Ырынбур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

шәһәр (1780 елдан)
Ырынбур
Байрак Герб
Байрак
Герб
Ил Русия
Республика Ырынбур өлкәсе
Шәһәр округы Ырынбур
Координаталар 51°46′00″т.к. 55°06′00″кч.о. / (G)
Нигезләнде 1743
Беренче телгә алу 1735
Элеккеге исемнәр 19381957 елларда: Чкалов
Мәйдан 259 км²
Мәркәз биеклеге 110 м
Халык саны 546 987 кеше (2010)
UTC UTC+6
Телефон коды +7 3532
Почта индексы 460000—460056
Рәсми сайт http://orenburg.ru/ (рус.)
Ырынбур (Русия)
Red pog.png
Ырынбур (Ырынбур өлкәсе)
Red pog.png

Ырынбур (рус. Оренбург, каз. Орынбор) (19381957 елларда Чкалов) – Русиядәге шәһәр, Ырынбур өлкәсенең үзәге. Урал елгасында урнашкан.

Халык саны — 546 987 кеше (2010).

Тарих[үзгәртү]

Атама тарихы[үзгәртү]

Шәһәр Ырынбур исеме белән төзелә, ә 1938-1957 елларда атаклы совет очучысы Валерий Чкалов хөрмәтенә Чкалов исемен йөртә, гәрчә аның Ырынбурга бер катнашы булмаса да.

Физик-географик тасвирлама[үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү]

Шәһәр Җаек елгасы буенда, аңа Сакмар елгасы кушылган урында, Мәскәүдән 1468 чакрым ераклыкта урнашкан.

Ырынбур тулысынча Аурупада урнашкан. Җаек елгасы аша җәүле күпердә Аурупа һәм Азия арасында чикнең тарихи билгесе тора. Ләкин бу чик Халыкара географик берлек тарафыннан 1959 елдан бирле танылмый, чөнки чынлыкта Аурупа-Азия чикләре Урал таулары, Мугоҗарлар һәм Эмба елгасы аша үтә. Шул сәбәпле, Ырынбур тулысынча Аурупа шәһәре булып санала.

Ырынбурдан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)[1]
Самара ~ 410 км
Сембер ~ 626 км
Мәскәү ~ 1432 км
Санкт-Петербург ~ 2151 км
Уфа ~ 353 км
Казан ~ 718 км
Екатеринбург ~ 848 км
Пермь ~ 875 км
Магнитогорск ~ 453 км
Чиләбе ~ 729 км
Уральск ~ 278 км
Сарытау ~ 725 км
Киев ~ 1963 км.
Роза ветров
Орски ~ 273 км
Астана ~ 1456 км
Әстерхан ~ 1073 км
Сочи ~ 2076 км
Тоз-Түбә ~ 75 км Актүбә ~ 247 км
Ташкент ~ 1868 км
Алма-Ата ~ 2373 км

Сәгать поясы[үзгәртү]

Ырынбур UTC дан +6 сәгатькә (UTC+6) һәм Казан вакытыннан +2 сәгатькә аерылучы сәгать поясында урнашкан.

Климат[үзгәртү]

Ырынбурның климаты – кискен-континенталь. Җәй җылы: елның биш аенда уртача көн температурасы 20 °C; кыш салкынча, иң зур кар катламы февральда күзәтелә (26 см). Бер елда аяз, болытлы һәм сүрән-салынкы көннәр саны тиңдәшле рәвештә – 162, 160 һәм 43.

