Япония

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Япония
日本
Flag of Japan.svg Император мөһере Япония Илтамгасы
Япония байрагы Император мөһере Япония

Координатлар: 37°25′00″ т. к. 138°57′00″ кч. о. / 37.41667° т. к. 138.95000° кч. о. / 37.41667; 138.95000 (G) (O)

日本の位置図.svg
Ил көе: «Кими га йо» (тыңларга )
Нигезләнгән 660 ел (б. э. к.)
Рәсми тел япон теле[1]
Башкала Токио
Зур шәһәрләр Токио, Иокогама, Осака
Идарә итү формасы Конституцион монархия
Император
Премьер-министр
Акиһито
Йошиһико Нода
Мәйдан
• Барлыгы
• % су өслеге
Дөнья буенча 60 урында
377 944[2] км²
0,8
Халык
• Тикшерү (2011)
• Исәпләү (2004)
Тыгызлыгы

127 370 000[3] кеше (10-нч.)
127 333 002 кеше
337,4 кеше/км²  (25-нч.)
Этнохороним Японияле
Акча берәмлеге Иена (JPY, код 392)
Интернет-домен .jp
Телефон коды +81
Сәгать поясы +9
  1. Рәсми тел турында канун юк
  2. Statistical Handbook of Japan. Land and Climate(ингл.). Япония хисапнамә бюросы (2008). 20 гыйнвар 2010 көнне тикшерелгән.
  3. Population estimates. Monthly Report(ингл.). Япония хисапнамә бюросы (2009). 20 гыйнвар 2010 көнне тикшерелгән.

Япо́ния (яп. 日本 Ниһон, Ниппон) — Көнчыгыш Азиядә урнашкан утрау-дәүләт. Тын океанда, Япон диңгезеннән көнчыгышта урнашкан. Охот диңгезеннән алып Тайваньгә кадәр территорияләрне ала.

Япония 6 852 утраудан торган Япон архипелагында урнаша. Дүрт эре утрау — Хонсю, Хоккайдо, Кюсю һәм Сикоку — архипелаг мәйданының 97 %ын алалар. Күпчелек утраулар таулы, шактыйлары вулканик. Япониянең иң югары ноктасы, Фудзи тавы — вулкан. Халык саны буенча (127 млн кеше) Япония дөньяда унынчы урында. Үз эченә башкаланы һәм тирә ягындагы префекторияләрне алучы Зур Токио дөньядагы иң зур агломерацияне (30 млн кеше) төзи.

Зур икътисадый мәмләкәт буларак [1], Япония номиналь ТМП буенча дөньяда икенче урынны ала. Япония дөньяда экспорт буенча дүртенче, ә импорт буенча алтынчы.

Япония — югары яшәү дәрәҗәле алдынгы ил (кеше потенциалы үсеше индексы буенча унынчы). Япониядә иң озын гомерле кешеләр яшиләр, 2009 елда тормыш дәвамлыгы 82,12 яшь тәшкил итә [2].

Япония Зур сигез һәм APEC илләләре әгъзалыгына керә. Шулай ук ул БМО Иминлек Шурасының даими булмаган әгъзасы. Япония рәсми рәвештә сугышны игълан итү хакыннан баш тартса да, аның зур, заманча армиясе бар. Шул армия үзен яклау һәм тынычлык операцияләре максатында кулланыла.

Япония аңа каршы атом коралы кулланылган бердәнбер ил.

Исем[үзгәртү]

Татар исеме «Япония» — экзоним, татар теленә ул рус теленнән күчкән, үз чиратында рус теленә ул алман (Japan) яки француз (Japon) теленән күчкән булган [3].

Японнар үзләре илләрен «Ниппон» яки «Ниһон» дип атыйлар. Беренче вариант күбрәк рәсми булып кулланылса, икенчесе гади сөйләшүдә кулланыла.

«Нихон» исеменең турыдан туры тәрҗемәсе — «Кояш ватаны», бу исемне күбесенчә «Чыгучы Кояш иле» буларак тәрҗемә итәләр.

Тарих[үзгәртү]

Төп мәкалә: Япония тарихы
Җомон чоры керамикасы үрнәге
Азия белән сәүдә өчен кулланылган япон корабы.
Сацума нәселеннән самурайлар.
Япония рәсемнәрендә голланд сәүдәгәрләре
Коммодор Перри япон рәсемнәрендә
Токио биналары.
Нагасакиның атом бомбасына тотылуы.

