Шүрәле (балет)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шүрәле (балет) latin yazuında])
Шүрәле
Фото
Көйязар Фәрит Яруллин
Либретто авторы Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Вениаминович Якобсон[d]
Сюжет чыганагы «Шүрәле» поэмасы
Хореограф Леонид Жуков
Гай Таһиров
Пәрдәләр саны 3 пәрдә
Беренче куелыш 12 март 1945
Беренче куелыш җире Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры

Шүрәле (рус. Шурале) — сәхнә тарихында беренче татар балеты[1], Г.Тукай әкиятләре нигезендә Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи һәм Л.В.Якобсон тарафыннан иҗат ителгән. Бүгенге көнгә кадәр Петербург Мария театрында һәм Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында даими куелып тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алшартлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1938 елда Татар академия дәүләт опера һәм балет театрын ачу турында карар чыга[2]. 1939 елда театр Нәҗип Җиһановның "Качкын" операсы белән Казан Зур драма театры кысаларында ачыла[2]. Театр төркеме Мәскәүдә Татар опера студиясен тәмамлаган музыкантлардан һәм артистлардан оеша, шулар арасында театрның баш балетмейстеры Гай Таһиров, Фәрит Яруллин һ.б.

1939 елда Фәрит Яруллин, үзенең остазы Мәскәү консерваториясенең профессоры Генрих Литинскийда ышанычлы таяныч табып, балет иҗатын башлап җибәрә. Генрих Литинский Татар опера һәм балет театрының баш балетмейстеры Гай Таһиров һәм шагыйрь Әхмәт Фәйзи белән элемтәгә керә һәм Фәрит Яруллин белән бергә беренче татар балетын язырга киңәш итә[3]. Гай Таһировның үз "Шүрәле" либреттосы әзер булса да, ул Генрих Литинский тәкъдимен хуплый[3].

Балет иҗат итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1939 елда Фәрит Яруллин белән Әхмәт Фәйзи, Габдулла Тукайның «Кышкы кич», «Көтмәгәндә», «Буран», «Суык», «Су анасы», «Бала белән күбәләк» һ.б. әкиятләргә нигезләнеп, иҗат эшен башлап җибәрәләр[4].

1940 елның 26 апрелендә Мәскәүдә Татар декадасын үткәрү турында СБКФ ҮК карары чыга, һәм Казанга Мәскәү һәм Ленинградтан зур сәнгать эшлеклеләре чакырыла. Бу төркемдә Ленинградтан Л.В.Якобсон һәм Генрих Литинский була[3]. Балетны декадага әзерли башлыйлар.

Фәрит Яруллин һәм Әхмәт Фәйзинең балеты өч пәрдәдән торырга тиеш була. Балетның беренче һәм икенче пәрдәләре Л.В. Якобсон тарафыннан куелырга тиеш була, ә икенче пәрдә, халык иҗатына якын булу сәбәпле, Гай Таһиров тарафыннан[3]. Тәҗрибәле балетмейстер Л.В.Якобсон балетның кайбер якларын үзгәртергә киңәш итә. Л.В.Якобсон тарафыннан, татар халкы өчен ят булган, балетның баш каһарманы Былтырның урманны яндыру күренеше кертелә[5][6]. Балетмейстер, Әхмәт Фәйзи белән берлектә яңа үзгәртүләр керткәч, балетның икенче либреттисты булып үзе дә билгеләнә башлый[3]. Декадага ашыгыч әзерләнү башлана, һәм бу сәбәптән Фәрит Яруллин инструментламә эшен, Генрих Литинский теләге буенча, Гнесиннар укуханәсенең тәҗрибәле укытучысы Ф.В.Витачекка тапшырырга мәҗбүр була[7].

