Әхмәт Шәех

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәт Шәех latin yazuında])
(Шәех Әхмәт битеннән юнәлтелде)
Әхмәт Шәех
Олы Урда ханы
Туган XV гасыр
Үлгән 1528
Әти Әхмәт хан

Әхмәт Шәех (1528 елда вафат) — Алтын Урданың соңгы ханы, Әхмәт хан улы.

Аның күтәрелеп китүенең сәбәбе булып, зур ихтимал, атасы Әхмәт ханның үлеменнән соң бәкләрибәк Тимур мангытның далада ханның олы уллары Мортаза һәм Сәет-Әхмәтне табуы һәм алар белән Кырымга качып китүе тора. Кырым ханы Миңлегәрәй I качакларны бик теләп каршы ала, ләкин аларга карата мөнәсәбәте кунакларча булмый. Ул аларны тоткыннары дип исәпли.

Әхмәт ханны бергәләп үтергән Себер ханы Ибак һәм нугай морзалары Муса һәм Ямгучи Сарайда хакимиятне үз кулларына алырга омтылмыйлар. Аларның урда аксөякләре арасында җитәрлек абруйлары булмый. Нәтиҗәдә хакимият бушлыгы барлыкка килә һәм хан буларак хан булырга лаеклы бердәнбер дәгъвачы Әхмәт Шәех игълан ителә. Бу хәл 1481 елның ахырында яки 1482 елның башында була.