Япон архипелагында беренче кешеләр 40 меңъеллыкларда (б. э. к.) яши башлыйлар. Бу япон палеолит дип аталган чор 12 меңъеллыкка (б. э. к.) кадәр дәвам итте. Борынгы Япония халкы күбрәк ау һәм җыю белән шөгыльләнгән, беренче хезмәт коралын таштан ясаганнар. Бу чорда керамик савыт-саба булмаган, шуңа күрә бу периодны шулай ук керамикага кадәр чор буларак атыйлар[4]. 12 000 елдан (б. э. к.) мезолитка һәм неолитка туры килгән джомон чоры башлана. Шул чорның иң зур үзенчәлекләре — керамиканы куллану һәм Япон архипелагы формалашуы.

Якынча 500 елда (б. э. к.) Яйой чоры старт ала. Бу вакытта дөге утырту башланды, тегү станогын куллану, металларны үзләштерү, диварлы шәһәрләрне төзү башлана[5]. Бу яңалыкларны Япониягә Кытай һәм Кореядән килгән иммигрантлар кертәләр.

Япон халкы беренче тапкыр Кытайның тарихи хроникасында — Ханьшуда сүзгә алына. Кытайлар Японияне Ва Җире дип атаганнар һәм «Өч патшалык тарихы» китабында алар турында байтак мәгълүмат язалар[6]. Шул чыганак буенча, өченче гасырда иң көчле кенәзлек Яматай кенәзлеге була.

250 елда яйой чоры тәмамлана һәм Кофун чоры башлана. Шул период вакытында иң мөһим вакыйгаларның берсе — Ямато дәүләте барлыкка килү. Кофун әкрен генә 538 елда Асука чорына күчә. Аның үзенчәлекләре — Пекчедан килгән буддизм таралышы, кытайлардагы сыман үзәкләштерелгән дәүләт барлыкка килү, «ритсуре» исемле беренче кануннар җыентыгы барлыкка килү. Шулай ук бу чорда япон мәдәнияты үсүе тизләнә башлый.

8 гасырда, Нара чорында беренче тапкыр, башкаласы Һейджо-кеда булган, көчле үзәкләрштерелгән дәүләт барлыкка килә. Шул чор тарихка кытайлаштыру һәм беренче тарихи хроникалар барлыкка килүе белән керде.

784 елда Император Камму башкаланы Нарадан Нагаока-кека күчерә, ләкин инде 794 елда ул хәзерге Киотога күчә. Шулай итеп Хейан чоры башлана, шул чор өчен япон милли мәдәнияты үсеше хас. Кана исемле әлифбаны уйлап чыгару кытай теле урынына япон телендә язу мөмкинчелеген бирде. Шул чорда әдәбият та үсә башлый: «Кокинвакашу» шигъри әсәр языла.

Япон феодализмы самурайлар — идарә иткән хәрби класс — барлыкка килү белән үсә башлады. 1192 елда Минамото-но Йоритомо сёгун статусын алды. Бу исә яңа, Камакура чоры башлануын аңлата. 1199 елда аның үлеме белән фактик хакимлек Һоджо нәселенә күчә. 1274 һәм 1281 елларында Камакура Сёгунаты уңышлы монголларга каршы сугышларда җиңде. Шогунатның рәсми дине буларак зен игълан ителә. Монголларны җиңүдән соң япон хәрбиләре үз арада сугышларны башлап, Камакура режимын бетерәләр.

1318 елда тәхеткә Годайго килә, ләкин хакимлекне үз кулында тота алмый. Аның улы Ашикага Такауҗи сёгун статусын ала һәм Япониядә 1392 елга кадәр көрәшкән ике император һәм сёгун системасы барлыкка килә. 1467 елда зур граждан сугышы башлана. Шулай итеп смута вакыты — Сенгоку чоры башлана[7].

1543 елда Япониягә беренче тапкыр голланд сәүдәгәрләре килеп җитә. Бу Япония һәм Аурупа илләре арасында сәүдә һәм мәдәни хезмәттәшлеккә юл куйды. Аурупа технологияләре ярдәмендә Ода Нобунага күпчелек даймёларны җиңде һәм илне берләштерү дәрәҗәсенә җитте. Аның варисы Тойотоми Һидейоши 1590 елда илне берләштереп бетерде.

17 гасырда Япония изоляция юлына баса.

1854 елда американ коммодор Мэттью Перри Японияне изоляция сәясәтен туктатырга өнди. Бакумацу чорында Япония берничә тигез булмаган килешүне имзалый һәм икътисадый вә сәяси кризиска эләгә. 1868 елда булган граждан сугышы нәтиҗәсендә сёгунат бетерелеп, үзәкләштерелгән император идарәсе астында булган дәүләт барлыкка килде. Шул вакытларда Япония дөнья мәмләкәтенә әйләнә, күп кенә территорияләрен үзенә куша.