«Сугышка өч-дүрт ай калганда, Генрих Литинскийдан "Шүрәле" балетын оркестрга салу турында миңа мөрәҗәгать җиткерелә. Сугыш башланганчы, эшнең яртысы тәмамланган иде инде, ә аннары миңа эвакуация вакытында Казанга килергә насыйп булгач, мин аны тәмамладым. Казанда 1941 елның көзеннән 1942 елның көзенә кадәр булдым. 1942 елның көзендә, партитураны тәмамлап, Татар опера һәм балет театрына тапшырдым. Ничек кенә аяныч булмасын, әмма миңа бер мәртәбә дә Фәрит Яруллинны күрергә язмаган иде, аның вәкиле булып Генрих Литинский хезмәт итте. Ул миңа бик тә булышты, әсәр сурәтләрен бәян итте, кайсы уен коралының кайсы җирдә кулланырга тиешлеген аңлатты. Хәтеремдә калганча, мин тулысынча төгәлләнгән әсәрне, һичбер нәрсәне үзгәртмичә, оркестрга салдым»[7], — Фабий Витачек, "Шүрәле" балеты инструментламәсенең беренче авторы.

Репетицияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Декадага әзерләнү эшен күзәтүче куратор итеп Генрих Литинский куела[3]. Татар опера һәм балет театрында артистлар җитмәү сәбәпле, Казанга Мәскәү "Бию утравы" (рус. "Остров танца") хореография театры төркеме һәм Ленинград, Мәскәү шәһәрләренең мәшһүр балет артистлары чакырыла[3]. Татар опера һәм балет театры төркеме 25 кешедән 90 кешегә кадәр үсә[3]. 1941 елның 7 июлендә балетның генераль репетициясе уза. Ильяс Әүхәдиев оркестрны җитәкли, Е. М. Мандельберг сәхнә декорацияләрен әзерли, баш балетмейстер булып Л. В. Якобсон куела.

Сөембикә партиясе К. В. Рыхлова өчен исәпләнә, әмма Н. Балтачеева тарафыннан башкарыла, Былтыр партиясе Н. Д. Суворов өчен исәпләнә, ләкин Г. Кумысников тарафыннан башкарыла, Шүрәле - Б. Ш. Әхтәмов.[5][8]

Беренче куелыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Шүрәле" балетының афишасы,1953 елның гыйнвары.

Сугыш башлану белән, Гай Таһиров урман кисү эшенә җибәрелә, ныгытмалар төзи, Фәрит Яруллин фронтка озатыла[3]. Генрих Литинский, күп көч сарыф итсә дә, үзенең шәкертен сугыш кырыннан тыл хезмәтенә күчерә алмый[3]. Гай Таһиров төрле хезмәтләргә җибәрелгән чакта, хәрби госпитальләрдән артистлар туплый, төрле өлкәләрдә халык бию-йолаларын, милли киемнәрен өйрәнә[3]. 1944 елда, сугыш кырында Фәрит Яруллин җан бирүеннән бер ел узгач, Гай Таһиров балет куюны тергезергә мөмкинлек таба. Беренче, икенче пәрдәләрне кую өчен Мәскәүнең Зур театрыннан Леонид Жуков чакырыла[3].

Төп үзгәрешләр икенче пәрдәдәге дүрт күренешне урыннары белән алмаштыруда тора. Икенче пәрдәнең дүрт күренешен 1-2-3-4 урынына 1-4-2-3 тәртибендә урнаштыралар һәм 4-2-3 күренешләрне бергәләштерәләр. Нәтиҗәдә, икенче пәрдәдә Фәрит Яруллин язган 4 күренеш урынына ике күренеш кенә кала: беренче күренеш һәм берләштерелгән 4-2-3 күренешләр[9].

Яңа төркем көчләре белән 1945 елның 12 мартында Татар опера һәм балет театрында балетның беренче куелыша урын ала[5]. Балет зур уңыш казана һәм Л.В.Якобсон яңа куелыш булдырырга ниятли[8].

Сугыш кырында һәлак булган Фәрит Яруллин 1958 елда беренчәләрдән Тукай премиясе белән бүләкләнә (вафатыннан соң)[1].