Ырынбурның бер елга уртача климатик күрсәткечләре:

Ырынбур климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,7 5,8 18,9 31,3 36,5 39,8 43,2 40,9 38 27 19,2 8,1 43,2
Уртача максимум, °C −9,1 −8,2 −1,7 12,9 22,3 27,3 28,8 26,8 20,2 10,2 −0,5 −5,8 10,4
Уртача температура, °C −13 −12,7 −6,1 7 15,3 20,5 22,1 19,8 13,6 5,2 −3,7 −9,3 5
Уртача минимум, °C −17 −17 −10,2 1,8 8,3 13,7 15,6 13,2 7,7 1 −6,7 −12,9 −0,1
Абсолют минимум, °C −43,2 −40,1 −36,8 −26 −5,7 −0,7 4,9 −0,9 −5,3 −19,8 −35,7 −39,2 −43,2
Чыганак: Һава торышы һәм климат

Тарих[үзгәртү]

1735 елда Ырынбур экспедициясе нигезендә Орь елгасының тамагында Ырынбур (Оренбург) ныгытмасы корыла башлый. Әмма бу урын кала өчен яраксыз дип табыла. Каланы Җаек буендагы Кызыл тау янына күчереп карыйлар. Бу урын да кала өчен уңышсыз булып чыга.

1742 елда тәүге урынынан 300 км ераклыкта, Җаек елгасы буенда, хәзерге Ырынбур каласына нигез салына. Орь елгасы тамагындагы Ырынбур ныгытмасының исеме монда күчеп килә. Борыңгы урындагы калган каланы Орск дип атыйлар.

Шулай итеп, Ырынбур атамасы Орь елгаһының исеменән һәм алманча «бург» (кала) сүзенән алынган.

Халык[үзгәртү]

1811[2] 1840[2] 1856[2] 1863[2] 1897[2] 1913[2] 1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
~5 400 ~14 600 ~13 700 ~27 600 ~72 400 ~100 100 ~122 200 ~129 500 ~171 900 267 317 344 266 458 747 546 501 549 361 546 987

Милли состав (2002): руслар — 83,1%, татарлар — 7,9%, украиннар — 2,9%, казакълар — 1,3%, башкортлар — 1,0%.[9]

Административ бүленеш[үзгәртү]

Ырынбур 2 административ округка: Көньяк һәм Төньякка бүленгән.

Төньяк округ үзенә Сәнәгый һәм Дзержинск районнарын ала, ә Көньяк округ — Ленин һәм Үзәк районнарны. Төньяк округ составына 3 авыл торак пункты керә – Каргала һәм Самородов бистәләре, Кызыл калкулык һәм Күлләр авыллары.

Транспорт[үзгәртү]

Ырынбур – эре транспорт төене. Шәһәрдә Самарга, Орскига, Уральскига, Актүбәгә, Өфегә барган юллар киселешә. Поездлар Мәскәүгә, Екатринбургка, Өфегә, Самарга, Чиләбегә, Киевка, Адлерга, Ташкентка, Астанага, Бишкеккә йөри. Шәһәр яны электропоездары Новосергиевка, Акболак, Куандык, Сарыкташ, Сакмарга йөри. Шәһәр аша федераль юл Р239 (КазанЫрынбурАкболакКазакъстан) белән чиге үтә.
Шәһәрдә ике аэродром: Хәрби (Ырынбур-2, Төньяк) һәм Гагарин исемендәге аэропорт. Аэропортта «Ырынбур авилиняләре» (OrenAir) теркәлгән.

Шәһәр идарәсе[үзгәртү]

Башкарма хакимият[үзгәртү]

Ырынбурда башка хакимият башлыгы булып шәһәр администрациясе башлыгы тора. 2010 ел ахырыннан, шәһәр мэры һәм администрация башлыгы вазифалары аерылган.

Шәһәр мэры Юрий Мищеряков.

2010 елның 24 ноябрендә булган сайлаулардан һәм шул елның 26 ноябрендә имзаланган контракт нигезендә Ырынбур администрациясе башлыгы вазифасында Евгений Арапов эшли.

Канун чыгару хакимияте[үзгәртү]

Канун чыгару хакимиятен Ырынбур шәһәр шурасы башкара, аның рәисе Андрей Шевченко.

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]