Шомырт
| Гади шомырт | ||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Фәнни классификация | ||||||||||||||
|
||||||||||||||
| Латин атамасы | ||||||||||||||
| Prunus padus | ||||||||||||||
|
Шомырт яки гади шомырт (лат. Prúnus pádus) — слива ыруы розасыманнар гаиләлегенә керүче биек булмаган агачлар (сирәк куаклар) төре.
Таралу һәм экология [үзгәртү]
Табигый ареалы - Төньяк Африка (Мәгриб), Көньяк Аурупа, Үзәк, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Аурупа, Кече, Үзәк һәм Көнчыгыш Азия (шул исәптән Кытайның күпләгән провинцияләре), Кавказ арты.
Рәсәйдә Аурпа өлешендә, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер, Ерак Көнбатышта очравы гадәти күренеш.
Дөньяның уртача климатлы өлкәләренә күчерелә һәм шунда тарала.
Җир асты сулары өстә урнашкан дымлы, уңдырышлы туфракларны ярата. Күбесенчә елга ярлары, елга яны урманнары һәм куаклыклары, урман буйларыда үсә.
Ботаник тасвирлама [үзгәртү]
0,6-10 м биеклектәге агач яки зур куак, озынча куе ябалдашлы. Кабыгы кара, караңгы соры. Яшь ботаклары саргылт яшел яки карасу кызыл төстә.
Яфраклары - гади, озынча, ланцетсыман, 3-10 сирәгрәк 15 см озынлыкта.
Чәчәкләре ак, биш таҗлы, серкәләре сары, озынча тәлгәшкә берләшкән, хуш исле. Һәр елны апрель-май айларында күп итеп чәчәк ата, ләкин уңышны һәрвакытта да бирми, чөнки чәчәкләр яз ахырындагы суыклар тарафыннан зарарланалар, ә агачлар күпләгән зара итүчечләрдән зыян күрәләр. Җимешләр июль-августта өлгерәләр, алар шарсыман, 8 - 10 мм диаметрлы, баллы, авызны бөрештерүчән. Төше озынча, йомыркасыман.
Вегетатив рәвештә (сирәк орлыктан) үрчи.
Куллану [үзгәртү]
- Дәвалау өчен.
- Кулинарияда.
- Декоратив үсемлек буларак.
|
Сулдан уңга.
Чәчәкләр. Бөреләр. Көзге яфрак. Җимешләр. Кәүсәнең аркылы кисеме. |
||||||||||