Шыгыйлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Шигыйчелек битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Allah300.png
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Шигыйлар (гар.شيعة шигъа — «тарафдарлар, төркем, фракция, фирка») — Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үәссәләм нәселе генә мөселманнар өммәтенә башлык - имам булырга тиеш дип санаучы шигый-уникечеләр, алавитлар, друзлар, исмаилчылар һ.б. күз уңында тоткан гомуми термин. Тар мәгънәдә, кагыйдә буларак, аларга сан буенча исламдагы икенче юнәлеш - шигый-уникечеләрне («шигыйлар-12») генә аңлыйлар. Алар, Мөхәммәд саләллаһу галәйхи үәссәләмнең варисы итеп, Гали ибн Әбу Талибны һәм аның төп тармак буенча нәселен генә таныйлар (кайсы нәсел, төп икәнлеге турында бәхәсләр бара).

Хәзерге вакытта шигыйлык вәкилләре барлык мөселман илләрендә дә бар диярлек. Иран, Әзербайҗан, Гыйракның яртысыннан артык халкы, Йәмән, Бәһрайн, Ливан халкының ярыйсы өлеше шигый юнәлеше тарафдарлары. Исмаилчыларга Таҗикстанның Таулы-Бадахшан районындагы халыкның күп өлеше, Әфганстанның хәзәриләр дигән халкы керә.

Рәсәйдә шигыйлар саны бик аз. Дагыстанда даргиннарның һәм лезгиннарның зур булмаган өлеше, Түбән Идел буендагы кундрау татарлары (карагашлар) һәм урыс илендәге әзериләрнең күп өлеше бу юнәлеш вәкилләре.

Гарәп-шигыйларның яшәү урыны - ул дөнья нефть сакланмаларының 70%. Сәгуд Гарәбстанының төньяк-көнчыгыш өлеше, көньяк Гыйрак һәм Иранның Хузистан виләяте турында сүз бара.

Хәзерге вакытта уникечеләр һәм башка юнәлешләр арасында хәл киеренкелек халәтен алгалый.

Шигыйлар Коръәннең «Аллаһы иңдергән китап» булуын таныйлар, ләкин аның хәдисләрен (пәйгамбәр турындагы өстәмәләрне) инкяр итәргә тырышалар. Имам Гали үлгәннән соң, Коръәнгә хәдис рәвешендә үзләренең имамнары турында да язуны таләп итәләр, ләкин моңа ирешә алмый калалар. Шунлыктан хәдисләрдә телгә алынган пәйгамбәрләрне танымауларын белдерәләр.

Шигыйчылык тарафдарлары Коръәнгә кайбер моментларны Инҗилдән алып кертү ягында торалар. Мәсәлән, идеалдагы Мөхәммәд исемле имамны (аңа нәкъ Иисус миссиясен йөкләп) кешеләрне һәлакәттән «коткаручы» булачак дип игълан итәләр. Ул гына да түгел идеалда гына булган фигураны алар барлык шигый мәзһәпкә нигезләнгән дәүләтләр башлыгы дип саный башлыйлар. Шигыйларның күп кенә йолалары сөнниләрнеке белән бер диярлек. Хаҗ кылу бар барын, ләкин аның урыны Мәккәдә түгел, бәлки Нәҗефтә (Иран). Яңа ел яз көне, Нәүрүз бәйрәме дип билгеләнә һ. б.

Шигыйлар мәзһәбе йолаларын танучыларның саны зур булмаса да, алар, Иран белән Гыйракта гына түгел, бәлки Әфганстанда, Пакистанда һәм Һиндстанда да яшиләр. Элекке СССР территориясен алганда, алар Таҗикстанда һәм Азәрбайҗанда да очрыйлар.

Чыганаклар [үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит263

Сылтамалар [үзгәртү]