Эмомали Раһмон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Эмомали Раһмон
Эмомали Раһмон
Байрак
3 Таҗикстан президенты
Байрак
16 ноябрь 1994 — х.в.
аңа кадәр: Рахмон Нәбиев
Акбаршо Искандаров (в.б.)
Байрак
7 Таҗикстан Югары Шурасы рәисе
27 ноябрь 1992 — 16 ноябрь 1994
аңа кадәр: Акбаршо Искандаров
дәвамчысы: Сәфәрали Рәҗәбов, Югары Мәҗлесе рәисе буларак
 
Фирка: Таҗикстан халык-демократик фиркасе
Белем: Таҗик дәүләт университеты
Дине: Ислам
Туу: 5 октябрь 1952(1952-10-05) (61 яшь)
Хатыны: Азизмо Асадуллаева
Балалары: уллар: Рөстәм, Сомон
кызлар: Фирүзә, Озода, Рухшона, Тахмина, Парвина, Заррина һәм Фарзона
 
Сайт: http://www.president.tj/

Эмомали Раһмон (таҗ. Эмомалӣ Раҳмон, 2007 елга кадәр — Эмомали Шарипович Рахмо́нов, таҗ. Эмомалӣ Шарифович Раҳмонов[1]; 5 октябрь 1952) — таҗик дәүләт эшлеклесе, Таҗикстан Югары Шурасы рәисе (19921994), 1994 елданТаҗикстан президенты.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Иртә еллар[үзгәртү]

Эмомали Раһмон 1952 елның 4 октябрендә Таҗик ССР Куляб өлкәсенең Дангара бистәсендә туган, гаиләсендә өченче бала булган. Мәктәпне тәмамлагач, Кургантүбә майзаводында электрик булып эшләгән. 1971—1974 елларда Тын океан флотында матрос булып хезмәт иткән. Хезмәттән соң заводка кайта, шулай ук сатучы булып эшли.

1982 елда Таҗик дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый. 1976—1988 елларда төрле колхозларда идарә итү вазифаларында эшләгән.

Сәяси карьера[үзгәртү]

1990 елда Таҗик ССР Югары Шурасының халык депутаты булып сайланылган. 1992 елның ноябрендә Таҗикстан Югары Шурасы рәисе булып сайланылган. 1994 елда президент вазифасына сайланылган. Раһмонның хакимияткә килүе Таҗикстанда ватандашлар сугышы периоды һәм шуннан соңгы тынычлыкны торгызу белән бәйле булган.

1999, 2006 елларда перзидент вазифасына кабаты сайланылган.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]