Киров театры куелышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Шүрәле" ("Гали батыр") балетының куелышы, Ленинград Киров театры, 1950-еллар.

1950 елның 28 маенда Леонид Якобсон үз төзәтмәләрен кертә, милли балеттан героик балет булдыра һәм Ленинград С.М.Киров исемендәге театрда сәхнәләштерә[8]. Леонид Якобсон балетның исемен "Гали батыр" (рус. Али-батыр) дип үзгәргә һәм рус классик балетына якынайта. Мәскәү композиторлары В. А. Власов и В. Г. Фере Леонид Якобсонның клавиры буенча балетны яңача оркестрга салалар[3]. Бу куелыш иң югары дәрәҗәдәге дан яулый. Бу куелыш өчен Леонид Якобсон һәм төп рольләрне башкарган артистлар 1951 елда икенче дәрәҗәдәге Сталин премиясе белән бүләкләнә[10].

Алдагы куелышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950 еллардан "Шүрәле" балеты төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә куела һәм зур уңышлар казана: спектакль Мәскәүнең Зур театрында, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкәнт, Алматы, Дүшәмбе, Уфа, Чиләбе, Сарытау, Горький, Улан-Удэ, Новосибирск шәһәрләрендә, Болгария, Румыния, Чехословакия, Польша, ГДР, Албания, Монголия илләрендә тамашачы тарафыннан зур бәягә лаек була[5]. 1971 елда Киров театрында яңартып куела һәм 1980 елда "Урман әкияте" исеме астында экранлаштырыла[8].

Каһарманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исем Тасвирлама
Шүрәле урманда яши торган, йонлач тәнле мөгезле җан иясе (татар фольклор персонажы)
Былтыр әкият батыры
Сөембикә кош-кыз, фольклор персонажы
Былтырның атасы авыл кешесе
Былтырның анасы авыл кешесе
Таз татар-башкорт халык иҗатында хәйләкәрлеге, тапкырлыгы һәм алдакчылыгы белән билгеле булган персонаж
Шайтан татар мифологиясендә җир өстенә яманлык, явызлык таратучы яман көч
Убырлы карчык татар мифологиясендә җир өстенә яманлык, явызлык таратучы
Җеннәр, шүрәлеләр, кош-кызлар, яучылар, димчеләр, авыл егетләре, кызлары һәм балалары, кунаклар.

Эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче пәрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кара урманның кечкенә аланында, бер агачның куышында Шүрәле яши. Бер көнне Былтыр исемле авыл егете урманга утын артыннан юл тота. Давыл чыга, Былтырны аягыннан бәреп төшерә, һәм агачлар егетнең юлын каплый. Агачка менсә, ни күзе белән күрсен: шүрәлеләр, җеннәр үзләренең бәйрәмен башлыйлар. Ни күзе белән күрсен, Убырлы карчык килүе белән, Шайтанга кушылып биюен башлый. Кояш нурларының балкышы бу тантаның ахырын билгелиләр.

Былтыр күл ягына күз сала, һәм очып килгән сихерле кош-кызлар төркемен күрә. Кош-кызлар һәм аларның иң чибәре - Сөембикә - канатларын ярда калдырып, күлдә коеналар. Судан чыккач, кызлар янәдән, канатларын эләктереп, күккә очып китәләр. Әмма Сөембикә үз канатларын таба алмый, һәм аның канатларын качырган Шүрәле гаҗиз Сөембикәне үз кулларына эләктерә. Былтыр кызга ярдәмгә килә һәм урман иясе белән көрәшергә тотына. Озаклаган сугыш-тартыштан соң, егет Шүрәленең бармакларын хәйлә белән агачка кыса һәм җиңә. Былтыр Сөембикәгә бакса, аның йоклап ятканын күрә һәм, бу куркыныч җирдән коткару теләге белән, кызны кулларында урманнан алып чыга.

