Эрнст Гельмс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрнст Гельмс latin yazuında])
Эрнст Гельмс
Ernst Helms
Туган телдә исем Эрнст Брунович Гельмс
Туган 15 август 1912(1912-08-15)
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 2 февраль 1992(1992-02-02) (79 яшь)
Казан
Милләт алман
Ватандашлыгы Россия империясеССРБ
Һөнәре куючы - рәссам, сәхнә бизәүче, карикатурист
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1967) Хөрмәт Билгесе ордены

Эрнст Гельмс (тулы исеме Эрнст Брунович Гельмс, алманча Ernst Helms) – сынлы сәнгать остасы, Тукай бүләге иясе, театр рәссамы.

Тәрҗемәи хәле.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елның 15 (27) августында Мәскәүдә туган. 1992 елның 2 февралендә Казанда вафат.[1] 1934 елдан рәссам булып эшли.Белемне башта Мәскәүдә Изогиз остаханәләрендә һәм «Крокодил» журналында А.А. Рудаковтан алган.1935 - 1939 елларда Мәскәүдә рәссамнарның белемен күтәрү институтында Ю. Пименов, П. Вильямс, А. Лентулов кул астында укый.1939 елдан Мәскәүдә «Мосдревмебель трестының җиһаз остаханәләрендә баш рәссам, гражданнар һава флотының Үзәк йортында интерьерлар проектлау буенча баш рәссам булып эшли.[2]

1942 елда Мәскәүдән Казанга күчеп килә. "Сатира тәрәзәләре" («Окна сатиры») өчен плакатлар ясый.

ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1944).1945 елдан В.И.Качалов исемендәге Казан Зур драма театрында: башта театрның рәссам-куючысы, 1964 елдан театрның баш рәссамы. Бөтенсоюз театр җәмгыятенең (урысча ВТО)Татарстан бүлекчәсенең һәм Татарстанның Рәссамнар берлегенең театр рәссамнары бүлегенең рәисе, «Зур Идел» күргәзмәсен оештыру идарәсе әгъзасы буларак, күргәзмәләр оештыру эшендә зур көч куя: Мәскәүдә һәм Казанда 12 махсуслашкан күргәзмә уза.

Катнашкан күргәзмәләре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

90 нан артык күргәзмәдә катнашкан, шуның эчендә:

  • Мәскәүдә сатирикларның Бөтенсоюз күргәзмәсе (1952)
  • Кино һәм театр рәссамнарының Бөтенсоюз күргәзмәләре (1956, 1958, 1967, 1979)
  • Мәскәүдә РСФСР ның 16 автономияле республикасы күргәзмәсе (1971)
  • Мәскәүдә театр рәссамнары күргәзмәсе (1977)
  • 10 шәхси күргәзмәсе

«Чаян» белән хезмәттәшлек.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елдан «Чаян» журналы белән хезмәттәшлек итә.[3] Сатирик рәсемнәр ясау остасы булып таныла.[4] Мәсәлләрнең билгеле каһарманнарының сурәтләрен кулланып, рәсемнәренең эчтәлеген каһкаһәле итә. Рәсемнәре Совет тынычлыкны яклау комитетының Мактау кәгазе белән билгеләнә.Күргәзмәләрдә катнаша:

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Э.Гельмс Казанда һәм башка бик күп шәһәрләрдә - Свердловск, Киев, Пермь, Краснодар, Сарытау, Воронежда 300 дән артык драма, комедия, опера, балет, оперетта, телеспектакль, цирк һәм эстрада программаларының бизәлешен тәэмин итә. В.И.Качалов исемендәге Казан Зур драма театры белән бергә сәхнә бизәлеше фәненең барлык баскычларын – 40- елларның иллюзор- сәнгатьтән ерак корылмаларыннан хәзерге заманның көтелмәгән бизәкле, ләкин тирән мәгънәле декорацияләренә кадәр юлны үтә.[5]

Бизәгән спектакльләре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапларны рәсемнәр белән бизәү өлкәсендә дә эшли:Габдулла Тукай “Кисекбаш”[7], А. Пушкин “Алтын әтәч”, Л. Толстой “Өч аю” (1944), С. Маршак “12 ай” (1953)

Сынлы сәнгать картиналары да бар: 1950 - 1960 елгы Казан күренешләре шәлкеме, “Паркта яз” (1954), “Кырым. Гурзуф” (1960), “Комарово. Болытлы көн” (1962), “Берлин. Шпрее аркылы күпер” (1965) - пейзаж сурәтләре, Рига, Львов, Вилнүс, Краков, Праһа, Дрезден күренешләре

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1956). Татарстан АССРның халык рәссамы (1960). РСФСРның атказанган рәссамы (1974). Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1967) – Чыңгыз Айтматов әсәре буенча Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрында куелган спектакльнең сәхнә бизәлеше өчен[8].

  • Хезмәтләре Татарстанның Сынлы сәнгать һәм Милли музеенда, Качалов театрының музеенда һәм кызы Р.Э. Гельмста саклана.[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%93%D0%B5%D0%BB%D1%8C%D0%BC%D1%81_%D0%AD%D1%80%D0%BD%D1%81%D1%82_%D0%91%D1%80%D1%83%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%B8%D1%87
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-09 
  3. Веб-сайт: http://chayan-journal.ru
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-03-18, retrieved 2014-08-09 
  5. http://stdtatar.ru/e-b-gelms/(үле сылтама)
  6. Н. Саттарова. Эрнст Брунович Гельмс (китапта:В. Аршинов, Ю. Петров. Халык рәссамнары. Казан, 1979)
  7. 7,0 7,1 http://izo-museum.ru/article/2013/02/01/teatr-ernsta-gelmsa
  8. Габдулла Тукайга багышланган махсус сайт http://www.gabdullatukay.ru/rus/index.php?option=com_content&task=view&id=1433&Itemid=38

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.

2. М.Е.Ильина «Татарская энциклопедия» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14

3. Выставка произведений заслуженного деятеля искусств Татарской АССР Э. Б. Гельмса. Каталог, М., 1958;

4. Художники "Чаяна", Л., 1960;

5. Файнберг А. Б., Художники Татарии, Л., 1983.

6. "Художники народов СССР", т. 2.

7. М. Андреев (Москва), сайт "Немцы России"

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]