Ык елгасы
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Ык | |
|---|---|
| Iq | |
| Характеристикасы | |
| Озынлыгы | 436 км |
| Бассейн мәйданы | 14990 км² |
| Су чыгымы күләме | 3610 м³/с |
| Елга башы | Башкортстан |
| Елга тамагы | Кама елгасы |
| Аккан территорияләр | Татарстан, Башкортстан |
Ык елгасы (лат. тат. Iq, рус. Ик), Каманың сул кушылдыгы. Башкортстан Республикасында башлана, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгын кисеп үтә, елга тамагы Минзәлә районының Бикбул авылыннан көнчыгыштарак. Озынлыгы 436 км (Татарстанда 120 км), бассейнының мәйданы 14990 км². Төп кушылдыклары Татарстан территориясендә: Югары Кандыз, Кандыз, Дим, Түмбәрле, Баулы, Эстәрле, Мәлле елгалары. Су чыгымы күләме Нагайбәк авылы (Башкортстан) янында 3610 м³/с (1947), суының иң аз вакытындагы минеральләшүе 700—1000 мг/л дан 6000 мг/л га кадәр. Су агышы үзгәртелгән. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).
|
|
|---|
| Кушылдыклар: Вишера • Мулянка • Чусовая • Агыйдел • Иж • Ык • Туйма • Чишмә • Зәй • Нократ • Мишә Сусаклагычлар: Кама • Воткинск • Түбән Кама • Куйбышев |