Икенче пәрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында "Шүрәле балеты куелышы, икенче пәрдә, 2000-еллар
"Шүрәле" балеты, икенче пәрдә.

Беренче күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл. Балалар уйный һәм күңел ача, карт-коры шуны күзәтеп утыра. Шул вакытта авылга Былтыр белән Сөембикә керәләр. Курай аһәңнәре уйный башлый. Күкләрдә торналарны күреп, Сөембикә моңсулана башлый. Очып китү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгәнен тагын бер кар төшенеп, Сөембикә күңелен кайгы баса.

Икенче күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакыт уза, авыл Былтыр белән Сөембикәнең туена әзерләнә. Яшьләр, балалар, карт-корылар күңел ачалар, Былтыр белән Сөембикәне котлыйлар. Былтыр белән Сөембикәнең татар халкы йолалары буенча туйның беренче өлеше башлана. Егетләр биюе, кияүне туйга әзерләү.

Өченче күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Былтыр һәм Сөембикә туеның икенче өлеше. Кызлар биюе һәм кәләшне туйга әзерләү.

Дүртенче күренеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һич көтелмәгәндә шук һәм шаян Таз, өстенә үзенчәлекле кием салып, Шүрәле булып кылана. Чын Шүрәленең авылга керүенә беркем дә игътибар салмый. Форсаттан файдаланып, чын Шүрәле Сөембикәгә аның урланган канатларын суза. Былтырны калдыру авыр булса да, Сөембикә, канатларын алып, күккә омтыла. Әмма Шүрәленең ишарәсе белән кара кошлар Сөембикәне әйләндереп ала һәм урман иясенең өненә китерә.

Былтыр очып киткән кызны күреп ала һәм аның нәрсәгә юлыкканын төшенә. Кулына чырак алып шүрәлеләр ишләре артыннан куа китә.

Өченче пәрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөм караңгы урман. Шүрәле Сөембикә алдында үзен күрсәтергә тели. Кыйммәтле бүләкләр тоттыра, һәм җеннәр, шүрәлеләр бәйрәмен башлап җибәрә. Алтын сарайлар да, очып йөрүче аҗдаһалар да - барысы Сөембикәдә нәфрәт хисен генә уята. Шүрәленең җен ачулары чыга һәм Сөембикәне җазага бирәм дип куркыта. Әмма шул чакны бер кара кош Шүрәлене Былтыр килүе турында хәбәр итә. Егет аланга килеп җитә һәм җеннәр, шүрәлеләр аңа ташланалар. Былтыр үзенең чырагы белән урманны яндырырга мәҗбүр була. Утта Шүрәле һәм аның иярченнәре җан бирәләр.

Хәзер Сөембикә азат булуына беркем дә янамый, әмма канатлы кош-кыз, күктә бер әйләнә дә, кире Былтыр янына кайта. Кыз үз канатларын сындыра да, Былтыр белән калырга ниятли. Ике сөйгән ярның берләшүе янган урманны терелтә һәм язларда сыман яфраклар чыга, чәчәкләр ата башлый.

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике дөньяның - кеше һәм тылсымлы җан ияләре дөньясының - керешеп килүе балет драматургиясенең асылында ята. Балет музыкасында шулай ук ике сфера күзәтелә. Беренче сфера халык музыкасы һәм назыйрәләрдән гыйбарәт булса, икенче сфера Ауропа классик музыкасының алынмаларына нигезләнә, әмма татар халык музыкасы белән тулысынча элемтәсен югалтмый[11]. Тылсымлы җан ияләре сферасы озын моңлы көйләрдән мәхрүм булса да, күптөрле яңгыраш-аһәңнәргә һәм шуннан гыйбарәт үзенчәлекле тембр төсмерләренә ия[11].

