Югары Чулман калкулыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югары Чулман калкулыгы latin yazuında])

Югары Чулман калкулыгы
рус. Югары Чулман калкулыгы, коми-перм. Камайыв вылынін, удм. Вылӥ Кам вырйыл
Югары Чулман калкулыгы Сергино авылы тирәсендә
Югары Чулман калкулыгы Сергино авылы тирәсендә
58°30′00″ т. к. 54°00'00" кч. о. (G) (T)
ИлРусия Русия
ТөбәкПермь крае
Югары Чулман калкулыгы (Пирем крае)
Югары Чулман калкулыгы (Пирем крае)

Югары Чулман калкулыгыЧулман һәм Чүпче елгаларның үрге агымында, Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Пермь крае чикләрендә урнашкан калкулык.

Калкулыкның көнчыгыш битләвендә Чулманның төп уң кушылдыклары (Коса, Иньва, Обва) башланып китәләр, субүләрнең икенче битләвендә Чулманның үзенең башы да урнаша.

Биеклеге иң күтәрнеке өлешендә 300—335 метрга кадәр җитә (иң югары нокта — Краснояр тавы, Афанасьево районы, 337 м), уртача биеклеге 240—280 метрны тәшкил итә. Мергелләрдән, балчыклардан һәм комнардан тора. Карамай, торф чыганаклары бар.

Җирләр урыннар белән сөреп чыгылганнар, аеруча көнчыгыш өлешендә. Туфраклар күбесенча кәсле-көлсу. Калкулык күбесенчә ылыслы урманнар белән капланган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]