Юлбарыс
| Юлбарыс | ||||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Фәнни классификация | ||||||||||||||||
|
||||||||||||||||
| Латин атамасы | ||||||||||||||||
| Panthera tigris | ||||||||||||||||
|
|
Юлбарыс (лат. Panthera tigris) — песиләрнең иң эре һәм көчле вәкиле, пантералар ыруына карый.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Таралу
Юлбарысларның таралу ареалы Һинд субконтинентының зур территориясен биләп тора. Төньяк чиге Үзәк Азиядән һәм Русия җирләрендә Примор һәм Хабаровск ягындан үтә. XX гасыр башына кадәр Казакъстанда, Төрекмәнстанда, Үзбәкстанда яшәгәннәр, Амудәрья һәм Сырдәрья ярларындагы йөрмәслек куе тростниклыкларда очраганнар. Әмма узган гасырның икенче яртысында бу якларда юлбарыслар атып үтерелеп юкка чыкканнар. Юлбарыслар төрле яшәү урыннарында очрый: Һинд ярымутравында алар, күбесенчә, тропикларда очрый; Ерак Көнчыгышта тайгада, кедрлыкларда, тауларда, елгалар үзәннәренең куе урманнарында очрый.
[үзгәртү] Азык
Юлбарыс - искиткеч аучы. Азыгы- тояклылар (боланнар, кабарга, кайвакыт - яшь пошилар һәм бозаулар). Еш кына юлбарыс өй хайваннарын (сыерлар, атлар һ.б.) аулый. Әмма төп ризыгы - кабан; кабаннар юк урыннарда юлбарыслар очрамый. Каббаннарның ата затларыннан куркып, аларга тими. Русиядә кеше ашавы вакыйгалары бик аз, әмма Һиндиядә ул күренеш гадәтле. Кешеләрне карт, көчсез хайваннар гына ашый.
Юлбарыслар - төнге хайваннар. Әмма бала үстерүче ана затлар көндез дә актив була ала.Ул балаларны икееллыкка кадәр тәрбияли. Юлбарысның табигый конкуренты - көрән аю.
[үзгәртү] Классификация
Юлбарысларның 9 астөрләре бар, 3есе юкка чыгарылган:
- Амур (яки Уссура) юлбарысы (лат. Panthera tigris altaica) - астөрләрнең иң эресе, Русиядә, Кытайда, Төньяк Кореядә очрый. Һинд юлбарысларыннан аермалы буларак төсе яктырак, тиресе озынрак һәм куерак. 1930 елларда Русиядә саны 50 хайванга кала. Ләкин ау рөхсәт итмәү юкка чыгарылуын туктаткан. Әмма торгызылуы процессы әкрен үтә, соңгы елларда ул элеккегедән дә акрынрак бара. Чикләр контроле көчсезләнү- браконьерлыкны стимул итә. Кедрлыкларның юкка чыгаруы да нык тәэсир итә. Кедр чикләвекләре - кабаннарның төп ризыгы, шуңа күрә кабаннар кешеләр яшәгән урыннарга якынаеп күчә.
Бүгенге көндә специаль браконьерлыкка каршы тәртипләрнең ясалуы юлбарыслар санын 450 затка кадәр күбәйтткән. Күбесе заповедникларда яши (Сихотэ-Алин, Лазовской һ.б.). Юлбарыс МСОП, РФ һәм региональ Кызыл китапларга кертелгән.
- Бенгаль юлбарысы {лат. Panthera tigris tigris), яки Король Бенгаль юлбарысы - Непалда, Һиндиядә, Бангладешта, Бутанда яши. Рәсми белешмә буенча, саны 3000-4500 хайванга җитә. Әмма кайбер галимнәр бу белешмә белән риза түгел. Кемдер аларның санын 2000дән ким дип бастыра. 1972 елда "Юлбарыс проекты" башлана, һәм юлбарысларның саны 20 ел өчендә 1200дән заттан тагын 300-гә арттырылган.
- Һинд-Кытай юлбарысы ,Корбет юлбарысы (лат. Panthera tigris corbetti) - Комбоджада, Көньяк Кытайда, Лаоста, Тайландта, Малайзиядә, Вьетнамда яши. Саны - 1200-1800. Күбесе Малайзиядә яши, чөнки анда браконьерлык минимумга кадәр азайтылган.
