Элиу Рут
| Элиу Рут инг. Elihu Root |
|
Элиу Рут 1912 елда
|
|
| Һөнәре | сәясәтче, юрист, дәүләт эшлеклесе |
|---|---|
| Туу датасы | 15 февраль 1845 |
| Туу җире | Клинтон, Нью-Йорк штаты |
| Гражданлыгы | |
| Үлем датасы | 7 февраль 1937 (91 яшь) |
| Әтисе | Орен Рут |
| Әнисе | Нэнси Уитни Баттрин |
| Хатыны | Клара Фрэнсис Уэйлс |
| Бүләк һәм премияләре | |
Элиу Рут (инг. Elihu Root; 15 февраль 1845 ел – 7 февраль 1937 ел) — америкалы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе, юрист, 1912 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.
Эчтәлек |
Биография [үзгәртү]
Элиу Рут Нью-Йорк штатының Клинтон шәһәрендә Орен Рут һәм Нэнси Уитни Баттрик гаиләсендә туа. Аның әтисе Гамильтон көллиятендә математика профессоры була. Шул көллиятне 1864 елда Элиу тәмамлый. 1867 елда ул Нью-Йорк университетының юридик мәктәбендә укып чыга. Озакламый юрист эшчәнлеген башлый.
1878 елда Рут Клара Фрэнсис Уэйлска, Scientific American журналы мөхәрире кызына өйләнә.
1883-1885 елларда Нью-Йоркның көньяк округы прокуроры вазифасын үти.
1899-1904 елларда исә президентлар Маккинли һәм Рузвельт вакытында АКШ хәрби министры була. Саклану министры мөддәтендә Хәрби көллияткә нигез сала, Вест-Пойнттагы Хәрби академияны зурайта һәм Милли гвардия өстеннән федераль идарәне көчәйтә.
1905 елда, Джон Хэй вафат булгач, Рузвельт Рутны АКШ Дәүләт сәркатибе итеп билгели. Бу вазифада ул консуллык хезмәтендә реформа үткәрә, Якын Көнчыгышта «ачык ишекләр» сәясәтен хуплый. 1906 елда [Рио-де-Жанейро]]дагы өченче Панамерикан конференциясендә катнаша, латинамерикан дәүләтләренең хөкүмәтләрен Гаага солых конференциясендә катнашырга чакыра. 1907 елда Вашингтонда Үзәк Америка солых конференциясен оештыра. 1908 елда Япония белән Рут-Такахира килешүенә кул куя.
1909-1915 елларда Рут Нью-Йорктан сенатор була. 1917 елда, Русиядагы Февраль инкыйлабыннан соң Рут Русияга махсус миссия белән җибәрелә. Рутның үзеннән кала, ул миссияга Америка хезмәт федерациясе вице-президенты Джеймс Дункан, социалист Чарль Рассел, генерал Хью Скотт, адмирал Джеймс Гленон, Нью-Йорк банкиры С.Бертро, «Интернешнл Харвестер Компани» компаниясе президенты Сайрус Маккормик һ.б. керә.
Париж солых конференциясендә катнаша, 1921-1922 елларда Вашингтон конференциясендә АКШ вәкиле була.
Ул 1937 елда вафат була.
Әсәрләр [үзгәртү]
- Citizen’s Part in Government. Yale University Press, 1911.
- Experiments in Government and the Essentials of the Constitution. Princeton University Press, 1913.
- Addresses on International Subjects. Harvard University Press, 1916.
- Military and Colonial Policy of the United States. Harvard University Press, 1916.
- Miscellaneous Addresses. Harvard University Press, 1917.
- Men and Policies: Addresses by Elihu Root. Harvard University Press, 1925.
Сылтамалар [үзгәртү]
- РУТ (Root), Элиу. // Лауреаты Нобелевской премии: Энциклопедия: Пер. с англ. — М.: Прогресс, 1992. (рус.)
- Elihu Root хезмәтләре «Гутенберг» проектында
- The United States and the war, The Mission to Russia (1918) (рус.)
Чыганак [үзгәртү]
| Бу сәясәтчеләр турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
| Бу юристлар турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
[[Төркем:юрист эшләп бетерелмәгән мәкаләләр]]
|
|
|
|---|---|
|
Анри Дюнан / Фредерик Пасси (1901) • Эли Дюкоммен / Шарль Альбер Гоба (1902) • Уильям Рандал Кример (1903) • ХКИ (1904) • Берта Зутнер (1905) • Теодор Рузвельт (1906) • Эрнесто Теодоро Монета / Луи Рено (1907) • Клас Понтус Арнольдсон / Фредрик Байер (1908) • Огюст Беернар / Поль Анри д’Эстурнель де Констан (1909) • ХТБ (1910) • Тобиас Ассер / Альфред Герман Фрид (1911) • Элиу Рут (1912) • Анри Лафонтен (1913) • ХКХК (1917) • Томас Вудро Вильсон (1919) • Леон Виктор Огюст Буржуа (1920) • Карл Яльмар Брантинг / Кристиан Ланге (1921) • Фритьоф Нансен (1922) • Джозеф Остин Чемберлен / Чарлз Гейтс Дауэс (1925) |
|
|
Тулы исемлек | (1901–1925) | (1926–1950) | (1951–1975) | (1976–2000) | (2001–2025) |
- Ачыклык тирәнлеге зур булган битләр
- Шәхесләр
- 15 февраль көнне туганнар
- 1845 елда туганнар
- Клинтонда туганнар
- Нью-Йорк штатында туганнар
- 7 февраль көнне вафатлар
- 1937 елда вафатлар
- Сәясәт эшлеклесе эшләп бетерелмәгән мәкаләләр
- Сәясәтчеләр
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- АКШтан Нобель премиясе лауреатлары
- АКШ Дәүләт сәркатипләре
- АКШ хәрби министрлары
- АКШ юристлары