Ярдәм:Татар клавиатурасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Татар клавиатурасы latin yazuında])
Бу кулланма рус телле интерфейс өчен, сездә татар телле интерфейс булса, сылтама буенча күчегез.

Кулланма сезгә компьютерыгызда татар хәрефләре белән текст кертергә ярдәм итәр. Кулланма Windows 7 операцион системасы өчен язылды, ләкин бу очракта башка Windows операцион системалары арасында зур аерма юк.

Беренче адым — «Языки и службы текстового ввода» тәрәзәсен ачу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моның өчен, гадәттә, Windows эш өстәленең аскы уң ягында урнашкан «Языковая панель» төймәсенә (безнең очракта «RU» төймәсе) тычканның (мышканың) сул төймәсе белән чиртәбез.

Компьютерда кулланырга әзер телләр күрсәтелә, «TT Татарский (Россия)» сайларга кирәк, ләкин безнең очракта ул юк (әгәр сездә ул булса, программаны ачкач, татарча язар алдыннан аны сайлагыз һәм бу кулланманы тулысынча укып тормыйча «өченче адымга» күчсәгез дә була):

Янәдән «RU» төймәсенә, ләкин бу юлы тычканның уң төймәсе белән чиртәбез һәм сул төймәсе белән «Параметры...» сайлыйбыз.

Икенче ысул[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Языки и службы текстового ввода» тәрәзәсен икенче ысул белән дә ачып була:

Windows 7: «Пуск» → «Панель управления» → «Язык и региональные стандарты» → «Языки и клавиатуры» → «Изменить клавиатуру…».

Windows XP: «Пуск» → «Панель управления» → «Язык и региональные стандарты» → «Языки» → «Подробнее».

Икенче адым — «TT Татарский (Россия)» өстәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Языки и службы текстового ввода» тәрәзәсе ачыла. «Добавить...» төймәсенә басабыз

һәм ачылган «Добавление языка ввода» тәрәзәсендә «Татарский (Россия)», «Татарская» клавиатурасын сайлыйбыз:

«ОК» төймәләренә басарга онытмыйбыз.

Өченче адым — куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшне уңышлы башкарып чыккан очракта сезгә сайларга татар теле дә тәкъдим ителәчәк. Аны һәр ачкан программа өчен һәрчак аерым сайларга туры киләчәк.

Телләрне тиз күчерер өчен клавиатурада, гадәттә, бер юлы

Shift һәм Alt төймәләренә басарга кирәк.

Хәзер сез «TT Татарский (Россия)» сайлап, текстны татарча яза аласыз.

Татар хәрефләренең клавиатурада урнашуы рус клавиатурасына нигезләнгән.

  • Һ хәрефе Ё хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ө хәрефе Ц хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ә хәрефе Щ хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ү хәрефе Ъ хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Ң хәрефе Ж хәрефе төймәсендә урнашкан;
  • Җ хәрефе Ь хәрефе төймәсендә урнашкан.


Язганда Ё, Ц, Щ, Ъ, Ж, Ь хәрефләре кирәк булса, хәрефкә Ctrl+Alt комбинациясен кушарга кирәк. Калган хәрефләр рус клавиатурасында кебек.

Клавиатураны үзеңә яраклаштыр өчен махсус программалар да бар. Аларны кулланып, мәсәлән, булмаган хәрефләрне (Ё, Ц, Щ, Ъ, Ж, Ь) клавиатураның кирәксенмәгән төймәләргә өстәп була.

Шул ук тема буенча тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]