Шаһнамә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Шаһнамә(фар. شاهنامه – «Шаһлар китабы») – дөнья әдәбиятының иң мәшһүр иҗат үрнәкләреннән. Иранның бөек шагыйре Әбелкасыйм Фирдәүси (930 - 1020) әсәре.

Әсәрдә Иранның иң борынгы тарихыннан алып, VII гасырдан Ислам диненең фарсы җирләренә урнашуына кадәрге тарихи вакыйгалар тасвирлана. Шаһлар китабы – бер автор язган иң озын поэма. Аның күләме «Илиада» һәм «Одиссея»нең икесен кушкан чакта да ике тапкыр зуррак. [1].

Бу әсәрдә Ираннан кала Һиндстан, Үзәк Азия, Анатолия һәм Кавказда буыннан буынга күчкән авыз әдәбиятның бик яхшы үрнәкләре чагыла.

Сыйфатлама[үзгәртү]

«Шаһнамә» – ул проза һәм шигырь белән язылган төрле авторлар язган җыелмалар исеме. Аларның иң танылу алганы – 976—1011 елларда Фирдәүси язганы.

Фирдәүси Шаһнамә әсәрен солтан Мәхмүд Газнәви заманында, 1010 елның 8 март көнендә тәмалый[2] һәм аңа багышлау яза. Калган җыелмалардан бары фрагментлар гына сакланганлыктан, әсәрне тулаем Фирдәүсигә бәйлиләр. Фирдәүси язган вакытта ул әсәргә фарсы фольклорын күпләп җыя. Ул анда борынгы Иран мифларын, зәрдөштләрнең Авесталарын, шулай ук вакытсыз вафат булган шагыйрь Дакикиның җыелмасыннан 100 бәет чамасы материал кертә.

«Шаһнамә» композиция ягыннан 50 патшалыкка бүленгән. Аерым патшалыкларга әдәп-әхлакый яктан әһәмияткә ия зур дастаннар кергән. Шаһнамәне шартлы рәвештә өч өлешкә бүлеп була: мифологик, героик һәм тарихи өлешләргә.

Тулысынча фарсы телендә язылган «Шаһнамә» шул тел өчен бик зур роль уйный. Гарәп теле йогынтысына эләккән фарсы теленең яңарышын башлап җибәрә.

Автор күрсәткәнчә, «Шаһнамә» 60 000 бәеттән торган, ләкин текстның зур өлеше югалган булып санала. Мәс., 1957-80 елларда чыккан урыс тәрҗемәсенә 52 009 бәет (104 018 юл) кергән.

Төрки телдә[үзгәртү]

Солтан тәкъдиме белән 1501 — 10 елларда "Шаһнамә" поэмасын фарсыдан төрки телгә Шәриф Амиди тәрҗемә итә ("Төрки Шаһнамә"). Тәрҗемәгә пролог һәм эпилог рәвешендә өстәп язган текстында 15—16 йөзләрдәге мәмлүкләр Мисырның идарәчеләре, илнең мәдәнияте, Каһирә шәһәренең топографиясе турында мәгълүматлар бирә. "Төрки Шаһнамә"нең кулъязма нөсхәләре С.-Петербург, Дүшәнбе, Каһирә, Лондон, Вена шәһәрләре китапханәләрендә саклана.[3]

Текст[үзгәртү]

Галерея[үзгәртү]

«Шаһнамә».
Фирдәүсинең Тус шәһәрендәге кабр ташы
«Шаһнамә». XVI гасыр басмасыннан иллюстрация.
«Сөләйман шаһ». XVI гасыр басмасыннан иллюстрация.
Шаба патшабикәсе. XVI гасыр басмасыннан иллюстрация
«Байсангур Шаһнамәсе» (1430 ел)
«Байсангур Шаһнамәсе» (1430). Иллюстрация
Хосрау җитәкчелендәге фарсы гаскәре Афрасияб патшаның туран гаскәренә каршы бара, «Байсангур Шаһнамәсе» (1430).
Иранның беренче шаһы, Гаюмар 1537.
XVII гасыр китабының тышы.
Пиран-батыр Сиявуш шаһзадәне каршы ала, XIV гасыр башы.
Акван-дию Рөстәмне диңгезгә томыра. XVIXVII гасырлар.
XVIII гасыр ахыры басмасы, Мугал, Һиндстан.


Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Iran. British Institute of Persian Studies, 2006. Vol. 44. Page 321.
  2. (ингл.) Khaleghi-Motlagh, Djalal (26 January 2012). Ferdowsi, Abu'l Qāsem i. Life. Encyclopædia Iranica. Retrieved on 27 May 2012. “the poet refers... to the date of the Šāh-nāma’s completion as the day of Ard (i.e., 25th) of Esfand in the year 378 Š. (400 Lunar)/8 March 1010”
  3. [ШӘРИФ АМИДИ http://jazucilar.narod.ru/amidi.htm]

Чыганаклар[үзгәртү]