Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы
уйг. شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى, Шинҗаң Уйғур аптоном райони
кыт. 新疆维吾尔自治区
Ил

Кытай

Статус

Автономияле район

Административ үзәк

Өремче

Халык саны (2010)

21 813 334 кеше[1] (25 урын)

Мәйдан

1 664 900 км² (1 урын)

Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы харитада

Сәгать поясы

UTC+8

ISO 3166-2 коды

CN-65

http://www.xinjiang.gov.cn/
Commons-logo.svg Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы Викиҗыентыкта
Өремче каласы

Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы (ШУАР) , (уйг. شىنجاڭ ئۇيغۇر ئاپتونوم رايونى, Шинҗаң Уйғур аптоном райони, кыт. 新疆维吾尔自治区, ; кыскача Шеңҗан кыт. «яңа чик») — Кытайның көнбатышындагы регионы. Аның мәйданы ягыннан иң зур территориаль-административ берәмлеге.

Тарихи атамасы — Көнчыгыш Төркистан; Кытай әдәбиятендә Синцзян (1760-еллардан), 14 гасырга караган язмаларда һәм 16—17 гасырларга караган фарсы телендәге кулъязмаларда Уйгырия, Уйгырстан дип аталган. Автономияле районы Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Русия, Монголия, Әфганстан, Һиндистан белән чиктәш.

Халкы — 21 813 334 человек (2010). Халык, нигездә, Тарим иңкүлегендә һәм Җуңгариядәге елгалар үзәнлекләрендә урнашкан Кашгар, Хөтән, Яркәнд, Аксу, Кучар, Голҗа шәһәрләре һәм алар тирәсендәге өлкәләрдә гомер итә. Башкаласы — Өремче каласы.

Җәгърафия[үзгәртү]

Җир йөзенең күп өлеше Җунгария тигезлеге һәм Кашгар тигезлеге (Тарим иңкүлеге) биләп тора. Кашкар тигезлегенең үзәген Такла-Макан чүле алып тора. Көнчыгыш Тән-Шән таулары (биеклеге 7000 метрдан артык) Җуңгария һәм Кашгар тигезлекләрне аерып тора. Автономиьле районының төньякта Монголия Алтае, көньякта Кунлунның төньяк тезмәләре, көньяк-көнбатышта Каракорым таулары (Чогори түбәсе — 8611 м) урнашкан. Көнчыгыш Тән-Шән тезмәләре арасында Үзәк Азиянең иң түбән җире — Турфан иңкүлеге (-154 м) урнашкан.

Климат[үзгәртү]

Климаты коры, кискен континенталь, тигезлекләрдә июльнең уртача температурасы +20…+25°C. Кыш суык, карсыз. Өремчедә гыйнарның уртача температурасы —15°C, иң түбән температура —40°C. Еллык явымнар саны: тигезлекләрдә 200 миллиметрдан…тауларда 800 миллметргача.

Һидрография[үзгәртү]

Эре елгалар: Тарим, Или, Иртешнең югары агымы, Урунгу һәм Манас. Эре күлләр — Лобнор, Оби-Нур, Баграшкүл, Улунгу, Богдо һ.б.

Тарих[үзгәртү]

Борынгы Кытай чыганакларында төбәк Сиюй (Көнбатыш йортлар) исеме астында телгә алынган.

Көнчыгыш Төркистан Бөек ефәк юлында булганлыгы сәбәпле, ул даим эре дәүләтләр игътибарын тартып торган. Б. э. 3 гасырда Көнчыгыш Төркистан төньяк өлеше — Җунгария сәнби, 5—6 гасырларда жужан, 6 гасырның икенче яртысында төрки кабиләләре нәзарәте астында булды. Төрки каһанлыгы төзелгәннән соң, аңа Көнчыгыш Төркистанның шәһәр-дәүләтләре кергән.

7 гасырда Көнчыгыш Төркистан һәм Җунгариядә Тан династиясенең нәзарәте урнаштырылган. 7 гасырның 70-елларында аның көньяк өлеше (хәзерге Кучар, Хөтән, Карашәһәр, Кашкар) тибетлылар кул астына күчте. 9 гасырда Уйгыр каһанлыгы җимерелгәннән соң, Орхон һәм Селенга елгалары бассейнында яшәгән уйгырларның бер өлеше бирегә күчеп килде. 

Уйгыр дәүләте төзелде һәм ул берничә ел Каракытайларның вассалы булган. 13 гасырның 10—20 елларыннан Чыңгызханга буйсындырылган. 1251 елда Көнбатыш Җунгария һәм Кашкар җирләре Чагатай олысына кергән. Уйгыр дәүләте исә Могыл ханнары кулы астына күчкән. 1465 елда дуглат кавеменнән булган Әбү Бәкер җитәкчелегендә үзәге Яркәнд шәһәре булган ханлык барлыкка килгән. Соңрак Хөтән вә Кашкар вилаятьләре, 1499—1504 елларда Аксу, Өчтурфан вилаятьләре ошбу ханлык составына кергән. Шул Яркәнд ханлыгы 1678 елга кадәр яшәп килде. 

Милли составы[үзгәртү]

2000 елга
Халык Саны  %ларда
уйгырлар 008 345 622 000 45,21
кытайлар 007 489 919 000 40,58
казакълар 001 245 023 0000 6,74
дунганнар 000 839 837 0000 4,55
кыргызлар 000 158 775 0000 0,86
монголлар һәм калмыклар, дунсян, даурлар 000 194 891 0000 1,14
«таҗиклар» (сарыколлар һәм ваханнар) 0000 39 493 0000 0,21
сибо 0000 34 566 0000 0,19
манҗурлар 0000 19 493 0000 0,11
туцзя 0000 15 787 0000 0,086
үзбәкләр 0000 12 096 0000 0,066
урыслар 00000 8 935 0000 0,048
мяо 00000 7 006 0000 0,038
тибетлылар 00000 6 153 0000 0,033
чжуаннар 00000 5 642 0000 0,031
татарлар 00000 4 501 0000 0,024
саларлар 00000 3 762 0000 0,020

Төбәктә татарлар күмәкләшеп яшәгән Дацюань-Татар милли волосте бар.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы составына ике шәһәр бүлгесе, җиде бүлге, һәм биш автономияле бүлге керә. Шул исәбенә Или Казакъ автономияле бүлгесе керми: аның составына ике башка бүлге керә, шуңа күрә ул башка бүлгеләрдән өстенрәк дип санала.

Сәнәгать[үзгәртү]

Нефть эшкәртү, металлургия, машиналар төзү, химия, тукымачылык сәнәгате эшханәләре бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарылалар. Һөнәрмәндчелек үсеш алган: ефәк һәм келәм туку, металл, күннән төрле әйберләр әзерләү, кәгазь эшләп чыгару.

Искәрмәләр[үзгәртү]