Эвенк теле
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
| Эвенк теле |
|
|---|---|
| Илләр: | Рәсәй, Кытай, Монголия |
| Төбәкләр: | Рәсәйдә: Көнчыгыш Себер, Ерак Көнчыгыш; Кытайда: Эчке Монголия |
| Тел гаиләсе: | Алтай телләре гаиләсе
|
| Рәсми халәт | |
| Рәсми тел санала: | Эвенк муниципаль районы (Красноярск крае) |
| Проект:Телләр | |
Эвенк теле (эвенк. эвэды̄ турэ̄н) — эвенкларның теле, тунгус-манчжур телләргә керә. Рәсәйдә 1929 елдан латин әлифбасы, 1937 елдан кирил әлифбасы кертелә. Кытайда, Монголияда — латин һәм иске монгол әлифбалары.
Эвенк теле балалар бакчаларының әзерлек төркемнәрендә, башлангыч сыйныфларында, факультатив буларак 8 нче сыйныфка кадәр укытыла. Фән буларак Санкт-Петербург, Якутск, Хабаровск, Улан-Удэ, Игарка, Амурдагы Николаевск югары уку йортларында укытыла.
Аралашу теле буларак эвенк теле урта һәм олы яшьтәге эвенклар арасында кулланыла. «Эвэды ин» (Эвенк тормышы) рус-эвенк телле газета нәшер ителә.
Эчтәлек |
Хәзерге вәзгыять [үзгәртү]
1989 елгы җанисәп буенча, Русиядә 29 957 эвенк яши иде. Алар арасында эвенк телен туган тел дип 26,1 % кеше санады. Эвенк телендә 45,1 % кеше иркен сөйләшә алды. Хәзерге вакытта эвенк теле фәкать эвенклар күпләп яшәгән районнарда кулланыла.
Эвенк телендә өч сөйләш аерыла: төньяк, көньяк һәм көнчыгыш.
Әдәби тел 1930 елларда латин әлифбасы нигезендә язуны кертү белән бергә формалаша башлый. Ләкин хәзер дә әдәби тел нормалары тулысынча формалашмаган, диалекталь аерымлыклар күп.
Әлифба [үзгәртү]
Кирил әлифбасы нигезендә [үзгәртү]
Рәсәйдә хәзерге эвенк әлифбасында (1958 елдан) 34 хәреф бар:
| А а | Б б | В в | Г г | Д д | Е е | Ё ё | Ж ж |
| З з | И и | Й й | К к | Л л | М м | Н н | Ӈ ӈ |
| О о | П п | Р р | С с | Т т | У у | Ф ф | Х х |
| Ц ц | Ч ч | Ш ш | Щ щ | Ъ ъ | Ы ы | Ь ь | Э э |
| Ю ю | Я я |
Латин әлифбасы нигезендә [үзгәртү]
Кытайда эвенк латин әлифбасында 30 хәреф бар:
| A a /a/ |
B b /b/ |
C c /ts/ |
D d /d/ |
E e /ə/ |
Ē ē /e/ |
F F /f/ |
G g /ɡ/ |
Ḡ ḡ /ɣ/ |
| H h /x. h/ |
I I /i/ |
J j /dʒ/ |
K k /k/ |
L l /l/ |
M m /m/ |
N n /n/ |
Ng ng /ŋ/, /ˠ/ |
|
| Ɵ ō /ɔ/ |
O o /ʊ/ |
P p /p/ |
Q q /tʃ/ |
R r /r/ |
S s /s/ |
T t /t/ |
||
| U u /u/ |
V v /ɵ/ |
W w /w/ |
X x /ʃ/ |
Y y /j/ |
Z z /dz/ |
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
- Гомуми мәгълүмат (ингл.)