Шотландия тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Галимнәр фаразы буенча, Шотландиядә беренче кешеләр якынча 8 мең ел элек килеп чыга. Беренче даими тораклар 6 мең ел элек барлыкка килә. Язма тарихы хәзерге Англия һәм Уэльсның Рим империясе тарафыннан яулап алынуы белән башлана. Шотландия Рим империясе составына керми, анда азат пикт һәм гэль кабтләләре яши. Римлыларның китүеннән соң алар берничә корольлеккә, шул исәптән Дал Риада корольлегенә дә нигез салалар. Ләкин Шотландия корольлегенең башлангычын 843 елда Кеннет Макальпинның скотлар һәм пиктларның берләшкән дәүләтенең короле булуы белән бәйлиләр.

Скара-Брей, Скейл култыгында урнашкан неолитик торак пункт.

Киләсе берничә гасыр эчендә Шотландия бүгенге чикләренә кадәр ирешә. Анда шул ук вакытта таркаулык сизелә, ләкин ул үз бәйсезлеген саклап килә һәм 1018 елда Шотландия короле Малкольм II Нортумбрияне Карем янындагы сугышта тармар итә.

XIII гасыр ахырына кадәр Шотландия чагыштырмача тыныч яши. 1296 елда Англия короле Эдуард I Спотсмур янындагы сугышта буйсынырга теләмәгән Шотландия гаскәрен тармар итә һәм бөтен илне яулап ала. Король Иоанна I Баллиол буйсынырга һәм корольлектән баш тартырга мәҗбүр була. Эдуард I үзен Шотландия короле буларак игълан итә.

Бәйсезлеген югалткан шотландиялеләр 1297 елда Уильям Уоллес һәм Эндрю Моррей җитәкчелегендә баш күтәрәләр. Стерлинг күперендәге сугышта инглиз гаскәре җиңелә. Эндрю Моррей сугышта алган җәрәхәтләрдән вафат була. Шотландия инглиз гаскәрләреннән азат ителә.

Эдуард I 1298 елда яңадан Шотландиягә гаскәр белән керә һәм Фолкерк сугышында шотландиялеләрне тармар итә. 1305 елда Уильям Уоллес бер рыцарьның хыянәте нәтиҗәсендә инглизләр кулына эләгә һәм җәзалап үтерелә.

Фолкерк сугышыннан соң бәйсезлек сугышы Роберт I Брюс (1306 елның 25 мартында Шотландия короле дип игълан ителә) җитәкчелегендә дәвам итә. 1314 елда инглизләр тулысынча тармар ителә. Роберт Брюс үлеменнән соң яңадан король урыны өчен көрәш башлана. Нәтиҗәдә 1371 елның 26 мартында Сконеда король буларак Роберт II игълан ителә. Якынча 300 ел дәвам иткән Стюартлар идарәсе дәвере башлана.

Урта гасырларның ахырында Шотландия ике мәдәни өлешкә бүленгән була: үзәнлекләрдә яшәүче һәм аралашу өчен инглиз-шотланд телен кулланучылар; тауларда яшәүче һәм шотланд (гэль) телендә аралашучылар. Тауларда шотланд клан системасы барлыкка килә.

1603 елда Шотландия короле Яков VI Яков I исеме астында инглиз тәхетенә утыра. Англия берлеге чорын исәпкә алмаганда, Шотландияне бу дәвердә аерым дәүләт дип атап була. Ләкин шул ук вакытта патша белән шотланд пресвитерианнары арасында дини идарә буенча җитди каршылыклар туа. Католик патша Яков VII Вильгельм III һәм Мария II тарафыннан бәреп төшерелгәч, Шотландия кыска вакытта үз протестант патшасын сайлап кую белән яный, ләкин Англиянең сәүдә һәм транспорт мөнәсәбәтләрен өзүе куркынычы астында Шотландия парламенты 1707 елда инглиз парламенты белән бергә «Уния турында Акт» кабул итә. Нәтиҗәдә Бөекбритания корольлеге барлыкка килә.

Шулай да Шотландиядә бәреп төшерелгән Стюартлар династиясе яклы кешеләр күп була. Георг I тәхеткә утырганнан соң Шотландиядә халык күтәрелеше була. Граф Мар җитәкчелегендә 10-15 мең коралланган якобит Англиягә үтеп керә, ләкин Престонда инглиз гаскәрләренә җиңеләләр.

Стюартлар династиясен кире кайтаруда соңгы омтылыш 1745 елда була. 1745 елның июлендә яшь принц Карл-Эдуард Стюарт Шотландиядәге Эрискейда чыгып яңадан якобит күтәрелеше башлый. Аның хәрәкәтен нигездә тауларда яшәүчеләр күтәреп ала. Принц сугышсыз Эдинбургны ала һәм Англиягә таба юнәлә. Ләкин Англиядә терәк таба алмагач, ул кире Шотландиягә әйләнеп кайта.

Төньяк Шотландиядә булган Куллоден янындагы сугышта принц гаскәре җиңелә. Карл-Эдуард күтәрелеше сүнә. Куллоден янындагы сугыш Бөекбритания утравындагы соңгы сугыш була.

«Уния турында Акт» кабул ителгәннән, Шотланд мәгърифәте чорыннан һәм сәнәгый инкыйлабтан соң Шотландия Аурупа дәүләтләре арасында көчле коммерция, фән һәм сәнәгать үзәгенә әверелә.