Юпитер (планета)
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Юпитер — Кояш системасында урнашкан Кояштан бишенче планета. Кояш системасында иң зур планета. Сатурн, Уран һәм Нептун планеталары белән зур газлы планеталар исәбенә керә.
Юпитерның экватордагы радиусы 71,4 мең км тәшкил итә һәм Җирнең радиусыдан 11,2 тапкыр зуррак.
[үзгәртү] Иярченнәр
2005 елның мәгълүматлары буенча Юпитерның 63 иярчене бар. Бу Кояш системасы өчен рекордлы сан. 4 иң зур иярчен — Ио, Аурупа, Ганимед һәм Каллисто инде 1610 елда Галилео Галилей тарафыннан ачылган.
[үзгәртү] Атамалар
Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Мөштәри (иске тат. مشتری) гарәп исеме да кулланды[1], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.
[үзгәртү] Искәрмәләр
- ↑ Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 428.
|
|
|---|
|
|
| Кояш |
| Планеталар һәм кәрлә планеталар: Меркурий · Венера · Җир · Марс · Церера · Юпитер · Сатурн · Уран · Нептун · Плутон · Хаумеа · Макемаке · Эрида |
| Иярченнәр/боҗралар: Җир · Марс · Юпитер/∅ · Сатурн/∅ · Уран/∅ · Нептун/∅ · Плутон · Хаумеа · Эрида |
| Кече җисемнәр: метеороидлар · астероидлар (Җир янындагы · баш поястагы · кентаврлар) · Нептун арты (КП · СТ) · кометалар (ОБ) |
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|