- Малайзия юлбарысы (лат. Panthera tigris jacksoni) Малакка ярымутравының көньяк (Малайзия) өлешендә генә очрый. 2004 елда "астөр" статусын алган. Саны - 600-800 җәнлек, күплеге буенча өченче урынны алып тора.
- Суматра юлбарысы (лат. Panthera tigris sumatrae) - Суматрадагы төр. Саны 400-500га тигез. Генетик күзәтүләр буенча, бу астөр базасында песиләрнең яңа төре барлыкка килә ала.
- Көньяк-Кытай юлбарысы (лат. Panthera tigris amoyensis) - астөрләрнең иң аз санлысы һәм бәләкәе, тәбигатьтә очрамый. 1977елда Кытай хакимияте юлбарысларны аулау рөхсәт итмәүче канун кертә, әмма бу астөр өчен соң була.
Юлбарысның юкка чыгарылган төрләре:
- †Бали юлбарысы (лат. Panthera tigris balica) - Бали утравында гына яшәгән астөр. 1937 елның 27 сентябрендә Балиның көнбатыш өлешендә аучылар тарафыннан соңгысы үтерелгән. Бали индуизмында зур роль уйный. Читлектә беркайчан да тотылмаган.
- †Каспий (Туран, Персия) юлбарысы (лат. Panthera tigris virgata) - 1960 еллар азагында юкка чыгарылган төр. Соңгы теркәләнгән өчрашу - 1968 елда, әмма 1970 елда соңгы юлбарысны Төркиядә атып үтерүе турында белешмә бар. Урта, Үзәк һәм Аз Азиядә яшәгән.
- †Ява юлбарысы (лат. Panthera tigris sondaica) - Явада яшәгән. 1980 елларда юкка чыккан. Бу вакытта аның тәбигый урыннары юкка чыгарыла башланган. Соңгы очрашу - 1979 ел.
[үзгәртү] Гибридлар
- Анасы - юлбарыс, атасы - арыслан - ЛИГР. Балаларны тудыра ала.
- Анасы - арыслан, атасы - юлбарыс - ТАЙГОН. Аларның юлбарыс, арыслан төслеге дә кушыша ала.
[үзгәртү] Кеше белән мөнәсәбәтләре
Кеше юлбарыс өчен зур хәвефлек тәкъдим итә. Ау, тәбигый яшәүләре урыннарын юкка чыгаруы юлбарыслар санын кыскарта.
Әмма юлбарыс сәнгатьтә, фольклорда зур роль уйный, геральдикада бай кулланыла.
| Лигрлар | Тигон |
[үзгәртү] Гербларда
-
Coat of arms of Malaysia.svg
Малайзия
[үзгәртү] Сәнгатьтә
[үзгәртү] Һәйкәлләр һәм архитектура
[үзгәртү] Рәсемнәр
[үзгәртү] Әдәбият, мифология һәм кинематограф
- Көнчыгыш календарында юлбарыс елы бозау елыннан соң тора, шулай итеп тәртип буенча өченче урында бара.
- Юлбарыс халык әкиятләрендә еш очрый.
- Редъярд Киплингның «Джунгли китабы»нда Шерһан исемле юлбарыс — Мауглиның дошманы. Шерһан бу китап буенча ясаган мультфильмнарда очрый.
- «Ике абый» фильмында төп каһарманнар - ике юлбарыс.
- «Полосатый рейс» фильмының төп каһарманнары - юлбарыслар.
Шулай ук юлбарыс башка әдәби әсәрләрдә һәм фильмнарда сурәтәләнә.
[үзгәртү] Чыганаклар
- Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 с., ил.
- Урыс Википедиясе (астөрләр һәм әбәбияттә, фильмнарда куллану турында белешмә алынган)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
- Википедия:Викиҗыентыкта иллюстрациясе булмаган организмнар турындагы мәкаләләр
- ITIS биология мәкаләләре
- NCBI булмаган биология мәкаләләре
- Wikispecies кырыннан юнәлтүләрсез мәкаләләр
- Әлифба буенча хайваннар
- Эшләми торган файл сылтамаларлы битләр
- Викиләштерү мәкаләләре
- Геральдикада кулланыла торган хайваннар
- Пантералар