Япония татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Япония татарлары latin yazuında])

Япония татарлары — Япониядә яшәүче этник азчылык.

XIX гасыр азакларында япон авыллары урамнарында өстенә чапан кигән Идел һәм Урал буе кырык тартмачылары килә. Моңа тиклем чит ил кешеләрен күрмәгән японнар үзләренә караганда озынырак буйлы, үз-үзләрен тотышы, тос-башы, кыяфәте белән аерылып торган татар-башкортларга аптырап карыйлар.

Япониядә татарларның саны турында төрле мәгьлүматләр бар, 600-дән алып 2000-гә кадәр. «Идель-Урал» мәдәни ассоциациясе вәкиле 1930 елда Япониядә татарлар саны 10000 кешегә житкән дип саный [1]. Капма-каршы мәгьлүматларны исәпкә алып, Токионың төрек җәмгыяте президенты Т. Мөхит Россиядән күчеп килүче мөселмәннар 1920 елда 400 кеше, 1930 елда 5—6 мең кеше дип исәпли.

Урал һәм Идел буеннан күчеп килүче мөселманнар Япониянең барлык утрауларында яши. Зур булмаган төркемнәр (җәмгыять төзү өчен җитәрлек түгел) Камакура, Кумамото, Ивамотоко, Кавасаки, Каруицовада шәһәрләренә урнашкан.

1938 елда япон архитекторы проекты буенча Токиода «Исламия» мәчете ачыла. Мәчет 48 ел хезмәт итә, 1985 елгы җир тетрәү нәтиҗәсендә аның диварлары җимерелә. 1986 елда Япония хөкүмәте яңа мәчет төзү турында карар кабул итә, ислам илләре илчелекләре төзелешне фининсларга сүз бирә. Икътисади кризис башлангач, алар сүзләрендә тормыйлар[2]. Төркия президенты Сөләймән Демирлинең 1996 елда Япониягә рәсми сәфәреннән соң төзелеш дәвам итәлә һәм 2000 елның 30 июнендә тәмамлана.

19271930 елларда ике катлы бинада башлангыч һәм урта мәктәп ачыла. Ул елларда 13 укучы була. Мәктәптә татар, башкорт, рус, инглиз тәлләре укытыла.

Харбин, Мукден шәһәрләрендә нәшрият эшмәкәрлеге мәгьлүм. Басмаханә җитәкчесе Rukiye Devlet-Kildi, Ibrahim Devlet-Kildi, Mansur Arslanbek. Ahun Giniatulla Seli Ahmed, Hussain Gabdus, R.Rahmeti Arat тырышлыгы белән «Йырак шарк», «Бәйрәм нуры», «Мин йул масчиты», «Чаткы» газеталары, «Татар әлифбасы», «Уку китабы», «Хисап китабы» уку әсбаплары, Габдулла Тукай шигырьләре нәшер ителә.

Бүгенге көндә Токио татар җәмгыятен Тәминдәр Мөхит, Әнвәр Апанай җитәкли[3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]