Беренче пәрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балетның баш каһарманнары - Шүрәле, Былтыр, Сөембикә образлары - махсус лейтмотивлар белән бәйләнгән[12]. Өч баш каһарманның Беренче пәрдәдә махсус номерларда тасвирлары бирелә: "Былтыр чыгышы", "Шүрәле уяна", "Сөембикә балладасы". Былтыр, Сөембикә һәм Шүрәле мотивлары асылында пентатоник шәкеленнән гыйбарәт[12].

Икенче пәрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче пәрдә авыл күренешләренә бай. Шул җәһәттән аның музыкасында фольклор алынмалары бик тә еш кулланыла, хәтта татар туй йоласы да тирән сурәтләнә[13]. Малайлар биюе татар халык "Түтүрүш" көенә нигезләнсә, кызларның "Яулык биюе"нең асылында "Тәфтиләү" көе[13].

Өченче пәрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче пәрдәдә Соңгы адажио аеруча игътибар җәлеп итә. Тыныч мәхәббәт бәхете якты моң белән үрелеп килгән дулкында, үткән фаҗигале кульминацияләрдән соң, бу номер балетны тәмамлый[14].

Балет музыкасының эшкәртмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балет музыкасы концертларда төрле ансамбльләр, фортепиано һ.б. уен кораллары башкаруында даими рәвештә яңгырый. Балет музыкасы концерт залларында симфоник сюита шәкелендә дә урын алган.

Татарстан Милли китапханәсендә Фуат Мансуров җитәкчелегендә Мәскәүнең Зур театр оркестры тарафыннан башкарылган "Шүрәле" музыкасыннан сюита аудиоязмасы саклана[15]. Шунда ук Казан консерваториясе доценты Земфира Мөштәри тарафыннан ике фортепиано өчен язылган эшкәртмә ноталары һәм Рем Урасин тарафыннан фортепиано соло өчен язылган өч номерның концерт варианты ноталары саклана[16][17]. 1966 елда балетның кечкенә өлеше Марс Макаров тарафыннан эшкәртелә һәм Татарстан китап нәшриятының җыентыгында дөнья күрә[18]. Әлфия Бурнашева кайбер балет күренешләрен ике фортепиано өчен эшкәртә, һәм аларның икесе 1987 елда Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматияның икенче кисәгендә бастырыла[19].

Балет музыкасы рус халык уен кораллары оркестры, баян, фортепиано, скрипка һ.б. башка төрле уен кораллары һәм ансамбльләре өчен төрле елларда эшкәртелә.

Балет клавиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елда "Музыка" нәшрияте балетның В.Власов-В.Фере редакциясен клавир шәкелендә бастырып чыгара[9]. Төп нөсхәсенең басмада булмавы балетка Фәрит Яруллин керткән өлеше турында бәхәсләр тудыра. Луиза Батыр-Болгари балетның ике сакланып калган тулы чыганагына нигезләнеп, 1987 елда балетның Фәрит Яруллин үзе иҗат иткән юрамасын бастыруга ирешә. Беренче чыганак - Гай Таһировта сакланып калган тулы автор клавиры, икенче чыгынак - Ф.В. Витачек тарафыннан Татар опера һәм балет театрына тапшырылган партитура[9]. Луиза Батыр-Болгариның А.А. Алмазова катнашында клавирның төп нөсхәсен нәшер итү балет клавирының Фәрит Яруллин тарафыннан тулысынча иҗат ителүен бәхәссез исбатлый[9].

Балетның 1941 елгы редакция буенча күренешләре[20]
Пәрдәләр Күренешләр Татарча исем Русча исем
Беренче пәрдә Кереш Вступление
Былтыр Выход Былтыра
Давыл Буря
Шүрәле уяна.

Шүрәле һәм "Тылсым" вариациясе

Шурале просыпается.

