Ыру (биология)
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Ыру (лат. genus) - биологиядә: гаиләдән һәм трибадан түбәнрәк, төрдән биегрәк таксон. Бинар нуменкулатурада латин хайванның исемендә беренче урында тора, зур хәрефтән языла: Cervus eldii - болан-лира. Ырулар исемнәрендә омонимия рөхсәт ителми.
Ыру Линней классификациясендә бар.
Күплеге буенча ырулар 3 төркемгә бүленә:
- политип ыру - күп төрләр керсә;
- олиготип ыру - аз төрләр тотса;
- монохет ыру - бер төр керсә.
Гибрид ыру - ике һәм күбрәк ырудан ясаган гибридларның ырулары. × тамгасы белән белдерелә. Кыскартылган һәм бер-берсенә кушкан ырулар исемнәреннән (×Amarine [= Amaryllis × Nerine]) яки фамилияләрдән, фамилиягә -ara кушымчасы кушуыннан (×Vuylstekeara [= Cochlioda × Miltonia × Odontoglossum], Charles Vuylstekе белән теркәләнгән) ясала.
[үзгәртү] Чыганаклар
|
|
||
|---|---|---|
| Домен - Domain > Патшалык - Regnum > Тип - Phylum, Divisio > Сыйныф - Classis > Тәртип - Ordo > Гаилә - Familia > Триба - Tribus > Ыру - Genus > Төр - Species | ||