Шәйхулла Алкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәйхулла Алкин latin yazuında])
Шәйхулла Сибгатулла улы Алкин
Туу датасы: 15 август 1893(1893-08-15)
Туу урыны: Иске Чәчкаб, Зөя өязе, Казан губернасы
Үлем датасы: 7 февраль 1922(1922-02-07) (28 яшь)
Үлем урыны: Ырынбур, Ырынбур губернасы
Ватандашлык: Россия Империясе
Эшчәнлек төре: иҗтимагый эшлекле, язучы
Иҗат итү теле: татар
Яшәү җире Татар урамы[d], Тум[1]

Шәйхулла Сибгатулла улы Алкин — сәяси һәм иҗтимагый эшлекле каләм иясе, язучы.[2]

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхулла Алкин 1893 елның 15 августында Казан губернасы Зөя өязе Иске Чәчкаб авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Атасы — Сибгатулла Алкин. Бабасы — иҗтимагый эшлекле Габделлатыйф Алкин. 1905 елда Казанда җәдиди мәдрәсә, аннары, 1913 елда, Казанда сәүдә училищесын тәмамлый. Казанда яшәгән чорда Шәйхулла Алкин татар периодик матбугаты белән хезмәттәшлек итә башлый.[3]

19131918 елларда Мәскәүдә сәүдә эшләре институтында укый. Мәскәүдә укыган чорда Шәйхулла Алкин иҗтимагый тормыштан читтә калмый. Бу елларда коммерция институты каршында «Студент-мөселманнарга узара ярдәмләшү» түгәрәге оештырыла, идарә рәисе итеп Шәйхулла Алкин сайлана.[3]

Сәүдә белән шөгыльләнә, февраль революциясе чорлары аның язмышын бөтенләй икенче якка борып җибәрә. Ул татар халкының мөстәкыйль дәүләтчелеге өчен көрәшүчеләр сафына баса. Мөселманнарның Беренче Бөтенрусия съездына (1917 ел, 1–11 май), Икенче съездына (1917 ел, 16 июль-2 август) катнаша. Ш. Алкин — Уфада үткән Милләт мәҗлесендә (1917 ел, 22 ноябрь — 1918 ел, 11 январь) депутат. Монда аңа финанс министры вазифасы (Малия Назарате рәисе) йөкләнә.

Шәйхулла Алкин Октябрь революциясен кабул итми. 1917 елның август аенда Шәйхулла Алкин башка коллегия әгзалары белән Милләт Мәжлесе чакыруын оештыру эшләрендә катнашу өчен Уфага күчеп китә.

1918 елның көзендә Уфа каласы Советлар кулына күчкәч Томск шәһәренә күчеп китә дип уйланыла.[2] Шәйхулла Алкинның шәхси эшендә 1920 елның 14 августы белән даталанган тарихи документ сакланып калган. Ул үтенечтә Шәйхулла Алкин Томск университетына күчер өчен имтиханнар тапшыру турында кайбер документлар сорап яза.[3]

Шәйхулла Алкинның Уфадан киткәннән соңгы тормышы ачыкланмаган. «Татарстан хәбәрләре» (Хисап урынында, 1922 ел, 7 февраль) исемле мәкаләсендә Галимҗан Ибраһимов болай ди:

« Казанлы язучылардан Шәйхулла Алкин язмышы фаҗига белән бетте. Чех, Колчак артыннан байтак өстерәлеп, ахырда Ырынбурга кайтып, үзен-үзе атып үтергән имеш. »

Шуннан башка мәгълүмат юк.

Иҗат эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ш. Алкинның иҗат эшчәнлеге 1913 елларда башлана. «Ил» газетасында иҗтимагый эчтәлекле мәкаләләре белән катнаша. Балалар әдәбиятына да үзенең өлешен кертә. Бу өлкәдәге әсәрләре «Ак юл» журналының 1914 елгы саннарында теркәлеп калган.

Ул үзенең иҗатын ике юнәлештә алып барырга планлаштыра. Беренчесе — фәннилеккә тартым мәкаләләр: «Башкортлар җыены», «Агачлар, үләннәр дөньяда ничек тереклек итәләр». Икенчесе хикәяләре: «Үрдәкләр», «Мескен песнәк», «Хәнҗәр».

Хикәяләрендә Ш. Алкин табигатьтәге җан ияләре белән кешеләр язмышы арасында уртаклыклар таба. Табигатьтәге җан ияләренең дә кешеләрнеке шикелле язмышлары бар. Автор бу язмышларның фаҗигале якларын күрсәтергә алына.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Балалар күңеле. Казан, 1921.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]