Шаран киңлекләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаран киңлекләре latin yazuında])
Шаран киңлекләре
Шаранские просторы
Tөр

Иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының «Шаран киңлекләре» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе

Баш мөхәрир

Миләүшә Хәмәдиева (урынбасар Фаил Әхмәтшин)

Штат корреспондентлары

14

Нигезләнгән

1935

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Шаран районы, Шаран авылы, Үзәк ур., 14

Тиражы

5 000


Веб-сайт: http://old.sharanprost.com.ru/smi/main

Шаран киңлекләре - татар телендә Башкортстанның Шаран районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Шаранские просторы» , айга 1 тапкыр башк. «Сөн һулышы» гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 5 000 данә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның мартыннан татарча «Сталинчы» исеме белән латин шрифтында нәшер ителә башлый. 200 данә чыга башлаган гәҗит 1936 ел ахырына 2 600 данә тираж җыя.

1937 елдан «Ленин юлы өчен» / русча «За ленинский путь» исеме белән чыгарыла.

1956 елдан «Октябрь байрагы» / «Знамя Октября» дип атала башлый.

1962 - 1967 елларда район гәҗите чыгудан туктап тора. Районнарны берләштерү сәясәте сәбәпле, Бакалыда чыккан «Октябрь байрагы» гәҗите таратыла.[1]

2002 елдан «Шаран киңлекләре» / «Шаранские просторы» исемен ала.

2005 елдан башк. «Сөн һулышы» гәҗит - кушымтасы нәшер ителә.

Темалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Раонның хезмәт коллективларының, аерым кешеләрнең тормышын яктырту, иҗтимагый һәм иктисадый тормышта барлыкка килгән һәр яңалыкны вакытында җиткереп бару, районның тарихын язуны дәвам итү.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәҗитнең сайты(үле сылтама)

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкортостан (энциклопедия), archived from the original on 2016-08-05, retrieved 2014-09-02