Шәрига Таһирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәрига Taһирова

Тулы исеме Шәрига Гази кызы Таһирова
Һөнәре язучы
Туу датасы 28 октябрь 1922(1922-10-28)
Туу җире Кара Чишмә, Чирмешән районы, Татарстан
Ватандашлыгы Русия
Милләте татар
Үлем датасы 31 декабрь 2008(2008-12-31) (86 яшь)

Шәрига Гази кызы Таһировататар язучысы.

Шәрига Таһирова 1922 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Чирмешән районы Кара Чишмә авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне, Бөгелмә педагогия училищесын, аннан читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1979 елдан Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итә. «Саубуллашу», «Чаллы гүзәле», «Назлы яр», «Кичке диңгез» и «Зәңгәр алка» һәм башка бик күп популяр җырлар авторы. Беренче «Җырларым» дип аталган шигырьләр җыентыгы 1998 елда дөнья күрә.

2008 елның 31 декабрендә вафат булды.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • "Ләйсән" — моңлы бишегебез. Әдәби җыентык. Чаллы, 2009.

Искәрмәләр[үзгәртү]