Яктылык тизлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Яктылык тизлеге — вакуумда электромагнит дулкыннар таралуы тизлегенең абсолют зурлыгы. Физикада гадәт буенча «c» ([цэ] дип әйтелә) хәрефе белән билгелилләр. Яктылыкның вакуумдагы тизлеге - фундаменталь даими, ул инерциаль исәп системасын сайлауга бәйле түгел. Ул аерым җисемнәрнең генә түгел, ә тулаем урын-вакытның үзлекләрен билгели. Хәзерге заман күзәллаулар буенча, яктылыкның вакуумдагы тизлеге - кисәкчекләр хәрәкәт тизлегенең иң зур мөмкин булган зурлыгы.

Вакуумда (бушлыкта)[үзгәртү]

Җир-Ай моделендә яктылык нуры таралу вакыты. Җир өслегеннән ай өслегенә кадәр араны үтү өчен яктылыкка 1,255 с. вакыт кирәк

Яктылык тизлегенең иң төгәл үлчәме 299 792 458 ± 1,2 м/с 1977 елда эталон метр нигезендә башкарыла. Хәзерге вакытка, вакуумда яктылк тизлеге - билгеләмә буеча, төгәл 299 792 458 м/ска, яки якынча 1 079 252 848,8 км/ска тигез булган фундаменталь даими. Төгәл үлчәү 1983 елдан метрның эталоны итеп яктылыкның вакуумда 1 / 299 792 458 секунд вакытында үткән арасы алынганлыкка бәйле.

Табигатьтә яктылык тизлеге белән таралалар:

Үтәкүренмәле тирәлектә[үзгәртү]

Яктылыкның үтәкүренмәле тирәлектәге тизлеге - яктылыкның вакуумнан аермалы тирәлектә таралу тизлеге. Дисперсияле тирәлектә фаза һәм төркем тизлеген аералар.

Фаза тизлеге монохроматик яктылык дулкынының озынлыгы һәм ешлыгын бәйли (λ=c/ν). Әлеге тизлек гадәттә (ләкин гел түгел) c кимрәк. Яктылыкның вакуумдагы һәм фаза тизлекләренең чагыштырмасы сыну күрсәткече дип атала.

Төркем тизлеге тигезлекле тирәлектә һәрвакыт c-дан кимрәк. Ләкин тигезлексез тирәлектә ул c-дан зуррак булырга мөмкин. Ләкин, шул ук вакытта, импульсның алгы фронты барыбер яктылыкның вакуумдагы тизлегеннән зур тизлек белән хәрәкәт итми.

Арман Ипполит Луи Физо тәҗрибәдә исбатлый: тирәлекнең яктылык нурына карата хәрәкәте яктылыкның әлеге тирәлектәге тизлегенә тәэсир итә ала.

Яктылык тизлеген үлчәү тарихы[үзгәртү]

Антик галимнәр, бик сиркәләреннән тыш, яктылык тизлеген чиксез дип уйлаганнар [1]. Яңа вакытта әлеге сорау дискуссияләргә сәбәп була. Галилей һәм Роберт Гук аны, бик зур булса да, чикле дип фаразлаганнар, ә Иоганн Кеплер, Рене Декарт һәм Пьер Ферма элеккечә яктылык тизлеген чиксез дип уйлаганнар.

Яктылык тизлегенә беренче сыйфатламаны Олаф Рёмер бирә (1676). Җир һәм Юпитер Кояштан төрле якта булганда, Юпитер иярчене Ионың тотылуы 22 минутка соңарганын күзәтә. Шуннан ул яктылык тизлегенең төгәл булмаган, ләкин якынча зурлыгын билгели - 220 000 км/с. Ярты гасырдан соң, яктылык аберрациясен ачу яктылык тизлегенең чиклелеген раслау һәм аны төгәлрәк билгеләү мөмкинлеген бирә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Гиндикин С. Г. Рассказы о физиках и математиках. — МЦНМО. — бит 105-108. — ISBN 5-900916-83-9

Әдәбият[үзгәртү]

  1. Физические величины: Справочник./А. П. Бабичев,Н. А. Бабушкина,А. М. Братковский и др.;под ред. И. С. Григорьева,Е. З. Мейлихова М.: Энергоатомиздат, 1991, — 1232 с — ISBN 5-283-04013-5

Сылтамалар[үзгәртү]