Яр Чаллы мөселман яшьләр үзәге "Җәүһәр" дуслар берләшмәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Яр Чаллы мөселман яшьләр үзәге "Җәүһәр" дуслар берләшмәсе latin yazuında])
Файл:Cauhar.jpg

Яр Чаллы мөселман яшьләр үзәге "Җәүһәр" дуслар берләшмәсе

Үзәк тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзәк проектлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иман

Бу проектның максаты – яшьләрне әхлакый һәм дини яктан тәрбияләү, шулай ук аларга дини һәм дөньяви өлкәләрдән гыйлем бирү. Моның өчен хәзрәтләр, галимнәр дәресләре уздыру каралган. Проект кысаларында даими рәвештә Гали хәзрәт Баһаутдинның әхлак, Сөйләйман хәзрәт Фәхриевның Коръән тәфсире дәресләре үткәрелә, язучы-публицист Айдар Хәлим белән очрашу булды.

  • Аулак өй

Бу проектның максаты – яшьләрдән актив шәхесләр, лидерлар, тәрбиячеләр формалаштыру, алар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм аларга дини, дөньяви өлкәләрдән гыйлем бирү. Моның өчен төрледән-төрле тематикаларга багышланган сәхифәләр булдырыла. Әйтик, "Мин татарча сөйләшәм", "Компьютер иминлеге", "Медицина", "Спорт" сәхифәләре. Һәр сәхифә тематикасы буенча яшьләр алдан әзерләнеп килеп башкалар алдында чыгыш ясый. Башкалар чыгыш ясаучыны тыңлагач, бу тематиканы өстәмә мәгълүмат белән тулыландыра ала. Шулай итеп, сәхифә кысаларында чыгыш ясаучының да, тыңлаучыларның да белемнәре арта. Сәхифәләр арасында ял итү максатыннан фикер йөртүгә нигезләнгән һәм актив уеннар үткәрелә.

  • Спорт һәм актив ял

Бу проектның максаты – спорт, актив ял, табигатькә чыгу чараларын үткәреп, яшьләргә спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, алар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту. Проект кысаларында кышын чаңгыда, тимераякта, таудан шуу, җәен воллейбол, футбол уйнау, табигатьтә җиләк җыю, балык тоту оештырыла.

  • Остаханә

Бу проектның максаты – яшьләрне гаилә тормышы белән бәйле булган көнкүрешкә һәм тормышта кирәк була алырлык өстәмә һөнәрләргә теория һәм практика ягыннан әзерләү . Моның өчен түбәндәге юнәлешләр билгеләнгән: электр уты, ашарга пешерү, сантехника, автомобиль төзелеше, балта остасы эше. Проект кысаларында яшьләр өчен томалап пешерелгән яшелчәләр белән макароннар пешерү, автомобиль двигателе төзелеше, электрлы розетка алыштыру дәресләре үткәрелде.

  • Фотокросс

Бу проектның максаты – яшьләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту. Фотокросс – командаларга бүленеп үтә торган бәйге. Һәрбер команда бирелгән биремнәр буенча билгеләнгән вакыт кысаларында шәһәр һәм шәһәр яны территориясендә фотосурәтләр төшерә. Төшерелгән фотосурәтләр интернет аша бәйгене оештыручыга җибәрелә, һәм соңыннан жюри әгъзалары һәр фотосурәтне түбәндәге өч юнәлештә бәяли: сәнгатьчәлек, биремгә туры килү, оригинальлек. Иң күп балл җыйган команда җиңүче итеп билгеләнә. Проект кысаларында җәй һәм көз сезоннары фотокросслары үткәрелде.

  • Тарихыбыз

Проектның максаты – татар халкы тарихын өйрәнү. Моның өчен тарих дәресләрен, шәһәр тарихы музее белән берлектә тарихи реконструкцияләр үткәрү, шулай ук археологларның казу эшләрендә катнашу каралган. Проект кысаларында "Болгар" клубы белән очрашу булды.

  • Ярдәм

Проектның максаты – балалар һәм картлар йортларына, ярдәмгә дучар булган гаиләләргә, ялгыз яшәүче кешеләргә, картларга, күп балалы аналарга булышу. Проект кысаларында "Мәрхәмәт" балалар йортына кызыклы программа белән кунакка бару үткәрелде.

  • Мү-Зәй

Проектның максаты – төрле музейларга барып, күргәзмәләрдә катнашып яшьләрне татар халкы тарихы, тарихи шәхесләре, туган ягы, ислам мәдәнияты белән таныштыру, яшьләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, бергәләшеп сәфәр кылу. Проект кысаларында шәһәр тарихы музеенда оештырылган "Кеше туу трагедиясе" күргәзмәсе белән танышу булды.

  • Кино

Проектның максаты – татар һәм мөселман кинофильмнарын карау аша яшьләргә әхлакый тәрбия, дини гыйлем бирү. Проект кысаларында "Өч аяклы ат" нәфис кинофильмын карау булды.

Үткәргән чаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]