Шамил Шәйдуллин (язучы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Шәйдуллин (язучы) latin yazuında])
(Шамил Шәйдуллин битеннән юнәлтелде)
Шамил Шәйдуллин
Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин

Ш.Н. Шәйдуллин (1939-2008)
Туу датасы: 13 март 1939(1939-03-13)
Туу урыны: Сөлчәбаш, Яңа Чишмә районы, Татарстан АССР
Үлем датасы: 1 гыйнвар 2008(2008-01-01) (68 яшь)
Үлем урыны: Чаллы, Татарстан
Эшчәнлек төре: язучы
Юнәлеш: проза, детектив
Жанр: хикәя, очерк, роман, повесть
Иҗат итү теле: татар, рус

Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллин (1939 елның 13 марты2008 елның 1 гыйнвары) — өлкән әфисәр, Яр Чаллы милициясенең шәрәфле ветераны, детектив жанрында иҗат иткән татар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1995 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елның 13 мартында ТАССРның Яңа Чишмә районы Сөлчәбаш авылында дөньяга килә. Башлангыч һәм урта белемне алгач, Чистай сәгать заводында эшли башлый, көйләүче һәм цех профсоюзы рәисе вазифаларын башкара. Бер үк вакытта завод каршындагы һөнәри-техника училищесын һәм Чистайның кичке урта мәктәпне тәмамлый. Шуннан соң милиция һәм закон саклау оешмаларында хезмәт итә, комсомол юлламасы белән Төркестанның Ислотань шәһәре милициясенә оператив эшкә җибәрелә.

1974 елда, КамАЗ төзелеше башлангач, Шамил Шәйдуллин Татарстанга кайта, Чаллы шәһәрендә эчке эшләр бүлегендә җинаять эшләрен тикшерү җитәкчесе, Алабуга шәһәрендә милиция штаб башлыгы, Менделеев шәһәрендә район милициясе башлыгы булып хезмәт итә. 1995 елда милиция подполковнигы дәрәҗәсендә эшләүдән туктый.

2008 елның 1 гыйнварында Чаллыда вафат була.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар әдәбиятында Шамил Шәйдуллин үзенең детектив әсәрләре белән мәгълүм. Аның татар теле татар һәм рус теле рус телләрендә 10 китабы чыкты, шулар арасында «Көтелмәгән очрашулар» исемле юрист язмалары (1988), «Сөембикә шәмдәле эзеннән» исемле романы (1992), «Иблис оҗмахы» (2002) һәм тагын дистәгә якын китабы бар.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 000 тираж белән чыккан китабы. 1993

Хатыны - Фиалка Нургаяз кызы.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 Яңа Чишмә районында мәктәп укучыларының Ш.Н. Шәйдуллинга багышланган III район конференциясе (укулары) уздырыла[2].
  • 2015 Туган ягында истәлек тактаташ ачыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Яр Чаллы милициясенең шәрәфле ветераны»

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Библиографик күрсәткеч (төзүчеләре Р. Хәмидуллина, Ф.Хамматова). Яр Чаллы, 2011.
  2. Китапханә сәхнәсе (төзүчесе Р. Хәмидуллина). Яр Чаллы, 2012.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]