Электр көчәнеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
 Просмотр этого шаблона  Классик электродинамика
VFPt Solenoid correct2.svg
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Электр көчәнеше (tat.lat. Elektr köçäneşe) - физик скаляр зурлык, электр кыры сынау коргысы А ноктасыннан В ноктасына күчерү эше әлеге коргыга чагыштырмасы.

U_{AB} =\frac{A^{field}_{q:A->B}}{q}.

биредә U_{AB} - А һәм В нокталары арасында көчәнеше, А - эш, q - сынау коргысы

Потенциаль электр кырында бу эше коргының юлыннан бәйле булмый. Шуңа күрә электр көчәнеше U_{AB} потенциал аермасына тигез.

яки:

U_{AB}=\int\limits_A^B (\vec E,d\vec l)

биредә Е - Электр кыры көчәнешлелеге

U - электр көчәнеше

СИ үлчәү системасында электр көчәнеше потенциаллар аермасы кебек Вольт (В) белән үлчәнә.

Электр кырының ике ноктасы арасында микъдары 1 кулон булган электр коргысын күчергәндә 1 джоуль эш башкарылса, бу ике нокта арасында потенциаллар аермасы яки көчәнеш 1 вольтка тигез дип исәпләнә.

Урта көчәнеш зурлыгы[үзгәртү]

Урта көчәнеш зурлыгы:

U_m=\frac{1}{T}\int_0^T u(t) dt

Чистә синусоида өчен урта көчәнеш зурлыгы нульгә тигез

Уртаквадрат көчәнеш зурлыгы[үзгәртү]

Уртаквадрат көчәнеш зурлыгы (яки көчәнешнең тәэсир итү кыйммәте) тәҗрибә исәпләве өчен кулланыла:

U_q=\sqrt{\frac{1}{T}\int\limits_0^T u^2(t) dt}

Синуслы көчәнеш өчен:

U_q = {1 \over \sqrt{2}}U_M \approx 0,707U_M;\qquad U_M = \sqrt{2}U_q \approx 1,414U_q

Техникада һәм көнкүрештә ягъни шушы көчәнеш зурлыгы үлчәнә.

Урта турайтылган көчәнеш[үзгәртү]

Күбесе исәпләү әсбаплары, җайланмалары Урта турайтылган көчәнешне үлчиләр:


U_m=\frac{1}{T}\int\limits_0^T |u(t)| dt.


Синуслы көчәнеш өчен:

U_m = {2 \over \pi}U_M (\approx 0,637U_M) = {2\sqrt{2} \over \pi}U_q (\approx 0,9U_q).

Күбесе вольтметрлар, исәпләү әсбаплары ягъни Урта турайтылган көчәнешне үлчәп күрсәтәләр.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Орир, Джей — Популярная физика: [пер. с англ.].: Мир, 1966. — 446 с.
  • Учебник «Элементарный учебник физики» под ред. Ландсберга Г. С., Часть 2 (Электричество и магнетизм.)
  • Трофимова Т. И. Курс физики: Учеб. пособие для вузов.—2-е изд., перераб. и доп.— М.: Высш. шк., 1990.—478 с.: ил. ISBN 5-06-001540-8