XX гасыр башында озак булмаган демократик Тайшо чоры милитаризм һәм экспансионизм вакыты белән алышынды. Беренче дөнья сугышында Япония Антанта ягында сугыша.

1937 елда Япония Кытайның күпчелек территорияләренә керә һәм япон-кытай сугышын башлый.

1937 елның 8 августны — Японнар Пекинны басып ала.

Моннан соң АКШ Япониягә икътисадый эмбаргоны белдерә[8]. 1941 елның 7 декабрендә Япониягә Перл-Харборга хөҗүм ясый һәм АКШка сугыш игълан итә. Бу АКШны Икенче дөнья сугышында катнашырга мәҗбүр итә.

1945 елның 8 августныССРБ Япониягә сугыш игълан итә.

1945 елның 6 һәм 9 август көннәрендә булган Хиросима һәм Нагасакига каршы атом коралын кулланганнан соң Япония сугышта катнашуын туктату турындагы акт имзалый.

1947 елда Япония яңа пацифистик конституцияне кабул итә. 1956 елда Япония БМОга керә.

Дәүләти-сәяси төзелеш[үзгәртү]

Акиһито һәм Мичико императорлары.

Япония — конституцион монархия. 1947 елның 3 маенда гамәлгә кергән Конституция буенча Япония императоры — «дәүләт һәм халык бердәмлеге символы», бөтен карарларны министрлар кабинеты кабул итә. Дипломатик очрашуларда император дәүләт башлыгы ролен үти. 1989 елдан Япония императоры — Акиһито, аның варисы принц Нарухито.

Хөкүмәт рәисе — Япония премьер-министры. Шушы урынга бер парламент вәкилен император сайлый. Премьер-министр — министрлар кабинетын төзи. 2009 елдан бу вазыйфаны үтәгән Юкио Һатояма [9] халык арасында абруе төшү сәбәпле хакимияттән үз теләге белән киткәч, Япония парламенты хакимияттәге Демократик фирканең яңа җитәкчесе Наото Канны яңа премьер-министр итеп сайлап куя[10]. Ләкин 2011 ел вакыйгылары сәбәпле, ул да ышанычсызлык тудырып, вазифасыннан китә. 2011 елның 2 сентябреннән Япония премьер-министры — Йошиһико Нода[11].

Япониянең мәхкәмә системасы 4 дәрәҗәдән тора: Югары, апелляцион, төп һәм дисциплинар мәхмәләре. Югары мәхкәмә, башка илләрдәге Конституцион мәхкәмәләре кебек үк, Конституциягә каршы килгән нормаларны үз көченнән чыгарырга хокуклы. Югары мәхкәмә әгъзәләрен император хөкүмәт тәкъдиме белән сайлый, башка мәхкәмә әгъзәләрен исә Министрлар кабинеты билгели.

Парламент[үзгәртү]

Япониянең югары дәүләт хакимлеге органы һәм бердәнбер канун чыгару органы — парламент. Ул ике пулаттан (Киңәшчеләр һәм вәкилләр пулаталары) тора. Вәкилләр пулаты һәр 4 ел сайланган 480 депутаттан, киңәшчеләр пулаты исә һәр 6 ел сайланган 252 депутаттан тора. Япониядә 20 яшьтән башлап сайлауларда һәркем тавыш бирергә хокуклы.

Япониядә ике төп партия бар. 2009 елда Япониянең Социаль-либераль демократик партиясе парламентта либераль-демократик партияне җиңеп, күпчелек урынны алды[12].

Хәрби көчләр[үзгәртү]

Хюга — Япония хәрби көчләренең вертолеты.

Япония Конституциясенең тугызынчы маддәсе Япониягә хәрби көчләрне тотырга һәм сугышларда катнашырга рөхсәт итми. Хәзерге Япония хәрби көчләре иминлек көчләре буларак атала һәм аларның эшчәнлеге катгый контроль астында. Гадәттән тыш хәлләр сәбәпле премьер-министр парламент ризалыгы белән кайбер хәрби көчләр белән идарә итә ала. Экстремаль хәлләрдә андый ризалык постфактум (ягъни хәлләрдән соң) алынырга мөмкин.

2006 елда коры җир хәрбиләре саны 148 302 кеше булды, диңгездә исә 44 528 кеше хезмәт итте. Һава хәрби көчләрендә исә 45 913 кеше. 1992 елдан башлап, Япония хәрби көчләре БМОның тынычлык тарату операцияләрендә катнаша.

