Шварцвальд
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Шва́рцвальд (алман. Schwarzwald — «кара урман») — Германиянең көньяк-көнбатышындагы Баден-Вюртемберг җирендәге тау массивы.
[үзгәртү] География
Рейн агымы буенча төньяктан көньякка таба җәелеп ята. Иң югары ноктасы - Фельдберг тавы, биеклеге 1493 м. Нигездә куе ылыслы урманнар белән капланган. Территориясендә күпсанлы матур тау күлләре урнашкан. Еш кына минераль чыганаклар да очрый. Шул сәбәпле анда курортлар урнашкан (мәсәлән, Баден-Баден һәм Баденвейлер курортлары). Шварцвальдта Аурупада зурлыгы буенча икенче урында торучы елга - Дунай башлангыч ала.