Эльвира Нәбиуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эльвира Нәбиуллина

Тулы исеме Эльвира Сәхипзәде кызы Нәбиуллина
Һөнәре Икътисадчы, сәясәтче
Туу датасы 29 октябрь 1963(1963-10-29) (50 яшь)
Туу җире Уфа, Башкорт АССР, СССБ
Ватандашлыгы Русия
Милләте татар[1]
Ире Ярослав Иван улы Кузьминов
Бүләк һәм премияләре
1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены "Ватан алдында хезмәт өчен" 1, 2, 3 дәрәҗәләре ордены, "Дуслык ордены"

Эльвира Сәхипзәде кызы Нәбиуллина (1963 елның 29 октябрендә, Уфа) (tat. lat. Elwira Näbiullina) — Русия икътисадчысы, дәүләт эшлеклесе, Русия президенты булышчысы, В. Путин тарафыннан Үзәк Банкы җитәкчелегенә тәкъдим ителгән. 2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Эльвира Нәбиуллина Уфа шәһәрендә (Башкорт АССР) 1963 елның 29 октябрендә татар гаиләсендә туган. Мәктәп алтын медаль белән тәмамлаган. 1986 елда Мәскәү Дәүләт Университетының Икътисад факультетын тәмамлады.

Эшчәнлек[үзгәртү]

19951996 елларда — Русия Икътисадый реформасы департаментының җитәкчесенең урынбасары.

19961997 елларда — Русия Икътисад министрлыгының әгъзасы.

19971998 елларда — Русия Икътисад министрлыгы җитәкчесенең урынбасары.

19981999 елларда — «Промторгбанк» банкы рәисенең урынбасары.


19992000 елларда — "Стратегик эшләүләренең Үзәге" фондының вице-президенты.

20002003 елларда — Русия Икътисадый Үсеше һәм Сәүдәсе министры Герман Грефның урынбасары.

20032005 елларда — "Стратегик эшләүләренең Үзәге" фондының президенты.

2007 - 2008 елларда — Русия Икътисадый Үсеше һәм Сәүдәсе министры.

2008 - 2012 елларда — Русия Икътисадый Үсеше министры

2012 елның 22 маеннан — Русия президенты булышчысы.

2013 елның 13 мартында президент Путин Русия Үзәк Банкы җитәкчелегенә Эльвира Нәбиуллинаны нәмзәт итеп тәкъдим итте.

2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]