Яраң өязе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яраң өязе latin yazuında])
Яраң өязе
рус. Яранский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
13 108 чакрым² (13 109 км²) (1897);
12 239 км² (1926)[1]
Халык саны
366 773 кеше (1897)[2]
397 730 кеше (1926)[1]

Яраң өязе (рус. Яранский уезд, чирм. Яраҥ уезд) — Вятка губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Өяз үзәге — Яраң шәһәре.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Өяз яки губерна
Төньяк-көнбатыш Кострома губернасы
Төньяк Котельнич өязе
Төньяк-көнчыгыш Орлов өязе, Нолинск өязе
Көнчыгыш Уржум өязе
Көньяк Казан губернасы (Царёвококшайск өязе, Козьмодемьянск өязе)
Көньяк-көнбатыш Түбән Новгород губернасы (Мәкәрҗә өязе)

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яраң өязе әле XVII гасырда бар булган. 1708 елда ул юкка чыгарыла һәм Казан губернасына кертелә. 1719 елда Казан губернаның Казан провинциясе составында Яраң дистрикты оештырыла; 1727 елда дисриклар юкка чыгарылалар, һәм Яраң дистрикты Яраң өязенә үзгәртеп корыла.

1780 елдан — Вятка калгайлыгы (1796 елдангуберна) составында.

1802 елда өяз составына юкка чыккан Царёвосанчурск өязе территориясе кертелә.

19181924 елларда өяз составыннан Советск өязе чыгарылган.

1929 елда Яраң өязе юкка чыгарыла, ә аның территориясендә Түбән Новгород краеның Яраң, Санчурск, Пижанка һәм Советск районнары оештырылалар.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елда 33 вулыска бүленгән.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча)

Яраң өязе (366 773 кеше)[3]
Тел Кешеләр саны %
рус 315 342 86,98
мари 73 092 13,89
татар 262 0,07
башка телләр 210 0,06
Яраң шәһәре (4 808 кеше)[4]
Тел Кешеләр саны %
рус 4 718 98,13
татар 42 0,56
мари 19 0,40
яһуд 17 0,35
башка телләр 27 0,56
Царёвосанчурск шәһәре (1 266 кеше)[5]
(өяз үзәге булмаган шәһәр)
Тел Кешеләр саны %
рус 4 718 98,74
поляк 11 0,87
башка телләр 5 0,39

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]