Эдвард Хит
| Эдвард Хит | |
| Тулы исеме | Edward Heath |
|---|---|
| Һөнәре | сәясәтче |
| Туу датасы | 9 июль 1916 |
| Туу җире | Бродстейрз, Кент |
| Гражданлыгы | |
| Үлем датасы | 17 июль 2005 (89 яшь) |
| Үлем җире | Солсбери |
Эдвард Хит (инг. Edward Heath, 1916 елның 9 июле — 2005 елның 17 июле) — британ сәясәтчесе, консерватор, Бөекбритания премьер-министры (1970—1974), Маргарет Тэтчердан элгәре фиркане җитәкли. 1992 елда сэр (инг. Sir Edward Heath) исемен ала.
Кент графлыгында дөньяга килә. Оксфорд университетында белем ала. Студент булганда ук Консерваторлар фиркасенә керә. Икенче бөтендөнья сугышында катнаша, майор дәрәҗәсенә җитә.
1950 ел сайлауларында парламентка уза. 1959 ел сайлауларыннан соң Хезмәт министры булып билгеләнә. 1963—1964 елларда ул Сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын үти, 1965 елда Консерватив фирка җитәкчесе булып сайлана.
1970 ел сайлауларында Консерватив фирка җиңү яулый, һәм 1970 елның 19 июнендә Эдвард Хит Бөекбритания премьер-министры булып билгеләнә.
1975 елда Эдвард Хит сәясәттән актив катнашудан читкә китә. 2005 елда Солсберида вафат була.
| Элгәре: Александр Дуглас-Хьюм |
Бөекбритания Консерватив фиркасе җитәкчесе 1965–1975 |
Аннары: Маргарет Тэтчер |
| Элгәре: Гарольд Вильсон |
Бөекбритания премьер-министры 1970 елның 19 июне — 1974 елның 4 марты |
Аннары: Гарольд Вильсон |
|
|
|
|---|---|
| XVIII гасыр | Уолпол • Комптон • Пелхэм • Пелхэм-Холлс • Кавендиш • Пелхэм-Холлс • Стюарт • Гренвиль • Уотсон-Уэнтуорт • Питт олы • ФицРой • лорд Норт • Уотсон-Уэнтуорт • Петти-Фицморис • Кавендиш-Бентинк • Питт кече |
| XIX гасыр | Питт кече • Эддингтон • Питт кече • лорд Гренвиль • Кавендиш-Бентинк • Персеваль • Дженкинсон • Каннинг • Робинсон • Веллингтон • Грей • Мельбурн • Веллингтон • Пиль • Мельбурн • Пиль • лорд Рассел • Дерби • Гамильтон-Гордон • Пальмерстон • Дерби • Пальмерстон • лорд Рассел • Дерби • Дизраэли • Гладстон • Дизраэли • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Солсбери • Гладстон • Розбери • Солсбери |
| XX гасыр | Солсбери • Бальфур • Кэмпбелл-Баннерман • Асквит • Ллойд Джордж • Бонар Лоу • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Макдональд • Болдуин • Чемберлен • Черчилль • Эттли • Черчилль • Иден • Макмиллан • Дуглас-Хьюм • Вильсон • Хит • Вильсон • Каллаган • Тэтчер • Мейджор • Блэр |
| XXI гасыр | Блэр • Браун • Кэмерон |