Эгоистлык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Эгоистлык (франц. egoisme, лат. ego — мин) — кешенең барлык эшчәнлегендә шәхси мәнфәгатьләрне төп мотив, предетларны, күренешләрне бәяләүдә төп үлчәм дип саный торган принцип.

Эгоистлык — альтруистлыкның антиподы. Үзенең барлыкка килүе һәм эчке асылы белән ул индивидуальлек принцибына якын тора. Эгоистлык, гомумән, кешенең табигатенә хас сыйфат буларак, борынгы заман кешеләренең уй-фикерләрендә, аларның практик эшләрендә чагылып килгән. Ләкин шулай да ул үзен, характерлы тенденция рәвешендә, җәмгыятьтә хосусый милекчелек доминанта ролен үти башлаган чорда гына таныта алган. Җәмгыятьтә шәхси милекчелекнең хакимлек итүче көчкә әверелүе аерым кешеләрнең мәнфәгатен нәкъ эгоистик юнәлештә шәкелләндерә башлый. Ул гына да түгел, эгоистлык белән сугарылган шәхси милекчелек кешеләрнең эшчәнлеген бәяләүдә универсаль үлчәмгә әверелеп китә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек.