Юра периоды

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Юра
+Saurópodes do Jurássico.jpg
Юра периодының завроподлары
Алмаштырган: Триас периодын
Башы: 185 миллион ел элек
Тәмамы: 132 миллион ел элек
Континентлар: берничә зур булмаган континент
Фаунасы үрнәкләре: Динозаврлар, птерозаврлар, мезозухияләр, плезиозаврлар, плиозаврлар, ихтиозаврлар, кошлар, губкалар, кораллар, балыклар һ.б.
Флорасы үрнәкләре: Ачыкорлыклылар (Ылыслылар, саговниклар, беннетитлар, лептостроблылар), абагасыманнар, плауннар, наратбашлар, беренче чәчкәлеләр
Климаты: урта, сезон үзгәрелүләр әһәмияле түгел
Алмаштырылган: Акбүр периоды тарафыннан

Юра периодымезозой чорының икенче периоды. Башы — 185 миллион ел элек, азагы - 132 миллион ел элек[1] булган. Триас периодыннан соң җитә, акбур чоры белән алмашына.

Файдалы казылмалар[үзгәртү]

Күмер, тимер, фосфоритлар, карамай, газ, акшар[2].

Рельеф[үзгәртү]

Бөтен юра периоды дәвамында Пангея кисәкләре бер-берсеннән ераклашканнар. Бу вакытны «материкларның түбән торуы» (рус. Низкое стояние материков) дип атыйлар. Интенсив тау ясалышы чоры күптән беткән. Пермь периодында литосфера плиталары бергәләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән таулар һәм биеклекләр җимереләләр. Биек таулар юклыгы, материкларның зур булмавы, аларның су белән аерылуы, континентларның түбәнге районнарында урынлашкан киң тирән түгел диңгезләр булуы җилләргә һәм диңгез агымнарына Җир шары буенча таралырга рөхсәт иткәннәр. Шул сәбәптән үтә эссе һәм үтә салкын, үтә дымлы һәм үтә коры районнар юк иде. Һава торышының мизгел үзгәрелүләре бик әһәмиятсез булганнар. Кырыйдагы төньякта һәм кырыйдагы көньякта гына чын кыш һәм җәй җиткәннәр, әмма кыш җылы, ә җәй суык булган. Юраның уртасында Җирдә эссерәк, экваториаль районнарда корырак климат та җиткән, әмма акбүр чорының башында кабат суыграк булган. Юра периоды өчен типик ландшафт төре — калкулыклар һәм долиналы тигезлек. Калкулыклар бер-берсеннән аерылган биек түгел агачлы һәм куаклы урманнар белән капланган. Бик күп наратларга һәм кедрларга охшаш ылыслы агачлар бар[1].
Атлантик океанның ясалуы башлана. Юра периодының азагында бүгенге Аурупа урынында җир менүе була[2].

Тере табигать[үзгәртү]

Үсемлекләр[үзгәртү]

Юра периоды дәвамында ачыкорлыклылар (ылыслылар, саговниклар, беннетитлар, лептостробалылар) өстенлек иткәннәр. Шуларның күпләре бөҗәкләр тарафыннан серкәләнгәннәр. Аларның күбәю органнары форма буенча чәчкәләргә охшаш була, көчле төсле дә булганнардыримөгаен. Шулай ук абагалар, наратбашлар таралган була, периодның уртасында беренче ябыкорлыклылар барлыкка килә[1][2].

Хайваннар[үзгәртү]

Умырткасызлар[үзгәртү]

Белемнитлар
Моллюсклар[үзгәртү]
Аммонитлар

Ике кабырчыклылар, бормачалар, башаяклылар (аммонитлар, белемнитлар) һ.б.[3]

Бөҗәкләр[үзгәртү]

Кандалалар, чебеннәр, каты канатлылар, энә караклары, элпәканатлылар (бал кортлары һәм кырмыскалар юк). Период азагында гади күбәләкләр барлыкка килгәннәр[1].

Башка умырткасызлар[үзгәртү]

Болытсыманнар, кораллар һ.б.[1][2][3].

Умырткалылар[үзгәртү]

Сөйрәлүчеләр[үзгәртү]

Триас периодында яшәгән сөйрәлүчеләрнең күпләре (трилофозаврлар, текодонтлар, ринхозаврлар, плакодонтлар, фитозаврлар, эвпаркерияләр, лагозухияләр, эритрозухияләр, орнитозухияләр, гади архозаврлар) триас һәм юра чикләрендә юкка чыккан.

Синапсидлар[үзгәртү]

Тритилодонтларны санамыйча, триас синапсидлары юра периодына күчмәгәннәр. Бу төркем юра периодының уртасына кадәр яшәгән[1].

Диапсидлар[үзгәртү]
Архозаврлар[үзгәртү]
Метриоринх
Ихтиозаврлар
Птеродактиль

Архозаврларның гади төркемнәре триас азагында юкка чыккан. Юрада динозаврлар, птерозаврлар, крокодиллар калганнар.
Юра периоды динозаврларның иң уңышлы вакыты дип санала. Алар җирнең хуҗалары булганнар. Завроподларның триас вәкилләре озынлыкка алты метрга җиткән. Юра башында егерме метрлы һәм кырык тонналы гигантлар — вулканодоннар, риояозаврлар, барапазаврлар — барлыкка киләләр. Юра уртасында утыз метрлы, сиксән тонналы диплодоклар һ.б. төрләр дөньяны күрәләр.
Юраның беренче ярымында стегозаврлар һәм анкилозаврлар барлыкка киләләр. Стегозаврларның зурлары озынлыкка 9 метрга җиткән, аркаларында зур пластиналар һәм шиплар булганнар. Анкилозаврларның эре түгел төрләре ике метрлы ярымтонналы хайваннар булганнар.
Юраның икенче ярымында ун метрлы игуанодоннар барлыкка киләләр.
Юраның азагында пситтакозаврлар барлыкка киләләр. Шул вак динозаврларны бөек киләчәк көтә — алардан акбүр периодының гигантлары — цератопсидлар барлыкка киләчәкләр.
Юрада карнозаврлар арасында да гигантлар барлыкка киләләр, мәсәлән, аллозаврлар, цератозаврлар.
Целурозаврлар шундый гигантизмга омтылмаганнар. Алар вак хайваннарга ауганнар, шундый зурлык аларга кирәк булмаган.
Крокодилларның җирдәге формалары — протозухияләр — юра чорының уртасына кадәр яшәгәннәр. Крокодилларның башка ботагы — мезозухияләр — триасның азагында барлыкка килгәннәр һәм юрада аларның бөек вакыты башланган. Аларның төзелеше суда яшәгәне турында әйтә. Күбесе яр ярындагы суларда яшәгәннәр һәм, бүгенге крокодиллар — эвзухияләр кебек, ярга чыга алганнар, калганнары (метриоринхлар) - диңгез сөйрәлүчеләре булганнар. Метриоринхларның азаклыклары ласталарга әверелгәннәр, умыртканың арткы азагы, ихтиозаврларныкы кебек, аска юнәлтелгән булган һәм койрык йөзгеченең лопастен алып барган. Кайнозойда җирдәге мезозухияләр (себекуслар, баурузухияләр) барлыкка киләчәкләр. Кайнозойның башында Көньяк Америкада эре ерткычлар юк иде. Себекуслар һәм баурузухияләр аларның урынын алганнар.
Юраның дәвамында птерозаврларның төп төркеме рамфоринхлар булганнар. Боларның иң зурлары каракош зурлыгына җиткәннәр. Юра азагына рамфоринхлар юкка чыкканнар, аларны юраның уртасында барлыкка килгән птеродактильлар алмаштырганнар.[1].

Лепидозаврлар[үзгәртү]
Плиозавр — лиоплевродон

Юраның башына кадәр бик күп су сөйрәлүчеләре юкка чыккан. Лепидозаврлардан плезиозаврлар һәм плеврозаврлар (гаттерияләр тәртибенең вәкилләре) калганнар. Плезиозаврлар юра периодының дәвамында күпсанлы төркем булганнар. Юра периодының азагында алардан плиозаврлар барлыкка килгәннәр. Бу ерткыч хайваннарның сирәк, әмма үткен тешләренең озынлыгы егерме биш сантиметрдан зуррак була алган! Плезиозаврлардан алар кыска муен белән аерылалар. Бу хәвефле сөйрәлүчеләр диңгезләрнең чын хуҗалары булганнар[1]. Шулай ук суда ихтиозаврлар яшәгәннәр[1].

Кошлар[үзгәртү]

Археоптерикс

1860 елда Бавариядә археоптериксның калдыкларын тапканнар. Ул эре түгел булган. Юраның икенче яртысында яшәгән. Оча белмәгән. Шушы хайванның каурыйлары булган. Әмма төзелешенең башка үзенчелекләре аның вак целурозаврларга туганлыгы турында сөйли: тешләр, озын койрык, калынстенкалы сөякләр, алдагы азаклыгының төзелешендә дә кош сыйфатлары юк. Систематикасы бик кыен. Әмма галимнәрнең күбесе аны кош дип саный. Археоптерикс - кошларның үсешенең тупик ботагы. Бүгенге кошлар башка, безгә таныш булмаган динозаврлардан килгән. Бүгенге көнгә археоптериксның биш скелеты табылган. Барысы да Золенхофен шәһәренең ташлы карьерларында табылган[1].
Динозаврлар арасында бик күп каурыйлы төрләр булган. Боларның күбесе целурозаврларга карый.


Юраның соңгы өлешеннән ару кошлар табылалар. Биек акбурдан бүгенге кошларның ике тәртибе — торбаборынлылар (рус. Трубконосые) һәм ржанкасыманнар билгеле була[1].

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. 1,00 1,01 1,02 1,03 1,04 1,05 1,06 1,07 1,08 1,09 1,10 Я познаю мир: Палеонтология: Дет. энцикл. / С. В. Наугольных; Худож. С.В. Наугольных. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак": 2004. - 399, [1] с.: ил.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Большая энциклопедия животных. - М.: ОЛМА-ПРЕСС Образование, 2005. - 640 с.; ил.
  3. 3,0 3,1 Я познаю мир: Палеонтология: Дет. энцикл. / С. В. Наугольных; Худож. С.В. Наугольных. - М.: ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство АСТ": ООО "Издательство Астрель": ЗАО НПП "Ермак": 2004. - 399, [1] с.: ил.