Ярлы Кәрим

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ярлы Кәрим latin yazuında])
Ярлы Кәрим
Туган телдә исем Габдулла Әхмәтвали улы Кәримов
Туган 16 июнь 1901(1901-06-16)
Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылы
Үлгән 1937(1937)
Уфа
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты
Һөнәре шагыйрь

Ярлы Кәрим, чын исеме Габдулла Әхмәтвали улы Кәримов — татар шагыйре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1901 елның 16 июнендә Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Башта авылның мәхәллә мәктәбендә, соңыннан Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Бөек Октябрь инкыйлабы көннәрендә мәдрәсәне ташлап китә һәм илдә Совет хөкүмәте урнаштыру өчен башланган көрәш юлына баса. 1918 елда Петроградны Юденич ак бандалары һөҗүменнән саклап калуда актив катнаша, шунда каты яралана. 1921—1922 елларда Мәскәүдә Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында укып кайтканнан соң, ул 1926 елга кадәр Казанда, Уфада һәм Башкортстан республикасының Белорецк кантонында газета һәм партия эшендә була. 1926 елда Ярлы Кәрим, гражданнар сугышында алган яралар һәм контузияләр нәтиҗәсендә каты авырып китеп, хастаханәгә эләгә һәм шул авыруыннан терелә алмыйча, 1937 елда Уфада вафат була.

Ярлы Кәрим — 20нче еллар башында әдәбият мәйданына килгән шагыйрьләрнең берсе. Аның әдәби мирасы күләм ягыннан зур түгел. Бу мирас 1919—1925 еллар арасында Төркстан фронтының органы «Кызыл маяк» газетасында, Уфа, Казан, Мәскәүдәге татар көндәлек матбугатында басылып чыккан берничә дистә шигырьдән гыйбарәт. Ярлы Кәримнең әдәби иҗаты һәм тормыш үрнәге аның бертуган энесе — күренекле татар шагыйре Фатих Кәримнең дә шәхес һәм язучы буларак формалашуында уңай роль уйнавы билгеле.

Ярлы Кәрим шигъриятенең аерым үрнәкләре "Татар поэзиясе антологиясе"ндә (1957) китерелә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. Башкортстан төбәкчеләре җанисәптә почетта: Ярлы Кәримнең татар булуын исбатлау тарихы.