Шаһимәрдән Ибраһимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаһимәрдән Ибраһимов latin yazuında])

Шәймардан Ибраһимов белән бутамагыз.

Шаһимәрдән Мирас улы Ибраһимов
Туган телдә исем Шаһимәрдән Мирас улы Ибраһимов
Туган 1841(1841)
Акмулла өлкәсе
Үлгән 10 июль 1891(1891-07-10)
Җиддә, Хиҗаз
Милләт татар
Ватандашлыгы / Русия империясе
Һөнәре синхрон тәрҗемәче

Шаһимәрдән Мирас улы Ибраһимов[1] – журналист, этнограф, дипломат.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840 (яки 1841) елны дворяннар гаиләсендә дөньяга килә. Себер кадетлык корпусына укырга керә, 1854 елга кадәр шунда укый. Бергә укыган казах аксөяге Чокан Вәлиханов белән дуслаша.

Хезмәтен 1856 елда Күкчәтау өлкә идарәсендә сәркатип буларак башлый. 1861 елны беренче чиновниклык дәрәҗәсенә ирешә. 1863 елны Себернең хәрби губернаторы канцеляриясенә беркетелә һәм Омски кыргыз балалары мәктәбенә кыргыз теле укытучысы итеп тәгаенләнә. 1865 елны Россиягә яңа кушылган казах далаларында махсус комиссиядә уздыра.

1867 елны Төркестан генерал-губернаторы фон Кауфман канцеляриясенә татар һәм фарсы телләре тәрҗемәчесе итеп тәгаенләнә. 1868 елны Бохара ханлыгына каршы сугышта катнаша. Командующийның шәхси тәрҗемәчесе булып тора. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орденнар белән бүләкләнә, 1874 елны Хива походында, 1875 елны Коканд походларында катнаша.

1870 елдан Ташкәнттә «Төркестан вилаяте гәзите» чыга башлый, газетаның мөхәррире итеп губернатор канцеляриясенең өлкән тылмачы Шаһимәрдән Ибраһимов билгеләнгән. Ул Петербургтан шрифтлар юнәтә, редакция һәм нәшрияткә хезмәткәрләр әзерли. Гәзит айга икешәр мәртәбә сарт һәм кыргыз (казах) телләрендә дөнья күрә. Рәсми хәбәрләр, карарлар, тарихи-этнографик мәгълүматлар, җирле хәбәрләр, игъланнар басыла. Гәзитне Шаһиморат Ибраһимов (абыйсы, 1838-1881) чыгарыша. 1878 елгача гәҗитне Шаһимәрдән мөхәррирли, аннары үз урынын Шаһиморатка калдыра. 1881 елда Ш.Ибраһимов вафат булгач, мөхәррирлек вазифасы тылмач Хөсәен Чанышев морзага йөкләтелә.

Шаһимәрдән шулай ук сарт телендә беренче календарь төзи (1872). Ул үзбәк телендәге беренче басма китап буларак тарихка кергән.

Генерал-губернатор фон Кауфманның дипломатик эшләр буенча махсус чиновник булып тора, төрле мәртәбәле идарә комиссияләрендә катнаша. 1881 елның 23 гыйнварында Фирганә өлкәсенең кануннар җыентыгын төрки телләргә тәрҗемә кылу комиссиясенә рәис була. 1881 елның июнендә Бохара әмиренә илче итеп җибәрелә. 1881 елны Кашгариягә Россия консулы итеп тәгаенләнә. 1882 елда Ибраһимов дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсендә дәүләт хезмәтеннән отставкага китүен сорый. 1884 елны пенсиядән кайтарыла.

1890 елда Тышкы эшләр министрлыгы карамагына күчерелә. 2 ноябрьдә Гарәбстанга, Җиддәгә Россиянең консулы итеп җибәрелә. Андагы Россия хаҗилары мәсьәләләрен җайга салу белән шөгыльләнә. 1891 елда 10 июльдә Мәккәгә барган җирдән кинәттән вафат була.

Ибраһимов ике тапкыр өйләнгән булган. Беренче хатыны Гайникамал Ханкирмәннән сәүдәгәр А. Бикиев кызы. 1880 елны алар аерылышалар. 1881 елны кабат штабс-капитан Рәхимов кызы Хөсниҗиһанга өйләнә.

Әсәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Русча текстларда исеме төрле вариантларда языла: Шагимардан, Шахмардан, Шахимардан

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]