Эш (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эш (газета) latin yazuında])

Эш - Казанда татар телендәге беренче совет гәҗите.1918 елның 12 мартыннан чыга.

1918 елның 21 февралендә татар инкыйлабчылары Казан шәһәр Советы янында Мөселман комиссариаты оештыра. Мөселман комиссариатына С.Сәетгалиев, К.Якубов, Г. Касыймов, С.Әхтәмов, Б.Җиһаншин, Л.Гомәров, Х.Урманов керә.

1918 елның 12 мартында Мөселман комиссариаты Казанда татар телендә беренче совет гәҗитен чыгарырга керешә. Хәсән Урманов , Вәли Шәфигуллин, Камил Каспранский мөхәрририят әгъзасы итеп сайлана.

Гәҗит көн дә чыга. 1919 елның августында 23 саны чыккан. Тиражы якынча 5 мең. Казанда эшче-мөселманнар, мөгаллимнәр арасында, мәдәни-агарту оешмаларында акчага сатыла. Өязләрдә крестьян-мөселманнар арасында бушлай да таратыла.

Рус телендәге гәҗитләрдән («Рабочее дело», «Знамя революции һ.б.») тәрҗемә ителеп, баш сәхифәдә җирле хакимиятнең боерыклары, белдерүләр басыла. Мөселман халкына җиткерү максатында ил, җөмһүрият һәм чит илләрдәге сәясәт, икътисад яңалыклары да урнаштырыла.[1]

Гәҗит хезмәткәрләре барлык үзәк басмаларны һәм башка татарча гәҗитләрне («Чулпан», «Кызыл Байрак», «Эшче» һ.б.) игътибар белән күзәтеп баралар, кызыклы хәбәрләр күчереп бастырыла.

Сәхифәләрдә мөселманнарда халык мәгарифе торышы, милләт мәсьәләләре, инкыйлаб, Көнчыгыш турында мәкаләләр еш күренә.

Гәҗит исемен күп мәртәбә алыштыра: “Эш”, ”Татарстан хәбәрләре”, ”Татарстан”, ”Кызыл Татарстан”, ”Совет Татарстаны ”, ”Социалистик Татарстан”, ”Ватаным Татарстан”.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ЦГА МПД РТ.Ф.868 Оп.1 Д.116.Л.1

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г.Шамсутдинов.Газета Всероссийского значения на татарском языке. Гасырлар авазы.1999, 1-2 сан.173 бит.