Эбола бизгәге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эбола бизгәге latin yazuında])
Эбола вирусы вирионы микрографы

Эбола геморрагик бизгәге (ингл. Ebola haemorrhagic fever, EHF яки ингл. Ebola virus disease, EVD; лат. Ebola febris haemorrhagica) — кешеләр һәм башка имезүчеләрдә очрый торган авыру. Авыруның симптомнары вирус йоктырудан соң 2 көннән 3 атнага кадәр булган мөддәттә башлана. Гадәттә температура күтәрелүе, тамак авырту, мускуллар һәм баш авыртуы күзәтелә. Моннан соң косу, эч китү һәм аллергияләр, бавыр һәм бөер эшләвенең көчсезләнә төшүе күзтелә. Бу вакытта авыручыда эчке һәм тышкы кан йөгерүләре башлануы мөмкин.[1] Авыручылар гадәттә симптомнар башланганнан соң 6—16 көн мөддәттә, нигездә күп сыеклык югалту аркасында килеп чыккан түбән кан басымы сәбәпле үлә.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ebola virus disease Fact sheet N°103. World Health Organization (1 March 2014). 12 April 2014 тикшерелгән.
  2. Ruzek, edited by Sunit K. Singh, Daniel (2014). Viral hemorrhagic fevers. Boca Raton: CRC Press, Taylor & Francis Group. p. 444. ISBN 9781439884294. http://books.google.ca/books?id=l5MtJdDhie0C&pg=PA444.