Выход Шурале и вариация "Волшебство"

Җеннәр биюе Пляска джиннов
Пәриләр биюе Пляска ведьм
Утлы убыр биюе Пляска Огненной ведьмы
Шайтан биюе Пляска Шайтана
Җен-пәриләр һәм Шайтан биюе Общая пляска нечисти
Таң ату белән кошлар төшә Рассвет и прилет птиц
Кошлар белән Сөембикә биюе Танец птиц и Сююмбике (Вальс)
Кошлар кызларга әверелә Превращение птиц в девушек
Сөембикә вариациясе Вариация Сююмбике
Сөембикәнең икенче биюе Второй танец Сююмбике
Сөембикә адажиосы.

Сөембикә канатларын эзли

Адажио Сююмбике. Поиски крыльев
Сөембикә белән Шүрәле күренеше.

Җен-пәриләр белән Сөембикә адажиосы

Сцена Сююмбике и Шурале.

Адажио Сююмбике с нечистью

Шүрәле көлә. Былтыр һәм Шүрәле адажиосы Смех Шурале. Адажио Былтыра и Шурале
Шүрәле белән Былтыр көрәше Поединок Шурале и Былтыра
Сөембикә белән Былтыр күренеше Сцена Сююмбике и Былтыра
Шүрәле ачулана. Финал. Гнев Шурале. Финал
Икенче пәрдә Беренче күренеш Кереш Вступление
Балалар биюе Танец детей
Сөембикә белән Былтыр (Авылга кайту) Выход Былтыра и Сююмбике

(Возвращение в деревню)

Таң ата Рассвет
Икенче күренеш Егетләр биюе. Кияү киендерү Танец друзей. Наряжение жениха
Димче хатынның бүләк белән биюе Танец свахи с подарком
Былтыр кылана Красование Былтыра
Китү алдыннан Таз биюе (Таз һәм картлар) Танец Таза перед уходом (Таз и старики)
Былтыр дуслары белән бии Танец Былтыра с друзьями
Өченче күренеш Кызлар биюе. Кәләш киендерү Танец подруг. Наряжение невесты
Тазның бүләк белән биюе (Картлар кайтуы) Танец Таза с подарком (Приход стариков)
Сөембикәнең яулык белән биюе Танец Сююмбике с платком в окружение девушек
Дүртенче күренешкә күчү Переход к четвертой картине
Дүртенче күренеш Гомуми бию Общая пляска
Гайбәтче хатыннар Сплетницы
Кәләш Выход невесты
Кияү Выход жениха
Кәләшне эзләү Поиски невесты
Кәләшне табу Нашел невесту
Туй йөреше Свадебное шествие. Общее веселье
Таз белән димче хатын Таз и Сваха
Балалар биюе Детский танец
Кияүнең ике дусты Два шафера
Кызлар яулык белән Девушки с платком
Ике солист Две солистки
Табын (ир-атлар) Ход на пир (Мужчины)
Сөембикә Соло Сююмбике
Былтыр һәм Сөембикә дуэты Дуэт Былтыра и Сююмбике
Аучылар биюе Танец охотников
Киенеп-ясанганнар Ряженые
Шүрәле булып киенгән Таз белән кызлар уйный Игра девушек с Тазом, наряженным в Шурале
Исергән хатыннар. Мөәзин гайбәтчесе[21] Подвипившие мамки, тещи. Сплетница Муэдзина
Шүрәле белән күренеш Сцена Шурале
Исергән Таз белән Димче хатын[22] Подвыпившие Таз и Сваха
Сөембикә белән кызлар Сююмбике и девушки
Исергән ир кеше мичкә белән[23] Пьяный мужичок с бочонком
Дүрт исергән карт биюе[24] Пляска четырех подвыпивших стариков
Сөембикә белән Шүрәле күренеше Сцена Сююмбике и Шурале
Сөембикә, Шүрәле һәм Былтыр

(Финаль күренеш)

Сююмбике, Шурале и Былтыр

(Финальная сцена)

Өченче пәрдә Кереш (Вальс ля-минор) Вступление (Вальс ля-минор)
Җен-пәриләр йөреше Шествие нечисти
Шүрәле адажиосы Адажио Шурале
Янгын Пожар
Финаль адажио Финальное Адажио
Кошлар кайта (Вальс до-мажор) Прилет птиц (Вальс до-мажор)
Элегия Элегия

Куелышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче куелыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның Татар опера һәм балет театрында 1945 елның 12 апрелендә урын алган[5][25]:

Дирижер Ильяс Әүхәдиев
Либретто Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон
Балетмейстерлар Гай Таһиров, Леонид Жуков
Рәссам Пётр Сперанский
Сөембикә ролендә А. Ф. Гацулина
Былтыр ролендә Барый Әхтәмов
Шүрәле ролендә В. Романюк
Оркестрга салу Ф.В.Витачек

Киров театры куелышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ленинград шәһәренең С.М.Киров исемендәге дәүләт театрында 3 пәрдәдә һәм 4 күренештә 1950 елның 8 майенда "Гали батыр" исеме астында сәхнәләштерелә[8]:

Дирижер П. Э. Фельдт
Либретто Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон
Балетмейстерлар Леонид Якобсон
Рәссам А. И. Птушко. Л. И. Мильчин, И. П. Иванов-Вано
Сөембикә ролендә Н. М. Дудинская
Гали батыр ролендә А. А. Макаров
Шүрәле ролендә И. Д. Бельский
Оркестрга салу В. А. Власов һәм В. Г. Фере

Язмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аудиоязмалар[26]
Ел Оешма Дирижёр Солистлар Нәшрият һәм каталог номеры Редакция авторы Искәрмәләр
1976 Мәскәү Зур театр оркестры Фоат Мансуров Ю. Реентович (скрипка); П. Тарасевич (скрипка); Л. Вайнрот (виолончель) «Мелодия», ГОСТ 5289-68-76 (1976) Фоат Мансуров (?) Сюита:
  • Кереш
  • Шүрәле һәм "Тылсым" вариациясе
  • Сөембикә балладасы
  • Сөембикә вариациясе
  • Сөембикә
  • Финаль күренеш


Фильмография[27]
Исем Ел Режиссёр Тавышландыру Актерлар Рәссамнар Җитештерүче Редакция авторы Искәрмәләр
Урман әкияте (рус. Лесная сказка') 1980 Леонид Якобсон, Олег Рябоконь Николай Мартон Сөембикә — Татьяна Терехова, Гали батыр — Вадим Бударин, Шүрәле — Николай Остальцов, Утлы убыр — Алиса Строгая,

Шайтан — Армен Мирзоян, Димче хатын — Н.Звонарева, Димче карт — Б.Клемин.

