегендә дә кабатлана. Шамил алты алышта алты җиңү яулый.

Бу уңыштан соң Шамилне дөнья чемпионатына әзерләнүче командага алдылар. Мексикада узган Дөнья чемпионатында ул җиңеп кенә калмады, үзен бу үлчәүдәге иң оста көрәшче итеп тә күрсәтте. Шуның белән Мәскәү Олимпиадасына әзерләнүче командада ныгыды.

Шулай булгач, кайберәүләрдә туган «Сериковны 1980 елда Мәскәүдә Казагыстаннан булганы өчен генә, бу республиканың юбилее хөрмәтенә генә көрәштерделәр», дигән караш белән килешеп булмый.

Җәйге Олимпия уеннары 1980[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сериковка беренче көндәшкә Европаның аңа кадәрге елдагы яшьләр арасындагы чемпионы бельгияле Жюльен Мевис туры килде. Көндәше келәмгә чыгуга ук һөҗүмгә күчеп, безнең көрәшченең гәүдәсенә якынаю җаен эзләде. Шамил моны алдан ук сизеп, үзенә каршы очып диярлек килгән көндәшен килгән көенә үк әйләндереп җибәрде. Шуның белән ике балл алды. Аннары үзе алга омтылды. Теге нишләргә белмичә, бермәлгә аптырап калгандай булды да аркасына төшкәндә муенын авырттырды.

Икенче әйләнеш. Көндәш — чех Криста. Икесе дә бер-берсен шактый яхшы беләләр, 1978 елгы дөнья чемпионатында да, 1979да Европа беренчелегендә дә очрашканнары бар. Судьяның сыбызгы тавышы яңгырауга ук Шамил балл арты баллар җыярга кереште. Икенче периодта исәп Сериков файдасына 12:0 гә җиткәч, судьяларга очрашуны туктатып, безнең көрәшчегә техник яктан чиста җиңү бирүдән башка юл калмады.

Өченче әйләнеш. Шамилгә каршы кечерәк буйлы, төптән юан үскән, бик тә көчле италияле Кальтабиано чыга. Алар арасындагы көрәш һәр юлы бик кискен бара, шуңа да тренер белән спортчы бу юлы аеруча нык әзерләнәләр. Беренче периодта берсе берәр кисәтү ясала. Икенче период. Тагын берәр кисәтү. Шамил нишләргә белмичә нервлана башлый. Ә теге сабын белән сыланган кебек, безнең көрәшченең кочагыннан шуып чыга. Теге чынлап та көрәшергә чыгар алдыннан гәүдәсенә ниндидер май сылаган, инде менә хәзер тирли башлагач, шул май тәндәге күзәнәкләрдән чыга икән. Моны келәмдәге судья да аңлый һәм тәнәфес вакытында сөлге алып сөртенергә боера. Ниһаять, Сериков бар тырышлыгын куеп көндәшен партерга күчерә, бер балл ала. Өстә торып көрәшкәндә көндәшен биленнән кочып, янга тәгәрәтергә омтыла. Ләкин майлы тән һаман да кочактан шуып чыга. Икесен дә югары торышка куялар. Икесенә дә өченче, соңгы кисәтү белдерелә. Шул чакта Шамилнең башыннан медальсез калам бит, дигән уй йөгереп уза. Ул да түгел, көрәшнең вакыты бетүне белдереп, гонг авазы яңгырый. Икенче периодта алган бер балл Сериковны җиңүче итә. Бу очрашу Шамилне шулкадәр хәлдән тайдыра, ярый әле бу көнне бүтән көрәшәсе булмый.

Алдагы көнгә, дүртенче әйләнештә Румыния вәкиле Боцилэ белән очрашканга кадәр, бик яхшылап ял итәргә кирәклеген тренеры да, Шамил үзе дә яхшы беләләр. Ул көнне безнең олимпиячеләр янына кунакка бер төркем артистлар белән Геннадий Хазанов килгән була. Шунда рәхәтләнеп ял итәләр. Иртәгесен йокыдан торганда Шамил үзен көче артып киткәндәй хис итә. Алыш башланып, 1 минут та 25 секунд узуга Шамил тегене аркасына сала.

Швед Люнгбекны бөтереп аркасына салу өчен Шамилгә 2 минут та 42 секунд кирәк була.

Финал очрашу өчен келәмгә СССР җыелма командасыннан Алма-Ата физкультура институтында укучы егет — Шамил Сериков белән Польшадан бик тә тәҗрибәле көрәшче — дөнья чемпионы, шундый ук бәйгеләрдә ике тапкыр 2 нче булган Юзеф Липень чакырылалар. Җиде балл аермасы белән җиңү Шамил Сериковны беренчелеккә чыгара.

