Юныс Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юныс Әхмәтҗанов latin yazuında])
Юныс Әхмәтҗанов
Туган телдә исем Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов
Туган 28 февраль 1927(1927-02-28)
ТАССР, Теләче районы
Үлгән 13 февраль 1984(1984-02-13) (56 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Университет урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Һөнәре пешекче
Бүләк һәм премияләре Халыклар дуслыгы ордены Ленин ордены
ВДНХ алтын медале

Юныс Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов — күренекле татар ашчысы, кулинария буенча күп китаплар авторы. «Казан» ресторанында җитештерү мөдире, «Татар ашлары йорты»нда шеф-повар.

Казан һөнәри сәүдә-кулинария училищесын тәмамлап, хезмәт юлын 1942 елда аш-су остасы булып башлый. 1957 елны мастер-повар дәрәҗәсенә ирешә. 1960 елны Юныс Әхмәтҗанов Ленин ордены белән бүләкләнә. СССРның Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ урысча) куелуга ирешкән кулинар хезмәтләре ил күләмендә югары бәяләнеп, ул алтын медаль белән бүләкләнә.

Юныс Әхмәтҗанов татар милли кулинариясен тирәнтен өйрәнә, татар авыллары буенча рецептлар җыя, үзе күп кенә рецептлар яза. 1958 елны татар халык ашларына караган 220 рецептны эченә алган беренче китабы басылып чыга. Ул Казанда милли ашлар әзерләү буенча махсуслашкан җәмәгать туклануы предприятиесен ачу идеясен тәкъдим иткән иде. Шул рәвешчә «Татар ашлары йорты» барлыкка килгән.

1980 елда Мәскәү Олимпиадасы вакытында узган халыкара чараларда татар халык ашларын тәкъдим иткән.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юныс Әхмәтҗанов «Татар халык ашлары». — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1959.
  • Ю.А Ахметзянов «Татарские блюда». — Казань: Татарское книжное издательство, 1961. — 271 с.
  • Ю.А Ахметзянов «Кулинария и дары природы». — Казань: Татарское кн. изд-во, 1973. — 224 с. с.
  • Ю.А Ахметзянов (Перевод М. Зарипова) «Чудо земли и солнца». — Казань: Татарское кн. изд-во, 1982. — 128 с. с.
  • Юныс Әхмәтҗанов. «Бәрәнгедән йөз төрле аш». — Казан: КПСС Татар. өлкә комитеты нәшрияты, 1983. — 54 бит.
  • Юныс Әхмәтҗанов. «Табын серләре». — Казан, 1983. — 192 бит.
  • Ю.А Ахметзянов, Перевод Р. Сабирова «Сто блюд из картофеля». — Казань: Казань Изд-во Татар. обкома КПСС, 1985. — 40 с. с.
  • Ю.А Ахметзянов, Р. Г. Мухамедов, Х. С. Бикбулатова, Р. Г. Иванов «Татарская кухня». — Казань: Татарское книжное издательство, 1985. — 319 с. с ил.; 8л. вкл. с.
  • Ю.А Ахметзянов «Татарские народные блюда». — Казань: Раннур, 2000. — 408 с.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. Даутов Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1969.