Лариса Луконина, Вера Зелинская Лентелефильм Леонид Якобсон Фильм турында мәкалә

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Яруллин Фәрит Заһидулла улы gabdullatukay.ru
  2. 2,0 2,1 Опера һәм балет театры tatarica.org
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 Как «Шурале» покорил казанскую сцену protatarstan.ru
  4. Беренче милли балетыбыз (Гай Таһиров) 2020 елның 27 гыйнвар көнендә архивланган. kitaphane.tatarstan.ru
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 “Шүрәле”гә 70 ел madanizhomga.ru
  6. Алмазова Аида. Фәрит Яруллин һәм аның даирәсе // . — Казан: Идел-пресс, 2015 №3. — Б. 130-139.
  7. 7,0 7,1 Алмазова А. Фарид Яруллин и его балет «Шурале». Неизученные страницы жизни и творчества(үле сылтама) // Евразийский журнальный портал. promegalit.ru
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Энциклопедия "Русский балет" niv.ru
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Батыркаева Л. Предисловие // . — Казань: Татарское книжное издательство, 1987. — P. 8-9.
  10. Леонид Вениаминович Якобсон belcanto.ru
  11. 11,0 11,1 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - Б.226.
  12. 12,0 12,1 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - 229-231 б.
  13. 13,0 13,1 Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - Б.234.
  14. Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - Б.235.
  15. Яруллин Ф. - Шурале rsl.ru
  16. Яруллин, Фарид Загидуллович rsl.ru
  17. Яруллин Ф.З. / конц. транскр. для фп., [сост. и предисл.] Р. Урасина. — Казань: Казан. гос. консерватория, 2003. — 20 б.
  18. Макаров М.А. Пьесы для баяна [и ансамбля баянов]. - Казань : Таткнигоиздат, 1966. - 43 с.
  19. Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. — Т. 2. — Б. 171-187. — 241 б. — 3000 экз.
  20. / Луиза Батыркаева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1987. — P. 8-9.
  21. Номерлар атамаларында урын тапкан кешеләрнең "исергән" халәте балетның музыкасында чагылыш тапмаган
  22. Номерлар атамаларында урын тапкан кешеләрнең "исергән" халәте балетның музыкасында чагылыш тапмаган
  23. Номерлар атамаларында урын тапкан кешеләрнең "исергән" халәте балетның музыкасында чагылыш тапмаган
  24. Номерлар атамаларында урын тапкан кешеләрнең "исергән" халәте балетның музыкасында чагылыш тапмаган
  25. Балетная энциклопедия ballet-enc.ru
  26. Яруллин, Ф. - Шурале [Звукозапись : фрагм. из балета] (ru). июнь 23, 2020 тикшерелгән.
  27. Лесная сказка (1980) (ru). июнь 15, 2020 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ноталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар фортепиано музыкасы буенча хрестоматия / Э.Әхмәтова, Л.Батыр-Болгари, Е.Соколова, В.Спиридонова, К.Шашкина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987. — Т. 2. — Б. 171-187. — 241 б. — 3000 экз.
  • Яруллин Ф.З. / Концертная обработ. для скрипки и ф.-п. К. Байбурова. — Казань: Таткнигоиздат, 1962. - 19, [6] с., 1962. — 19 б.
  • Яруллин Ф.З. Балет в 3-х д. с прил. отд. номеров / Редакция, обработ., инструм. и предисл. В. Власова и В. Фере; Либретто А. Файзи и Л. Якобсона по одноименной поэме Г. Тукая. — Москва: Музыка, 1971. — 263 б.
  • Яруллин Ф.З. / Исполн. ред. Ф. Хасановой. — Москва: Сов. композитор, 1984. — 31 б.
  • Яруллин Ф.З. / конц. транскр. для фп., [сост. и предисл.] Р. Урасина. — Казань: Казан. гос. консерватория, 2003. — 20 б.
  • Яруллин Ф.З. / обраб. для духовых инструментов и фортепиано, [сост. и предисл.] А. Абдуллиной. — Казань: Казанская гос. консерватория (акад.) им. Н. Г. Жиганова, 2014. — 67 б.
  • Яруллин Ф.З. / свобод. обраб. для 2 фп., [сост. и предисл.] З. Муштари. — Казань: Казан. гос. консерватория (акад.) им. Н.Г. Жиганова, 2007. — 17 б. — ISBN 5-85401-075-5.
  • Яруллин Ф.З. / облегченное переложение для фортепиано в 4 руки Г. Г. Варшавской ; рекомендовано… в качестве учебного пособия… для учащихся хореогр. училища и учеников детских школ искусств. — Казань: Казанская гос. консерватория, 2011. — 49 б.
  • Яруллин Ф.З. / Либр. А. Файзи и Л. Якобсона; Редкол. М.Н. Нигмедзянов и др.; Клавир восстановлен и подгот. к печати Луизой Батыркаевой; Лит. ред. К. Миннибаев; Предисл. Л. Батыркаевой; Вступ. ст. М. Нигмедзянова; Послесл. В. Горшкова. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1987. — 255 б.
  • Яруллин Ф.З. / Р. Шакиров [перелож.] ; М. Нигмедзянов [предисл.] ; А. Петров, А. Фролов [послесл.]. — Москва: Композитор, 2005. — 19 б.