Тышкы сәясәт[үзгәртү]

Тояко, Хоккайдода үткән 34 саммитта Зур сигез лидерлары.

Япония Америка Кушма Штатлары белән якын икътисадый һәм хәрби хезмәттәшлектә тора. 1956 елдан башлап, Япония БМОга керә, шулай ук ул БМО Иминлек шурасының даими булмаган әгъзасы (2010 елга ул анда 19 ел). Зур сигез, Ун төркеме, АТЭС оешмалары әгъзасы буларак, Япония актив рәвештә халыкара килешүләрне төзүдә катнаша.

Япония күрше илләр белән берничә территориаль бәхәстә катнаша. Рәсми Япония хөкүмәте позициясенә күрә, Русия составына кергән Курил утраулары Япония территориясенә керә. Шул сорау аркасында Япония һәм Русия арасында тынычлык килешүе һаман имзаланмаган. Шулай ук Япония Көньяк Корея территориясенә кергән Лианкур утрауларын үзенеке буларак саный. Япониягә кергән Сенкаку утрауларын исә Кытай һәм Тайвань үз территориясе буларак дәллиләргә тели.

География[үзгәртү]

Япониягә космостан фотосүрәт.

Япония Азиянең Тын океан ярында урнашкан зур архипелагта урнаша. Географик координаталарга күрә Япония экватордан 36°ка төньякта һәм Гринвич меридианыннан 138°ка көнчыгышта урнаша.

Архипелангның иң зур утраулары: Хоккайдо, Хонсю, Сикоку һәм Кюсю. Шулай ук ил составына 6 848 кечкенә утрау керә.

Япония якынча 377,9 мең км² (2006) мәйданын ала, алардан 364,4 мең км² коры җир тәшкил итә. Япония үз зурлыгы буенча Алмания, Малайзия, Яңа Зеландия һәм Бөекбританиядән зуррак, ул Кореядан 1,7 тапкыр зуррак.

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү]

Япония регионнары һәм префектуралары харитасы

Япония беренче чиратта 47 префектурага бүленә. Һәр префектура префект тарафыннан идарә ителә (Хоккайдо очрагында — губернатор белән). Аларның үз канун чыгару һәм административ аппаратлары бар. Җиңеллек өчен префектуралар еш кына аерым административ берәмлек булмаган регионнарга берләшәләр.

Түбәндә регионнарга берләшү буенча префектуралар исемлеге бирелгән:


1. Хоккайдо


2. Аомори
3. Ивате
4. Мияги
5. Акита
6. Ямагата
7. Фукусима


8. Ибараки
9. Точиги
10. Гумма
11. Сайтама
12. Чиба
13. Токио
14. Канагава


15. Ниигата
16. Тояма
17. Ишикава
18. Фукуи
19. Яманаши
20. Нагано
21. Гифу
22. Шизуока
23. Айчи


24. Мие
25. Шига
26. Киото
27. Осака
28. Һёго
29. Нара
30. Вакаяма


31. Тоттори
32. Симане
33. Окаяма
34. Хиросима
35. Ямагучи


36. Токушима
37. Кагава
38. Эхиме
39. Кочи


40. Фукуока
41. Сага
42. Нагасаки
43. Кумамото
44. Оита
45. Миязаки
46. Кагошима
47. Окинава

Үз чиратында префектуралар округларга, махсус шәһәрләргә һәм уездларга бүленәләр.

Шулай ук илдә муниципаль дәрәҗәсендә булган административ берәмлекләр бар. Бу — махсус районнар, шәһәрләр, авыллар һ. б.


Япониянең иң зур шәһәрләре
к·б·ү
  Шәһәр Префектура Халык саны     Шәһәр Префектура Халык саны
1 Токио Токио 8 483 050 Токио
Токио
Иокогама
Иокогама
8 Фукуока Фукуока 1 450 149
2 Иокогама Канагава 3 579 133 9 Кавасаки Канагава 1 327 009
3 Осака Осака 2 628 776 10 Сайтама Сайтама 1 176 269
4 Нагоя Айчи 2 215 031 11 Хиросима Хиросима 1 159 391
5 Саппоро Һоккайдо 1 880 875 12 Сендай Мияги 1 028 214
6 Кобе Һёго 1 525 389 13 Китакюшу Фукуока 993 483
7 Киото Киото 1 465 917 14 Чиба Чиба 924 353
Чыганак: 2005 ел җанисәбе

Халык[үзгәртү]