Медаль тапшыру тантанасында Советлар Берлеге гимны яңгырый. Казах дусларның шатлыгы бу юлы тагын да көчлерәк, ярларыннан бәреп чыккан елга ташкынын хәтерләтә. «Гомер булмаган хәл... Бер көндә ике казах — Олимпия чемпионы...» — дип Шамилне кочакларыннан чыгармыйлар. Тик шунда берсе дә көтмәгән: «мин казах түгел», — дигән сүзләрне ишетәләр. Аптырауларыннан: «Ничек казах түгел? Алайса кем соң син?» — дигән сорауны бирмичә булдыра алмыйлар. Һәм шул чагында: «Мин — татар», — дигән җавапны ишетәләр.

Баштарак, көрәшеп йөргәндә, Шамил Сериковка татар булганы өчен кырын караучы булмады анысы, ләкин инде теге вакытта «Мин казах түгел, мин—татар» дигәнен кичермәделәр. Дөрес, Олимпиада узып, аның батырларын зурлаганда, илдән-илгә, каладан-калага йөртеп данлаганда, бүләкләрне аннан да кызганмадылар. Олимпия чемпионнарының башкалары кебек үк Шамил Сериков та Алма-Атаның урта бер җиреннән өч бүлмәле фатир, «Волга» машинасы алды. Хатыны, ике улы белән шунда матур гына яшәп ятасы иде дә бит… Тик тормыш ул кая алып барыйм дип, бездән сорап тормый икән шул. «Татарлык» дигән нәрсә дә тиздән үзен сиздерә. Ул чактагы гадәт буенча, ил чемпионымы син, дөньяда беренчеме, аларга карамыйча бөтен кешене бер чыбыктан сөрү яшәде. Шушы илнең, шушы халыкның бер вәкиле булып яшәвеңне раслау өчен син дә башкалар белән бергә урман кисүдән, бәрәңге алуда катнашудан читтә калырга тиеш түгел идең. Шуның белән илдәге күренекле кеше башкаларны да хезмәт фронтындагы җиңүләргә рухландырырга тиеш иде.

Олимпиададан соң берәр ел узгач, илнең көрәшчеләр командасын да Ерак КөнчыгышкаБайкал күленнән Амур елгасына кадәрге тимер юлны салуга җибәрергә булалар. Ә Шамил бара алмый — берничә көннән сеңлесе тормышка чыгарга тора, татардагы йоланы саклап, аны матур итеп озатырга кирәк. "Зинһар, мине БАМга барудан азат итеп торыгыз ", — дип, ул җыелма команданың өлкән тренеры Сапуновка тилиграм суга. Җавап килмәгәч, бармыйча кала. Ә кемнәрдер шуны гына көтеп торганнар диярсең, гомуми җыелыш җыеп, башкаларга да сабак булырлык итеп Шамил Сериковны җыелма командадан чыгаралар. Моңа кадәр даими рәвештә алып килгән, яшәргә җитеп барган хезмәт хакыннан — 600 сумлык дәүләт стипендиясеннән дә төшерәләр.

Сериковны ярышларда аннан соң да очраткаласалар да, ул инде элеккечә "келәмдә очып йөрми" — 1981 елда Гөтеборгта узган Европа чемпионатында 5нче урынга кала. Ил беренчелегендә — 9нчы.

1982 елда аны җыелма командага алмыйлар, Казагыстан беренчелегендә беренче тапкыр җиңгәч, Сериков көрәш белән бәхилләшә.

Ирекле тормышка чыккач, Сериков төрле эшләргә алынып карый: тренерлык итә, бүләк «Волга»сында пассажир ташый.

Үзенә ярардай һөнәр табалмагач, берәүгә дә ялынмыйча, 1989 елның ноябрендә Олимпия чемпионы Шамил Сериков, ике баласын ятим калдырып, үз теләге белән дөнья белән хушлаша.

Вафатыннан соң байтак еллар узгач, аның язмышы турында искә алып сөйләшкәндә, милләтебезнең зур улларыннан берсе — Сериковка кадәр шул ук ярымҗиңел үлчәү авырлыгында көрәшкән Фәрхәт Мостафин Шамил турында бик хаклы рәвештә: «Татарлар аны никтер кирәксенмәде, ә казахлар үзләренеке дип санамады», — дияр.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сериков фамилиясе гарәп. Шәрикъ‎ – дус, юлдаш аңлатучы исемнән ясалган