Ширек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
200px
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Ширек (гарәп. شرك‎ сүзеннән, «шәрик» — иптәш) — исламда: Аллаһыга кемне, яки нәрсәне дә булса тиңдәш тоту яки Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылу (берәр гыйбадәтне башка затка багышлау), шулай ук күпаллалыкны белгертүче термин. Исламда ширек кылу иң зур һәм кичерелми торган (әгәр кеше тәүбә итмәсә) гөнаһ һәм иң бөек гаделсезлек булып тора[1]. Ширек кату - тәүхиднең кампа-каршысы һәм аны җимерүче гамәл.

Терминның этимологиясе[үзгәртү]

«Ширек» (شِرْكٌ) сүзенең тамыры: «Ш+Р+К» (ش+ر+ك), сүз «ШәРиКә» (гарәп. شَرِكَ‎ - «[эштә] иптәш, бергә катнашучы, компаньон, шәрик булу») фигыленнән ясалган[2]. «Ширек» яки «ширк» (гарәп. شِرْكٌ‎) - «бергә катнашу, компаньонлык, партнёрлык» дигәнне аңлата, шулай ук гарәп телендә әлеге сүз белән уртак мал, милек билгеләнә.

Татар телендә шулай ук әлеге сүзнең ширкәт, шәрик, иштирак, ишракь кебек тамырдаш гарәп алынмалары бар.

Ширекнең барлыкка килүе[үзгәртү]

Ислам тәгълиматы буенча, ширек (күпаллалык) беренче тапкыр Нух пәйгамбәр халкында барлыкка килә[3]. Адәм белән Нух пәйгамбәрләр арасында 1000 ел тирәсе вакыт була. Бу арада кешеләр барысы да тәүхидтә (бераллалыкта) булганнар. Нух халкында биш гадел, тәкъвалы кеше була. Бухари җыентыгында аларның исемнәре әйтелә: Вадд, Сува’а, Йягус, Йя’ук, Наср. Алар үлеменнән соң, шайтан кешеләргә әйтә: «Аларга һәйкәлләр куегыз, алар бөек кешеләр иделәр - аларның һәйкәлләренә карап, сез аларны искә алырсыз һәм аларга ошарга тырышырсыз». Һәйкәлләр куелып, йөзләгән еллар үткәч, һәйкәлләрнең куелу сәбәбе онытыла, һәм шайтан яңадан килә һәм: «Бу һәйкәлләр ата-бабаларыгызның иләһләре иде, алар диненнән ваз кичмәгез. Ата-бабаларыгыз кебек әлеге потларга табыныгыз» - дип әйтә. Кешеләр әлеге потларга табына башлыйлар, һәм шулай ширек, күпаллалык барлыкка килә.

Ширек төрләре[үзгәртү]

Ширек ике төрле була: олы һәм кече ширек. Олы ширек - нәрсәдә дә булса берәр кемне яки нәрсәне Аллаһка тиңдәш тоту. Олы ширек Исламнан чыгара, ягъни кеше мөселман булудан туктый. Кече ширек зур гөнаһка тиңдәш.

Кешеләрнең амулет, бөти, йөзек кебек әйберләрне алар күз тиюдән саклый, бәхет китерә һәм башкача ярдәм итә дип кулланулары ширеккә керә. Әгәр алар үзләреннән-үзләре ярдәм итә дип куллану олы ширек булса, ә алар ярдәмендә Аллаһ ярдәм итә дию (ягъни Аллаһ сәбәп итмәгәнне сәбәп итү) - кече ширек.

Ширекнең башка кайсыбер мисаллары:

  • Аллаһтан башкага корбан чалу.
  • Кабер, таш, агач һ.б. бәрәкәт алу.
  • Аллаһтан башкага нәзер китерү.
  • Аллаһтан башка нәрсә белән ант итү (кече ширек).
  • Рия - гыйбадәтне дөньяви максаттан кылу (кече ширек).
  • Өшкертү, әгәр дә 3 шарт (өшкерү сүзләренең Аллаһ сүзләреннән яки Аның исем һәм сыйфатларыннан торуы, гарәп телендә һәм мәгънәсен аңлап булырлык сүзләрдән төзелгән булуы; өшкерү үзеннән-үзе түгел, ә өшкерү сәбәпле Аллаһ ярдәм итә дип ышану) үтәлмәсә[4].
  • Сихерчелек, багучылык[5].

Искәрмәләр[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Ширек (урысча)