Төп мәкалә: Япония халкы
Токио урамы

2009 елда Япониядә якынча 127,47 млн кеше яшәде[13]. 2007 ел мәгълүматларына караганда халыкның 89,07 %-ы шәһәрләрдә яшиләр. Халыкның 98 %ы – японнар. Милли азчылыкларны монда рюкюсцлар, кореялеләр, кытайлар, филиппиннар, япон бразилияләр һәм япон перулылар тәшкил итә. 2005 елда Япониядә якынча 1,56 млн кеше чит илләрдән килгән. Япониядә иң озын гомер итүчеләр яши. 2009 елда урта яшәү озынлыгы 82,12 яшьне тәшкил итте[14]. Ләкин Япониядә иң зур төркем – 65 яшьне узган картлар. Бу күп социаль проблемаларна тудыра. Япония халкының абсолют күпчелеге буддистлар (71,4 %) һәм синтоистлар (83,9 %).

Икътисад[үзгәртү]

Төп мәкалә: Япония икътисады

Япония — дөньяның иң зур икътисадый мәмләкәтләрнең берсе. ТМП буенча Япония дөньяда АКШнан соң икенче[15]. ТМПның дүрттән өч өлешен хезмәт күрсәтү секторы тәшкил итә.

2007 елда экспорт буенча Япониянең төп партнерлары АКШ (20,4 %), Кытай (15,3 %), Көньяк Корея (7,6 %), Тайвань (6,3 %), Гонконг (5,4 %), импорт буенча исә — Кытай (20,5 %), АКШ (11,6 %), Согуд Гарәбстаны (5,7 %), БГӘ (5,2 %), Австралия (5 %), Көньяк Корея (4,4 %) һәм Индонезия (4,2 %) булдылар.

Транспорт[үзгәртү]

Япониянең тиз йөрүче поезды

Япония күп акчаны юллар төзелешенә тота. Төп транспорт монда автомобильләр. Япониядә сулъяк йөрү хәрәкәте.

Шулай ук Япониядә тимер юллар нык популяр. Монда җиде төп ширкәт бар. Якынча 250 тиз йөрүче поезд бар. Япон машинистлары үз пунктуальлеге белән мәшһүр.

Шулай ук Япониядә 173 һава аланы бар. Иң зур милли һава аланы — Халыкара Токио Һава аланы.

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/geos/ja.html
  2. https://www.cia.gov/library/publications/the-world-factbook/rankorder/2102rank.html
  3. Фасмер, М. Этимологический словарь русского языка = Russisches Etymologisches Worterbuch. — АСТ, 2004.
  4. Кузнецов Ю. Д., Навлицкая Г. Б., Сырицын И. М. История Японии: Учеб. для студ. вузов, обучающихся по спец. «История». — М.: Высш. шк., 1988. — С. 8. — 432 с. — 30000 экз. — ISBN 5-06-001204-2
  5. Елисеефф В., Елисеефф Д. Японская цивилизация. — М.: АСТ, 2008. — С. 35—37. — 528 с. — ISBN 978-5-9713-7611-8
  6. Елисеефф В., Елисеефф Д. Японская цивилизация. — М.: АСТ, 2008. — С. 37. — 528 с. — ISBN 978-5-9713-7611-8
  7. Елисеефф В., Елисеефф Д. Японская цивилизация. — М.: АСТ, 2008. — С. 75—82. — 528 с. — ISBN 978-5-9713-7611-8
  8. No Choice But War: the United States Embargo Against Japan and the Eruption of War in the Pacific. — McFarland, 1995. — ISBN 0-7864-0141-9
  9. Юкио Һатояма Япониянең яңа премьеры булып расланды
  10. Япониядә яңа премьер итеп Наото Кан сайланды
  11. Япония парламенты хөкүмәтнең яңа башлыгын сайлады
  12. http://www.rian.ru/world/20090830/182992220.html
  13. http://web.archive.org/web/20070518174653/http://www.mid.ru/ns-rasia.nsf/1083b7937ae580ae432569e7004199c2/2e88d9b6a65749f643256a53003b8bf2?OpenDocument
  14. The World Factbook: Rank order — Life expectancy at birth (ингл.).
  15. World Economic Outlook Database: Country comparisons. Gross domestic product, current prices

Сылтамалар[үзгәртү]

  • Kunaicho.go.jp (яп.)(ингл.) — Япония императоры йорты рәсми сайты.
  • Kantei.go.jp (яп.)(ингл.) — Япония премьер-министры рәсми сайты
  • Сao.go.jp (яп.)(ингл.) — Япония министрлар кабинеты рәсми сайты.