Юкка чыгып баручы төрләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Юкка чыгып баручы төрләр (инг. endangered species) – яшәеше куркыныч астында торган таксономик төр (биология) яки астөр. Табигатьне саклау халыкара оешмасы (МСОП) юкка чыгып баручы төрләр өлешен моңарчы галимнәргә билгеле булган төрләрне 40 процентка тигез дип иссәпли.

1600 елдан башлап, безнең планетада 150 төр җәнлек бөтенләй юкка чыккан. Шуның яртысы соңгы илле елда гына. Һәм барысы да кешеләр гаебе белән. XX гасыр башында хайваннар һәм үсемлекләрне саклау буенча ниндидер чара уйлап табарга кирәк була. Һәм 1948 нче елда халыкара конференциядә Халыкара табигатьне саклау оешмасы (МСОП) төзелә. Аларның төп максатлары – бетеп баручы үсемлекләрне һәм хайваннарны барлау. Иң беренче дөньякүләм югалып баручы хайваннарны һәм үсемлекләрне язып алу 1948 елда башлана. Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла.

Кызыл китап[үзгәртү]

“Кызыл китап”дигән исемне Англия зоологы Питер Скотт бирә. Аның тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. Кызыл китап 1963 елда дөнья күрә. 1966 елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый.

1974 елда СССР Кызыл китабы дөнья күрә. Аннан соң төрле республикаларның да шундый ук китаплар языла башлый.

Татарстанның Кызыл китабы 1995 елда төзелә. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә юкка чыгып баручы үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләр теркәлгән. Бу китап битләрендә 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр җир-су хайваны, 9 төр балык, 3 төр кысласыманнар, өч төр үрмәкүчсыманнар, 100 төр бөҗәк, 8 төр суүсем, 12 төр лишайник, 10 төр мүк, 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбә турында мәгълүмат, төсле рәсемнәр, төрнең таралу урыннары картасы библиографиясе тупланган һәм аларны саклап калу юллары күрсәтелгән.

Кыргый җәнлекләрнең юкка чыгу сәбәпләре[үзгәртү]

  • Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә;
  • Табигый бәла-казалар (гарасатлар, өермәләр, су басулар, һ.б.);
  • Урманнарда һәм далаларда янгыннар;
  • Кыргый җәнлекләрне чамасыз аулау, балыкларны тоту, браконьерлык, һ.б.;
  • Кыргый хайваннарны экспериментлар, фәнни максатлар өчен файдалану;
  • Кайбер төр хайваннарны авыл, урман, болын, аучылык хуҗалыгына зыян салулары нәтиҗәсендә кыралар;
  • Кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә;
  • Урманнарда һәм далаларда янгыннар;
  • Кыргый җәнлекләрне чамасыз аулау, балыкларны тоту, браконьерлык, һ.б.;
  • Кыргый хайваннарны экспериментлар, фәнни максатлар өчен файдалану;
  • Кайбер төр хайваннарны авыл, урман, болын, аучылык хуҗалыгына зыян салулары нәтиҗәсендә кыралар.

Красная книга МСОП[үзгәртү]

Үлеп баручы төрләр МСОП Кызыл китабында «куркыныч астында торучы төрләр» махсус категориясенә карыйлар, шулай ук өлешчә «критик куркынычка дучар» категориясенә керәләр.

МСОП Кызыл китабында үлеп баручы төрләр 9 төркемгә бүленгән:

  • Юкка чыккан (Extinct, EX)
  • Табигатьтә юкка чыккан (Extinct in the Wild, EW)
  • Критик куркынычка дучар (Critically Endangered, CR)
  • Куркыныч астында тора (Endangered, EN)
  • Җәберсетелгән (Vulnerable, VU)
  • Үлемгә якын торучы (Near Threatened, NT)
  • Берникадәр куркыныч астында тора (Least Concern, LC)
  • Мәгълүмат җитешми (Data Deficient, DD)
  • Тикшерелмәгән (Not Evaluated, NE)

Юкка чыкканнар арасына 1500 елдан соң юкка чыккан төрләр керә.

Чыганаклар[үзгәртү]