Япон теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Япон теле
Үзисем:

日本語

Илләр:

Япония байрагы Япония, Гуам байрагы Гуам, Кытай байрагы Тайвань, КХДҖ байрагы КХДҖ, Көньяк Корея байрагы Көньяк Корея, Перу байрагы Перу, Австралия байрагы Австралия.

Рәсми халәт:

Япония

Күзәтүдә тора:

юк, зур рольне Япония хөкүмәте уйный

Сөйләшүчеләр саны:

125 млн

Дәрәҗә:

9

Классификация
Категория:

???

Япон-рюкю телләре

Тел кодлары
ISO 639-1:

ja

ISO 639-2:

jpn

ISO 639-3:

jpn

Япон теле (үзатамасы 日本語, ниһонго) — японнарның теле, Япониянең фактик[1] дәүләт теле. 140 миллионга якын кеше япон телендә ирекле аралаша, 125 млн кеше өчен исә ул туган тел (дөньяда 9 нчы урын).

Башка телләр арасында япон теленең аналогы юк, иң якын булу сәбәпле аны Алтай телләренә кертәләр.

Япон теле — идеография һәм иҗек фонографиясен берләштергән оригиналь язулы агглютинатив тел.

Таралу географиясе[үзгәртү]

Японтеллеләрнең күпчелеге Япон архипелагында яши. Элек Япония яулаган җирләрдә дә япон теле кулланыла (Корея, Тайвань, Кытай өлеше). Төньяк һәм Көньяк Америкада япон эмигрантлары әлеге телдә аралаша. Шулай ук телне Азия һәм Океанлык мәктәпләрендә өйрәнәләр.

Аниме дип аталган жанр тәэсирендә бөтен дөньяда япон теле зур популярлык яулады һәм актив рәвештә өйрәнелә.

Диалектлар[үзгәртү]

Япониянең географик үзенчәләкләр сәбәпле япон теленең дистәләп диалекты бар. Алар сүзлек составы, морфология, кайбер очракларда сөйләм буенча аерыла. Иң киң таралган диалектлар арасында кансай-бэн (関西弁), тохоку-бэн (東北弁) һәм канто-бэн (関東弁) кебек диалектларны атап була.

Һәр япон стандарт япон телен белә, ләкин ерак диалектлар вәкилләре бер-берсен аңламаска мөмкин.

Язу[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Япониядә дәүләт теле статусы Конституциядә дә, кануннарда да күрсәтелмәгән

Сылтамалар[үзгәртү]

Википедия

Википедиянең
япон телендә бүлеге бар!
ja:メインページ